Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Регионара семинарда катнашу 24.04.2015

21 апрель көнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында "Хәзерге заманда чит телләр: тел өйрәнүдә инфокоммуникацион технологияләр" исеме астында чит тел укытучыларының регионара фәнни-практик семинары үтте. Семинарда чит тел укытучылары чыгыш ясадылар. Безнең мәктәпнең инглиз теле укытучысы Әхмәтшәрипова А.М. бу семинарда катнашып, сертификат алып кайтты.
-
4 класста мониториг 24.04.2015

Бу көннәрдә 4 класс укучылары өчен урак өсте кебек. Бүген алар математика буенча үзләренең белемнәрен тикшерәләр. Аларга сынауларында зур уңышлар телибез.
-
"Шигырьне таны" 24.04.2015

Татар теле атналыгы дәвам итә. “Шигырьне таны” уенында 8 нче сыйныф укучылары Г.Тукай иҗаты буенча әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Иң күп баллны Гыйлмуллин Илназ җыйды. “Тукайга ияреп” Җиңүнең 70 еллыгына шигырь язу осталыгын да сынап карадылар.
-
"Язгы изгелек " атналыгында "Йөрәктән йөррәккә" чарасы 23.04.2015

22 апрель көне “Йөрәктән йөрәккә” дигән исем белән узды. Бу көнне укучылар тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм открыткалары һәм үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
-
"Тукай эзләре буйлап" 23.04.2015

22 апрель көнне, 6 сыйныф укучылары арасында “ Тукай эзләре буйлап... “ дип исемләнгән уен-ярыш үткәрелде. Укучылар Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерделәр, рәсемнәр ясадылар.
-
Чәчәк үсентеләре утырту 23.04.2015

21 нче апрель –“Җир көне” уңаеннан “Ак каен” һәм “Йолдыз” отряды варислары дәресләрдән соң чәчәк үсентеләрен күчереп утырту белән шөгыльләнделәр.
-
"Язгы изгелек " атналыгы 23.04.2015

22 апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары Әхсән абыйлары җитәкчелегендә Таҗи Гыйззәт урамында яшәүче Имамова Флүзә апаның йорт тирәсен чүп-чардан арындырдылар.
-
"Язгы изгелек " атналыгы 23.04.2015 Шул ук көнне 8 нче сыйныф укучылары Илина апалары җитәкчелегендә Таҗи Гыйззәт урамында яшәүче Сәвия әбинең ишек алдын чүп-чардан арындырдып изге эш эшләделәр.

-
"Язгы изгелек " атналыгында "Изге сүз" көне 23.04.2015

“Язгы изгелек” атналыгы кысаларында узган 23 апрель” Изге сүз” көнендә халык өчен зур сынау еллары булган Бөек Ватан сугышы чоры турында укучылар әби-бабалары белән хатирәләр яңартты, иншалар язды.
-
"Тел иленә сәяхәт" 22.04.2015

Башлангыч сыйныф укучылары белән “Тел иленә сәяхәт” уен-кичә үткәрелде. 10 нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар, кроссворд җаваплары чиштерделәр. Кичәне үткәргән укучыларга зур рәхмәт.















