МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 25 |
У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Инглиз телен өйрәндек 21.05.2018
Балалар инглиз телен бик теләп өйрәнделәр.Ата-аналарга әкиятләрне дә сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Туган телдә сөйләшәбез 17.05.2018
Зурлар группасында тәрбияче Солтанова Ә.Н. ата-аналарга йомгаклап сойләм үстерү занятиесен күрсәтте.
-
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап 09.05.2018
Коллектив белән Бөек Җиңүнен 73 еллыгына багышланган митингта катнаштык.
-
"Үлемсез полк" акциясе 09.05.2018
"Үлемсез полк " акциясендә катнаштык
-
Җиңү көне белән! 08.05.2018
Язлар арты язлар җитә, җирдә яшәү дәвам итә.Илебезне саклап аяусыз көрәшкән, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызның батырлыгы буыннан - буынга күчеп, халык күңелендә сакланып килә.Һәр елның 9 маенда ветераннар очраша, ә күзләрендә шатлыклы күз яшьләре. Сандыктагы орден- медальләр, саргайган хатлар кузгала.
Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры кешеләре! Илебезгә һәм халыкка аяусыз хезмәтегез, тиңдәшсез батырлыгыгыз һәм рухи ныклылыгыз өчен, сезнең алда баш иябез. Сезнең бүгенге яшьләргә лаеклы үрнәк булган кыюлыгыгыз өчен, ихтирамыбызны белдерәбез.
-
Ветераннарның батырлыгын онытмыйк! 07.05.2018
Картаймагыз әле,ветераннар,
Картаймагыз,әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
Бакчабызда тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде.Хөрмәтле Галия апа,Гавис абый, Генрих абыйлар үзләренең сугыш авырлыклары, хезмәтләре белән таныштырдылар. Балалар аларга бүләкләр тапшырдылар һәм концерт номерларын бүләк иттеләр.
-
Сугышлар кирәкми! 05.05.2018
Кинолардан гына күргәнем бар,
Укып кына беләм сугышны.
Ә шулай да сугыш сүзе мине
Тетрәндерә, кыса сулышны.
Һәркөн иртән әни, улым, диеп
Башкаемнан сыйпап уята.
Ә кайдадыр сугыш бара, мине
Авыр уйлар борчый,уйлата.
Мәктәпкә әзерлек группасы балалары тыл ветераны Гавис абыйларда булдылар. Ул бәйрәм якынлашкан көннәрдә сугыш чорының авырлыгы,яшәү тормышы белән таныштырды. Балалар үзләре ясаган открыткаларны бүләк иттеләр.
-
Үткәннәр онытылмый. 04.05.2018
Тәрбияче Әлфия апалары белән зурлар группасы балалары тыл ветераннарының өйләрендә булдылар.Аларны бәйрәм алдыннан котладылар, очрашуга чакырдылар.
-
Алар илгә Җиңү алып кайтты 04.05.2018
Зурлар группасы балалары " Алар илгә Җиңү алып кайтты" дигән китап белән таныштылар. Бу китапта Актаныш районында туган, яшәгән, Икенче бөтендөнья сугышы фронтларын кичеп, илгә Җиңү алып кайтучылар исемлеге бирелгән.Сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган яки хәбәрсез югалган якташларыбызның батырлыкларына сокландылар.
-
Музейда 03.05.2018
Уртанчылар группасында балаларның Җиңү көне турында күзаллауларын формалаштыруны киңәйтү максатыннан балалар бакчасының тарихи музеена экскурсия оештырдык. Музейда балалар сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган стендлар, альбомнар белән таныштылар.Сугыш вакытында язылган хатларны карадылар. Балалар, музейдан батыр солдат булу өчен көчле, батыр,сәламәт булырга кирәклеген белделәр.