МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 25 |
У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Музейда булдык 31.08.2018
Зурлар группасы балалары тәрбиячеләре Гибадуллина Л.Х. белән балалар бакчасының "Тарихи музейында" булдылар.Музейдагы татар халкының милли гореф -гадәтләре, милли киемнәр, йорт җиһазлары белән таныштылар. Балаларда күзаллау, фикерләү, акыл сәләтләре үстерелде, зур кызыксыну уятылды.
-
Без - нәни төзүчеләр 31.08.2018
-
Күрче дөнья нинди матур! 20.08.2018
Күрче дөнья нинди матур!
Гөл, чәчәкләре белән.
Гөлбакчабыз гөрләп тора
Нәни балалар белән.
Балалар кечкенәдән үк рәсемнәргә бик яраталар. Алар үзләренең уйларын кәгазьдә генә түгел, асфальта да сүрәтлиләр.Алар тыныч җир, тыныч имин ил телиләр!
-
Кырмыска әкиятләре 13.08.2018
Балалар кырмыскалар кебек бик тиз "Кырмыска әкиятләрен" әкият -мультфильмнәрен карарга залга ашыктылар.Мультфильм халык мәкальләренә нигезләнеп төзелгән,ә мәкальләр халыкның зирәклеген, хикмәтлелеген үзенә туплаган бетмәс- төкәнмәс хәзинә.Мәкальләрнең асыл чыганагы- киңкырлы һәм катлаулы тормыш үзе.Халыкларның еллар, гасырлар буена тупланган тәҗрибәсеннән туган мәкальлә р буыннан -буынга тапшырылып килә.Әкияти кырмыскада халыкның хикмәтләр тулы сандыгы бар.Зирәк карт кырмыска андагы мәкальләрнең асылын кырмыска балаларына аңлата.
-
Конференция кысаларында 06.08.2018
"Тылсым" балалар бакчасында конференция булып узды.Ёщр тщрбияче конкурска күпфункцияле модульләр эшләп алып килделәр, мастер-классларда катнашып эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар
-
Яшелчә бакчасында 02.08.2018
Арыш, бодайларны без
Яз көне чәчкән идек
Җәй буена су сиптек
Зур үскәнен без күрдек.
Яшелчә бакчасында арыш, бодай бөртекләреннән нинди культуралар үсеп чыгуын күзәттек.Балаларга икмәкнең җирдә үсүен, аңа игенчеләр күпме хезмәт куюы турында тәрбияче Әлфия апалары сөйләде.Балаларда икмәккә карата хөрмәт тәрбияләнде.
-
Дидактик уеннар 02.08.2018
Балаларның уйлау сәләтләрен үстерүгә бик күп уеннар алып барыла.Уртанчылар группасы балалары бигрәк тә дидактик уеннарны яратып уйныйлар.Дидактик уеннарны уйнаганда балаларның уйлау сәләтләре үсә, игътибарлылык арта, бармак,кул хәрәкәте үстерелә.
-
Шагыйрьнең туган көнендә 01.08.2018
"Туган тел"- Иң әйбәт шигырь
"Туган тел"- Иң әйбәт җыр!
"Туган тел"- Иң әйбәт китап!
Туган тел- Иң әйбәт тел!
Туган тел- әйбәт булганга
Шигыре дә, китабы да,
Җыры да иң әйбәттер!
"Актаныш басмалары" сәхнәсендә балалар язучысы Роберт Миңнуллинга багышланган кичә уздырылды.Балалар Роберт абыйның күп кенә шигырьләрен яттан сөйләделәр.Шагыйрьнең шигырьләре күңелле, эчтәлекле, балалар аларны тиз отып алалар, рәхәтләнеп үз телебездз сойлиләр.Шигырьләр аша балаларда үзләренең якын кешеләренә хөрмәт ,туган як табигатен сакларга, якларга өйрәнәләр, туган телебезгә, милләтебезгә ихтирам һәм мәхәббәт хисе тагын да артты.
-
"Актаныш гармуннары" фестивале 31.07.2018
27-28 июль көннәрендә Актаныш районында Бөтенрәсәй "Актаныш гармуннары" фестивале үтте. татарстан районыннан гвна түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән гармунчылар Актанышыбызга җыелдылар.Актаныш басмалары су буе скверы да кунакларны каршы алды. Безнең балалар да бу бәйрәмнән читтә калмадылар.Нинди күңелле татар моңнары яңгырады! Бу фестивалне киләсе елларга да көтеп калабыз!
-
Хезмәт итеп үсәбез 30.07.2018
Кишер, суган, чөгендер
Безнең бакчада уңган.
Су сибәбез, чүп утыйбыз,
Барыбыз да бик уңган.
Балалар бакчасында.Яшелчә бакчасында нәрсәләр генә үсми: кишер, чөгендер,суган, фасоль хәтта кабак та бар.Балалар яз көне яшелчә орлыклары белән танышып кына калмыйлар ,ә орлыкларны да апалар ярдәме белән үзләре утырттылар.Ә хәзер яшелчәләрне яфракларыннан таныйлар, аларны карап тәрбиялиләр.