МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 25 |
У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Ә без үсәбез"/ "А мы растем" 16.11.2018
Шәфкать туташы һәр группа балаларының үсешен тикшереп кенә тора!
Аларның буй озынлыкларын, гәүдә авырлыкларын үлчәп, якшы якка үзгәрешләрен күреп күңелләр сөенә!
-
Семинар кысаларында/В рамках семинара 13.11.2018
Актаныш районында 13 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә психологлар катнашында семинар булып узды. Элеге чарага педагоглар һәм ата - аналар чакырылган иде. Семинарда уеннар аша балаларны дөрес итеп тәрбияләү алымнары киң чагылыш тапты. Семинар бик җанлы һәм кызыклы формада узды. Безнең тәрбияче че дә катнашты Амирханова А.Т., сертификат белән бүләкләнде.
-
"Күңелле троллейбус"/"Веселый троллейбус" 13.11.2018
Без, зурлар төркеме, транспорт төрләрен ныгыту максатыннан чыгып, характерлы билгеләрен чагылдырып тролейбус ябыштырырга өйрәндек. Урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тотарга, игтибарлы булырга өйрәнделәр.
-
"Табигать материалларыннан кул эшләре"/ "Поделки из природного материала" 12.11.2018
Ата - аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру - балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләрнең берсе. Гаилә белән тату хезмәттәшлек, ата - аналар арасында педагогик пропаганда алып бару - бүгенеге көннең бик мөһим ихтияҗы.
-
Ачык шөгыль/Открытое занятие 09.11.2018
Тәрбиянең төп асылы - балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә, менә шуларны истә тотып зурлар төркемендә ачык шөгыль үткәрелде. Аның темасы "Әби - бабайларны хөрмәтлик" дип атала. Максаты: Зурларга карата хөрмәт тәрбияләү, әби - бабайларның кадерле кешеләр булуын төшендерү.
-
Бездә кунакта, театр / У нас в гостях театр 02.11.2018
Безнең балалар бакчасына, балаларыбызны сөендереп театр килде. Балалар күздә йоммыйча театр геройларының сөйләгәннәрен тыңлап утырдылар, чөнки Нюша белән Крош өйдә үзең генә калган очракта, үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен өйрәттеләр. Бу театр балаларга бик ошады.
-
Кошлар озату/Проводы птиц в тёплые края 01.11.2018
Уртанчылар төркемендә "Кошлар озату" бәйрәме үтте. Бәйрәмгә балалар кош маскалары киеп керделәр. Сюрприз моментка төлке керде. Балалар төлке биремнәрен бик теләп башкардылар. Балаларга кошларга карата ихтирам хисе тэрбиялэнде.
-
Гөлләрем, гөлкәйләрем. 31.10.2018
Уйнап кына йөрмибез,
Бездә бакчабызда.
Тузан сөртү, гөлләр юу,
Ошый барчабызгада..
Без, зурлар төркеме, бакчабызда төрле һөнәрләргә өйрәнәбез. Үзебезнең тәрәз төбендәге гөлләребезне һәр даими диярлек тәрбияләп, карап торабыз. Гөлләребез безне үзләрнең матур, хуш исле чәчәкләре белән сокландырып торалар. Безгә рәхмәт әйтәләр.
-
А. Алиш иҗаты/ Творчество А.Алиша 30.10.2018
Әйтсәләр дә: барып тор син, диеп,
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, дип.,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Сатмас егет илен алтын- көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер Ватанын.
30 октябрь көнне мәктәпкә әзерлек төркеме А.Алиш иҗаты белән таныштык. Балалар аның әкиятләрен хикәяләрен яратып сөйләделәр. "Тукмар белән чукмар" мультфильмын карадылар. Аннары пластилиннан геройларын әвәләделәр
-
"И снова золотая осень"/ Конкурс 29.10.2018
Балалар әти - әниләре белән актив рәвештә "И снова золотая осень" исемендәге конкурста катнаштылар.Төрле көзге табигый материаллардан кул эшлэрен эшлэп алып килделәр.