МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Дуслык көне / День дружбы 09.06.2020

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
"Кояшкай" балалар бакчасында "Дуслык көнен" уздырдылар. "Дуслык белән көчле -без!" дип исемләнгән бәйрәмдә балалар бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәтләрен, дуслык кагыйдәләрен, дус булып уйнауны төшенделәр. Бергәләшеп төрле уеннар уйнадылар, дуслык турында җырлар җырладылар. Дуслык көне белән , дуслар!.
В детском саду "Солнышко" провели "День дружбы". На празднике под названием "Дружбой мы сильны!" дети поняли, что очень важно быть в дружеских отношения друг к другу, знать правила дружбы, дружеские игры. Они вместе играли в разные игры, пели песни о дружбе. С Днем дружбы, друзья!
-
5нче июнь - Экологлар көне / 5 июня - День эколога 05.06.2020

Җәй көнендә бигрәк ямьле
Безнең бакча аллары,
Үстерәбез бергә чәчәкләрнең
Кызыл-сары алларын.
5 нче июнь - Бөтендөнья экологлар һәм әйләнә-тирә көне! Без -табигатьтән, табигать -бездән башка яши алмый. Ләкин ул безнең игътибарга, яратуга, саклауга мохтаҗ кебек! Безнең төп максат: әйләнә- тирәдәге яшеллекне, зәңгәр күк йөзен, саф һаваны һәм дусларыбыз, хайваннарны, бөҗәкләрне, кошларны саклап калу. Табигатькә якынаеп балалар үзләренең күзаллауларын киңәйтә, тасвирлый белү сәләтен үстерә. Барлык тереклек ияләренә карата мә рхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләнә.
5 июня - Всемирный день экологов и окружающей среды! Мы не можем жить без природы, природа - без нас. Но она, кажется, нуждается в нашем внимании, в любви, в защите! Наша главная цель: сохранение окружающей зелени, голубого неба, свежего воздуха и друзей, животных, насекомых, птиц. Приближаясь к природе, дети расширяют свои представления, развивают способности к описанию. По отношению ко всем живым существам воспитываются чувства сострадания, заботы.
-
Балаларны яклау көне / День защиты детей 01.06.2020

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан асфальтта рәсем ясау бәйгесендә зурлар төркеме балалары бик теләп катнашты. Асфальтта рәсем ясау -күңелле шөгыль генә түгел, ул иҗат та һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү дә булып тора. Балалар төрле төстәге акбурлар белән асфальтка бик матур рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр матур, төсле килеп чыкты. Балаларда рәсемләүгә карата кызыксыну уятылды.
В конкурсе рисунков на асфальте, приуроченном к 1 июня - Дню защиты детей, с удовольствием приняли участие дети старшей группы. Рисование на асфальте-не только приятное занятие, но и творчество и познание окружающего мира. Дети нарисовали красивые рисунки на асфальте с разноцветными мелками. Рисунки получились красивые, красочные.У детей проявился интерес к рисованию.
-
100 – летие ТАССР / ТАССРның 100 еллыгы 27.05.2020

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү өч этапта узачак: 27 майда (1920 елда нәкъ менә шул көнне республика төзелү турында декрет имзалана), 25 июньдә (ТАССР хөкүмәте төзелә) һәм 30 августта (Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн, 1991 ел).
Безнең тәрбияләнүчеләр ТАССРны бәйрәм итүгә актив әзерләнәләр.
Празднование 100-летия ТАССР пройдет в три этапа: 27 мая (именно в этот день в 1920 году был подписан декрет об образовании республики), 25 июня (создание правительства ТАССР) и 30 августа (дата принятия Декларации о государственном суверенитете РТ, 1991 год).
Наши воспитанники активно готовятся к празднованию ТАССР.
-
Моң кайтавазы бәйгесе / Видеоконкурс "Моң кайтавазы" 25.05.2020

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш - информ" Эльвира Ибрагимова истәлегенә багышланган "Моң кайтавазы" III халыкара нәфис сүз видиобәйгесендә катнашып, 2 нче урын яулаган мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Баһаутдинова Индира Азат кызын зур уңышы белән котлыйбыз. Әфәрин, Индира!!!
Поздравляем с большим успехом Багаутдинову Индиру Азатовну, воспитанницу подготовительной к школе группы, занявшую 2 место в III Международном конкурсе художественного слова "Моң кайтавазы", посвященном памяти Эльвиры Ибрагимовой филиала АО" ТАТМЕДИА "Актаныш - информ. Молодец, Индира!!!
-
#ЭКОЯЗ - 2020 / #ЭКОВЕСНА - 2020 20.05.2020

Безнең коллектив #ЭКОЯЗ - 2020 акциясендә актив катнашты. Үз-үзеңне изоляцияләү режимында беркем дә читтә калмады, тәрбиячеләр ата – аналарга офлайн консультацияләр бирде, тәрбияләнүчеләрнең һәм аларның ата-аналарының #ЭКОЯЗ - 2020 акциясендә катнашуын оештырды. Беренче кече төркемнең әти-әниләре иң активлар булдылар һәм #ЭКОЯЗ - 2020 республика акциясенең муниципаль этабы йомгаклары буенча «Иң яхшы гаилә» номинациясендә икенче урынны яуладылар.
#ЭКОЯЗ - 2020 акциясендә актив катнашкан барлык тәрбияләнүчеләргә һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Наш коллектив активно участвовал в акции #ЭКОВЕСНА – 2020. На режиме самоизоляции никто не остался в стороне, воспитатели в офлайне консультировали родителей, организовали участие воспитанников и их родителей в акции #ЭКОВЕСНА – 2020. Самыми активными стали родители первой младшей группы и по итогам муниципального этапа республиканской акции #ЭКОВЕСНА 2020 в номинации «Лучшая семья» заняли второе место.
Выражаем огромную благодарность всем воспитанникам и их родителям активно принявшим участие в акции #ЭКОВЕСНА – 2020.
-
75 ел узды / Прошло 75 лет 09.05.2020

1945 елның 9 мае… Инде 75 ел узды, әмма без әби-бабаларыбызга бу Бөек Җиңүнең нинди югалтулар белән килүен хәтерлибез.
Җиңү көне-һәркайсыбыз өчен изге бәйрәм, һәм без Җиңү истәлеген киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Бөек Ватан сугыш еллары онытылмаслык, җиңү безгә җиңел бирелмәде.
Кайтмаган кешеләр турында хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булачак. Ветераннар ярдәме белән без исән, тормышыбызга, кояшка, күккә, чәчәкләргә сөенеп яши алабыз.
Үз ватанының тарихын истә тоту бик мөһим, бигрәк тә аның кайгылы һәм әһәмиятле битләре. Бу балаларда патриотизм рухы тәрбияли. Безгә дә өлкәннәргә Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы, сугыш геройлары, ветераннар, сугыш чоры балалары, вакыйгалар һәм җиңелүләр, Ватаныбызның нинди риналарга әйләнүе, соңыннан барысы да исән калган илне торгызулары турында сөйләргә кирәк.
Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар белән бергә рәсемнәр ясадылар, шигырьләр өйрәнделәр.
9 мая 1945 года… Прошло уже 75 лет, но мы помним, какой ценой досталась нашим прадедам эта великая Победа.
День Победы- святой для каждого из нас праздник и мы, обязаны передать память о Победе будущим поколениям. Не забыть нам годы Великой отечественной войны, нелегко нам далась победа.
Память о тех, кто не вернулся, будет всегда в наших сердцах. Благодаря ветеранам мы живы, можем радоваться жизни, солнцу, небу, цветам.
Очень важно помнить историю своей Родины – особенно ее печальные и знаковые страницы. Это воспитывает в ребёнке дух патриотизма. И нам взрослым необходимо детям рассказывать о Дне Победы, в Великой Отечественной Войне, о героях войны, как ветеранах, так и о детях войны, о событиях и поражениях, о том в какие руины превратилась наша Родина, и как потом все вместе восстанавливали страну, оставшиеся в живых.
Воспитанники нашего детского сада, совместно с родителями делали рисунки, учили стихи.
-
"Г. Тукай әкиятләре дөньясында" конкурсы нәтиҗәләре / Итоги конкурса "В мире сказок Г.Тукая" 06.05.2020

Сәнгать сүзенә карата кызыксыну уяту, шигырь сүзенең матурлыгын һәм нәфислеген тою, татар телен саклау һәм аңа ярдәм итү, бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына карата кызыксынуны арттыру максатыннан. Яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү, талантлы нәфис сүз осталарын ачыклау һәм әдәби шигъри әсәрләргә башкару осталыгын арттыру өчен шартлар тудыру максатыннан, бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган «Габдулла Тукай әкиятләре дөньясында» дигән муниципаль бәйге үткәрелде.
Әлеге конкурста катнашып, безнең тәрбияләнүчеләргә түбәндәге призлы урыннар бирелде:
"Г. Тукай әсәрләре татар телендә» номинациясендә Кашбразиева Камилә, мәктәпкә әзерлек төркеме, 2 урынны, Әскарова Әминә, икенче кечкенәләр төркем, 3 урынны яулады;
«Җыр башкаручылар» номинациясендә Закирова Мәликә, мәктәпкә әзерлек төркеме, 3 урынны яулады;
«Иң яхшы видеоролик» номинациясендә коллектив 2 урынны яулады;
«Иң яхшы шигырь сөйләүче» номинациясендә Әминова Алинә.
С целью развития и формирования интереса к художественному слову, развития умения чувствовать красоту и выразительность поэтического слова, сохранения и поддержки татарского языка и повышения интереса к творчеству великого поэта Габдуллы Тукая. Привлечение юного поколения к народным традициям, выявление талантливых чтецов и создание условий для повышения исполнительного мастерства к литературным поэтическим произведениям был проведён муниципальный конкурс «В мире сказок Габдуллы Тукая» посвященный ко Дню рождения великоrо поэта.
Участвуя в данном конкурсе, нашим воспитанникам присуждены следующие призовые места:
в номинации «Произведения Г.Тукая на татарском языке» Кашбразиева Камиля, подготовительная группа, заняла 2 место, Аскарова Амина, вторая младшая группа, заняла 3 место;
в номинации «Исполнители песен» Закирова Мэлика, подготовительная группа, заняла 3 место;
в номинации «Самый лучший видеоролик» коллектив занял 2 место;
в номинации «Самый лучший чтец» Аминова Алина.
-
Тукай безнең күңелләрдә / Тукай в наших сердцах 30.04.2020

Низамова Резедә Ильяс кызы "Сәнгать иҗаты" номинациясендә "Тукай безнең күңелләрдә" - "Тукай в наших сердцах" Республика ачык иҗат конкурсында I урынны яулады. / Низамова Резеда Ильясовна заняла I место в номинации "Художественное творчество" в Республиканском открытом конкурсе творчества "Тукай безнең күңелләрдә" - "Тукай в наших сердцах".
-
Гаиләдә музыкаль тәрбия. / Музыкальное воспитание в семье. 27.04.2020

Фәттахова Зөлфия Йосыф кызы "Престиж" Халыкара иҗат конкурсында "Ата-аналар белән эшләү" номинациясендә катнашканы өчен "Гаиләдә музыкаль уеннар" эше белән 3 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. / Фаттахова Зульфия Юсуповна за участие в Международном творческом конкурсе "Престиж" в номинации "Работа с родителями" за работу "Музыкальные игры в семье" была награждена Дипломом 3 степени.












