МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 25 |
У нас учат: | 6 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Әкияти ярминкә"/ "Сказочная ярмарка" 30.12.2018
30 нчы декабьдә үткән "Әкияти ярминкә" сендә безнең коллектив бик теләп катнашты. Әлеге тамашага безнең коллектив "Мунча" темасын алган иде. Актанышыбызда үскән төрле шифалы үләннәрдән ясалган җыелмалар,төрле каен, имән, чыршы, мәтрүшкә пинникләрен тәкъдим иттелде. Ел буена Алла Бирса "Җиңел Пар белән" эшләрбез дип өметләнәбез.
-
"Исәнме Кыш бабай!"/"Здравствуй Дедушка мороз!" 25.12.2018
Безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде!!!
25.12.18 ясле төркемендә ата - аналар белән берлектә "Исәнме Кыш бабай!" дигән кичә үткәреп уздык. Нәни балаларның Кыш бабай белән танышуы искиткеч, сихри булдыю. Ата - аналар белән чыршы янында әйлән - бәйлән уйнадык, биедек, җырладык. Бик күп бүләкләр алдык. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәр, муллык, тазалык, иминлек, доньяларыбызга тынычлык алып килсен!
-
Без нәни спортчылар/Мы маленькие спортсмены 19.12.2018
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
Кышкы спорт төрләрен балалар аеруча ярата. Бигерәк тә чангы шуу белән мавыгалар. Чангы балалар һәрдаим физкультура шөгелендә йөриләр.
-
Ачык шөгыль /Открытое занятие 14.12.2018
1 нче кечкенәләр төркемендә танып - белү өлкәсе буенча шөгыль үткәрелде.
Яшь үзенчәлекләрен искә алып балалар бик күп белем алдылар.
-
Әбиемнең күңел сандыгы! / Бабушкин сундучок 12.12.2018
Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме, әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Буген мәктәпкә әзерлек төркеме белән без үзебезнең балалар бакчасында булган "Татар халык" мини-музеена бардык. Анда серле сандык белән таныштык. Татар милии киемнәре һәм бизәнү әйберләре белән таныштык. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәкләрен сөйләмдә куллануны системалаштырдык.
-
Юл билгеләре/ Дорожные знаки 05.12.2018
Нужно слушаться без спора
Указаний светофора.
Нужно правила движенья
Выполнять без возраженья.
Дети подготовительной группы повторили правила поведения на дорогах, узнали о запрещающих информационных и предупреждающих дорожных знаках, закрепили правила поведения в дорожном транспорте, работали с макетом улицы.
-
Инглизчә сөйләшәбез/ Говорим на английском 28.11.2018
Балалар бакчасында балалар рус теле белән беррәттән инглиз телен дә өйрәнәләр. Балалар бик теләп инглиз түгәрәгенә йөриләр. Алар инглизчә җырларга, санарга, инглизчә әкиятне рольга кереп уйнарга өйрәнделәр. Балаларның икенче телне өйрәнүләрнә әти - әниләр дә бик шат.
-
Әниләр көне / День матери 27.11.2018
Ә. Авзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылган "Әнием, бәгърем, көт безне!" дип исемләнгән чарада безгә тормыш бүләк иткән бөек затларны - кадерле әниләрне зурладылар. Бәйрәмгә игезәк балаларга гомер бирүче әниләр дә чакырылган иде. Бакчабызда йөрүче игезәкләр Митрофановалар да бәйрәмдә әниләре белән бергә катнаштылар.
-
Әниләр бәйрәме!/ День матери! 22.11.2018 22нче ноябрь көнне балалар бакчасында әниләргә багышланган бәйрәм кичәләре үтте.Бәйрәм балаларның әниләргә багышланган җырлары, шигырьләре белән урелеп барды. Әзерләгән бүләкләре аларны сөендерде, дулкынландырды. Бэйрэм буген, бэйрэм, диеп, Бар донья көлеп торсын. Эни бэйрэме икэнне Эти дэ белеп торсын, Эти дэ көлеп торсын.
-
Әниемә -бүләгем! Подарок маме! 21.11.2018
"Әниемә бүләк ясар өчен Утырдым мин өстәл артына. Әллә ясап бирергәме икән Матур гына берәр картина? Әллә күктән йолдызларны чүпләп, Ясап бирергәме муенса? Иллә күңелләре булыр иде Минем йолдызларга коенса. Әллә иртән йокысыннан торгач, Бер кочаклап үбеп алыйммы? Эшкә чыгып киткән вакытында Кесәсенә кәнфит салыйммы? Озак баш ваттым мин, әниемне..."