МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Язның нурлы бәйрәме / Светлый праздник весны
Опубликовано: 21.03.2025Мәктәбебездә борынгыдан килгән бәйрәмне – Нәүрүзне каршы алу быел аеруча матур, эчтәлекле итеп оештырылды. Бәйрәм мәктәп ишегалдында үтте. Матур җырлар, дәртле биюләр, борынгы һәм заманча уеннар бер-берсен алыштырып кына торды. Апаларыбыз бәйрәмдә катнашучыларны шифалы үләннәр салып пешерелгән хуш исле чәй һәм кайнар коймак белән сыйладылар. Бәйрәмгә авыл халкын да, әти-әниләребезне дә чакырдык. Алар уеннарда теләп катнаштылар. Укучылар да, бакчага йөрүче нәниләр дә рәхәтләнеп уйнадылар. Җылы яктан кайткан яз хәбәрчеләре - кара каргалар яз килүен хәбәр иттеләр. Нәүрүзбикә - яз кызы бәйрәмнең төп бизәге булды. Кыш бабай китмәскә тырышып тарткалашса да, җиңелде. Тәхетен язга тапшырып, имин язлар килүен теләп саубуллашты. Укучылар һәм әти-әниләр әзерләгән әйберләрдән, пешергән ризыклардан тезелеп киткән бай өстәлләр янында сату-алу ярминкәсе дә гөрләп торды. Бәйрәмне мәктәп директоры Рания Сәгыйть кызы һәм авыл китапханәчесе Ләйсән Рәфкать кызы күңелле итеп алып бардылар. Кәрзин тутырып күчтәнәчләр белән килгән юмарт Әбекәйнең бүләкләре бик мулдан иде, уенда катнашкан, рольләрдә уйнаган һәркем бүләккә, күчтәнәчкә ия булды. Кышны озату, язны каршылау бәйрәме бик күңелле узды. Илләребезгә тынычлык әйләнеп кайтуын, Нәүрүзнең бары тик куанычлар гына алып килүен теләдек.
В этом году особенно красиво и содержательно была организована встреча в нашей школе древнего праздника Навруз. Праздник прошел во дворе школы. Красивые песни, зажигательные танцы, старинные и современные игры сменяли друг друга. Всех участников праздника угостили ароматным чаем с целебными травами и горячими блинами. На праздник пригласили и сельчан, и наших родителей. Они охотно участвовали в играх. С удовольствием играли и школьники, и малыши, которые ходили в детский сад. Вернувшиеся с теплых стран предвестники весны - черные вороны-предвещали приход весны. Главным украшением праздника стала Наврузбика - дочь весны. Дед Мороз старался не уходить, но проиграл. Передав трон весне, он попрощался с ней, пожелав благополучного прихода весны. Рядом с богатыми столами, сложенными из продуктов, приготовленных учениками и родителями, процветала ярмарка. Весело провели праздник директор школы Рания Сагитовна и сельский библиотекарь Лейсан Рафкатовна. У щедрой бабушки, пришедшей с корзинками, с гостинцами, было много подарков, и каждый, кто участвовал в игре, играл роли, получал подарки, гостинцы. Праздник проводов зимы, встречи весны прошел очень весело. Мы желаем, чтобы в нашу страну вернулся мир, чтобы Навруз приносил только радость.
К списку новостей