Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Исәнмесез, кошкайлар 05.04.2018

Солтанова Ләлә Илфар кызы:
Бакчабызда "Исәнмесез, кошкайлар!" атналыгы кысаларында сыерчык ояларына конкурс игълан ителгән иде. Безнең зурлар "Б" төркеме әтиләре бик күп оя ясап алып килделәр. Һичшиксез безнең төркем 1 урында. Араларында искиткеч оялар да бар иде. Мәсәлән, Гимазов Илнур белән Закирҗанова Мәрьямнең әтиләре ясаган оялар. Ә иң беренче булып Хәкимҗанова Аилинаның әтисе матур итеп рәсем ясалган оя алып килде. Әлеге матур, искиткеч ояларны безнең канатлы дусларыбыз да үз итерләр дип ышанып калабыз.
-
Happy English 29.03.2018

Марданова Айгөл Дамир кызы:
Бүген бакчабызда инглиз теле түгәрәген алып баручы Гильмуллина Юлия Фирдәвис кызы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ата-аналарга ачык эшчәнлек тәкъдим итте. Эшчәнлек бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч булды, балалар башкаруында инлиз җырлары белән үрелеп барды.
Балалар бакчасында бирелгән инглиз теле нигезләре киләчәктә балаларга инглиз телен өйрәнергә, балаларның сөйләм телен баетуда һәм дөрес сөйләшергә ярдәм итәр, язарга өйрәткәндә файдалы булыр дип ышанып калабыз.
-
"Умники и умницы" 23.03.2018

Сабирова Эльвира Рафисовна:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
(Шәйхи Маннур)
Әлеге шигырь юллары белән шагыйребез киләчәк буын өчен бик тә мәгънәле сүзләр әйтергә теләгән. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Умники и умницы” дигән викторина үткәрелде. Әлеге интеллектуаль уенда балалар “Звезда” и “Солнце” командаларына бүленеп, үзләренең белемнәрен сынадылар. Ә уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары командалар өчен җанатып утырдылар.
-
"Сказочная история" 15.03.2018

Сабирова Эльвира Рафис кызы:
Бакчабызга Пенза өлкәсеннән театр артистлары килеп, “Сказочная история” дип исемләнгән спектакль белән атналыгыбызны тагын да баеттылар. Балалар әкият геройлары биргән сорауларга шулкадәр кызыксынып, сөенеп, рус телендә җавап биреп, аралашып утырдылар. Әлеге очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
-
Әйдәгез таныш булыйк 13.03.2018

Бакчабызда әти-әниләр белән тыгыз эшчәнлек алып барыла. Җыелышлар, ачык ишекләр көненнән тыш, бәйрәм иртәләре, кызыклы конкурслар һәрдаим үткәрелеп килә.
Кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Фәрсия Фәһим кызы һәм Рәмзилә Фидәрис кызы ата-аналар комитеты белән берлектә "Әйдәгез таныш булыйк" дип исемләнгән газета, альбомнарга конкурс игълан итте. Конкурсның шарты да бик кызыклы: кечкенәләр төркеменә йөрүче бала исеменнән, ирекле формада газета я альбом эшләп, үз гаиләсе белән матур итеп таныштыру.
-
Яз бәйрәме белән хөрмәтле хатын-кызлар! 08.03.2018

Кадерле һәм хөрмәтле хатын-кызлар, язның беренче бәйрәме, халыкара хатын-кызлар көне, 8 нче март бәйрәме белән тәбрик итәбез! Һәрвакытта да шулай сөйкемле, гүзәл һәм матур булып калыгыз. Хыялларыгыз тормышка ашсын, ә һәр көн бары тик шатлык һәм елмаю гына китерсен.
-
"Кояш гомере телим мин " 07.03.2018

Шарапова Фәрсия Фәһим кызы:
Кечкенә генә булсалар да, ясля төркеме апа-абыйларыннан калышмый үзләренең иң кадерле кешеләре – әниләрен бәйрәм белән котладылар.Тәрбияче апалары ярдәмендә ятлаган шигырьләрен,өйрәнгән җырларын, биюләрен әниләренә бәйрәм бүләге итеп тәкъдим иттеләр.
-
"По следам Агнии Барто" 07.03.2018

Сабирова Эльвира Рафисовна:
Атналыгыбыз бик тә эчтәлекле һәм күңелле “По следам стихов Агнии Барто” дип исемләнгән кичә белән төгәлләнде. Әлеге кичәдә балалар шагыйрәнең “Игрушки” циклыннан барлык шигырьләрен дә яттан, сәнгатьле итеп сөйләделәр. “Вовка и кошелек” дигән шигыренә төшерелгән мультфильмны карап, күңелләрен күтәрделәр. Атналык дәвамында уздырылган конкурсларда актив катнашкан балалар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
-
Масленица 07.03.2018

В детском саду прошла «Масленица»
Эй, веселей собирайся, народ!
Нынче Масленица в гости идёт.
Спешите, спешите, спешите!
Друзей с собой захватите!
Сегодня, 21 марта, в нашем детском саду прошёл праздник «Масленица». Солнышко выглядывало из-за туч, и уже совсем по- весеннему пригревало. Дети вместе с веселыми скоморохами и бабой Ягой играли в веселые русские народные игры: «Весёлый бубен», «Гори, гори ясно». Дети старались показать свою смекалку и быстроту, а гости в свою очередь старались повеселить детей. Во всех играх-забавах побеждала дружба! Никто не скучал, все только веселились! Детские глаза выражали восторг, а на лице сияла улыбка от ярких эмоций праздника. Так хорошо, когда с нами остаются старые и добрые традиции.
-
"Русская национальная культура" 06.03.2018

Рус теле атналыгы кысаларында һәр төркем “Мы любим русский язык” дип исемләнгән гәҗит чыгарды. Әлеге гәҗиттә рус халык әкиятләре, матур рәсемнәр, рус телендә өйрәнелгән шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр урын алган иде. Аларның әлеге хезмәте югары бәяләнеп, I, II, III урыннар чыгарылды, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җиңүче дип табылды, тәрбиячеләре Марданова А.Д., Гараева А.И., Исламова З.З.. Һәр төркемгә грамоталар тапшырылды.








