Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Әкият өйлим сезгә... 19.07.2018
Аглямова Миләүшә Васил кызы:
Бүген без балалар белән әкият илендә сәяхәттә булдык. Балалар үзләре әкият уйлап чыгарып, иптәшләренә, дусларына, тәрбияче апаларына сөйләделәр. Алар яңа геройлар, алар белән төрле маҗаралар булганын уйлап, матур әкият итеп сөйләп сөендерделәр. Бүгенге әкиятләр көнебез бик күңелле үтте. Безнең хәзер күңел сандыгыбызда тагын да яңа, матур әкиятләребез артты.
-
Китап - белем чишмәсе 23.05.2018
Китап уку – кешелекнең иң күркәм шөгыле. Күз алдына китерегез: барлык булган китаплар юкка чыкса, аннан соң тормыш нинди булыр икән? Әйе, тормышыбыз күген яктыртучы кояшның бер нуры югалган кебек булыр иде безгә. Китаплар кешегә буыннан-буынга тәҗрибә өйрәтәләр, белем бирәләр, матурлыкны тоярга, кешеләрнең күңелен аңларга ярдәм итәләр. Шуңа күрә дә, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Марданова А.Д., Исламова З.З., Сабирова Э.Р. белән бүген кунакка «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәб”енә китапханәче Хамидуллина Гөлназ апабыз янына кунакка барды, анда без балалар белән рәхәтләнеп белем иленә, әкиятләр дөньясына алып керүче татарча китаплар турында сөйләштек. Бердәм белем эшчәнлекләрендә дә Гөлназ апабыз китапларга таянып темаларны аңлатты, яңа китаплар белән таныштырды. Балалар яраткан әкиятләрен укыдылар, китапны саклап кына укырга кирәклеге хакында белделәр. Әлбәттә, китапларга игътибар бер көндә генә түгел, ә ел дәвамында, даими һәр көнне бара. Һәр төркемдә балалар өчен оештырылган махсус китап почмаклары китап-журналлар белән яңартылып тора .
-
Җиңү паркына экскурсия 17.05.2018
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән Актанышыбызның Җиңү паркына экскурсиягә бардылар. Яу кырында ятып калган батырларыбызга куелган һәйкәлләрне карап, тарихны барлап кайттылар.
-
Ачык ишекләр көне 11.05.2018
Марданова Айгөл Дамир кызы
Бакчага йөрүче сабыйларның әти-әниләре еш кына тәрбиячеләргә: "Минем улым (кызым) эшчәнлекләрдә ничек катнаша? Сораган вакытта җавап бирәме?" кебек сораулар бирә. Кызыксынулары урынлы да. Чөнки баланың үсешен күзәтү алар өчен әйтеп бетергез бәхет һәм шатлык.
Ел саен балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре ачык ишекләр көнен көтеп алалар. Чөнки бу көнне алар якыннан белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге белән таныша алалар. Узып баручы уку елында мәктәпкә әзерлек төркемендә традицион чара 11 май көнендә уздырылды. Бу көнне әти-әниләр өстәмә белем бирү эшчәнлеге белән танышып, баласының үз-үзен тотышын, сәләтен, мөмкинлеген, үсеш дәрәҗәсен күзәтә алды. Кайбер әти-әниләрнең бакчага парлашып та килүләре ачык чараның мөһим һәм кирәк булуын да ассызыклый.
-
Мәктәптән хәбәр килә 11.05.2018
Ничә еллар инде менә
Майның ямьле көнендә
Безнең матур бакчага
Мәктәптән хәбәр килә.
Безнең бакча балаларын
Укытучы апалары,
Беренче сыйныфка дип
Укырга чакыралар.
Бакчабызга кунаклар еш килә, бүгенгеләре – мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен аеруча мөһим иде. Бүген бездә кунакта “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе” башлангыч сыйныф укытучылары булды. Балалалар танып белү, грамотага өйрәтү, рус теле, физкультура өлкәләре буенча үзләренең белем күнекмәләрен тәкъдим иттеләр. Укытучы апалар балаларны мактап белемнәре тирән икәнлекне искәртте. Җылы очрашуның дәвамы пәнҗешәмбе көнне мәктәпкә экскурсиягә бару дип көтелә!
-
Җиңү таңы алдыннан 08.05.2018
Кирәкми безгә сугыш
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
(Ә.Исхак)
Безнең буын сугыш күрмәде. Моннан да зур бәхет бармы икән?! Тиздән бәйрәм – 9 май – Җиңү бәйрәме. Бүген бакчабыз зур кунаклар, балаларыбызның дәү әниләрен, карт дәү әниләрен кабул итте. Хөрмәтле Ветераннарыбыз, күк йөзебезнең аяз булуына Сезнең өлешегез чиксез. Хөрмәтле ветераннар: әбиләр, апалар, бабайлар, абыйлар. Яшь җилкәләрегезгә тормыш салган авыр бурычны сез намус белән үтәдегез. Алдагы тормышыгыз да күк йөзе кебек аяз, гомерегез матур җыр кебек, күңелегез көр, йөзегез һәрчак көләч булсын. Гаиләләрегезгә муллык-иминлек, тынычлык телибез!
-
"Кирәкми безгә сугыш" 07.05.2018Султанова Ләлә Ильфаровна:
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы килеп җитте. 4 ел буена барган сугышта җиңеп кайткан, илебез тынычлыгы өчен үлеп калган бабайлар, әтиләр, абыйлар батырлыгын балаларга күңеленә сеңдереп калу максатыннан, зурлар "Б" төркемендә батырлык дәресләре үткәрелде. Эш төрләре күптөрле иде. "Бөек Ватан сугышы турында - балаларга!" исемле слайдлар караганнан соң, балалар белән әңгәмәләр оештырдык, шигырләр укыдык, җырлар тыңладык. Батырларның исемнәрен мәңгеләштереп, балалар үз куллары белән мәңгелек ут ясадылар. -
Батыр үлә алмас ат булып 07.05.2018
Марданова Айгөл Дамир кызы
Батыр үлә алмас ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихлардан укып ятларлык...
Яшәү… Барыбыз да озак һәм бәхетле яшәргә тели. Һәркем белә: бар җисми яшәү, бар – рухи яшәү. Җисми яшәү – кешенең туганнан алып үлгәнчегә кадәр яшәве. Ә рухи яшәү – кешенең үзе үлгәннән соң да, халык телендә мәңге яшәве.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, авылыбыздан сугышка китеп безнең тыныч тормыш өчен башларын салган авылдашларыбызның исемнәрен нәни балалар күңеленә кече яшьтән үк кертеп калдыру максатыннан, без мәктәпкә әзерлек төркемендә батырлык дәресләре үткәрдек. Чаралар күп төрле иде. Беренче эш итеп сугыш һәм тыл ветераннарының исемнәрен мәңгеләштереп обелиск ясадык. Тыл ветераннары белән чәй өстәле артында очрашып сөйләшү дә балалар күңелендә уелып калды. Презентация ярдәмендә “Батырларга баш иябез” әңгәмәсен үткәрү сугыш турында белемнәребезне арттырды. Ә үзләренең бабайларының сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләгәндә, балаларда горурлану хисләре уянды.
Сугыш… Бары тик биш кенә хәрефтән торган, без кинодан гына күреп белгән сугышның бик куркыныч икәнлеген аңлады балалар бу батырлык дәресләреннән.
-
И туган тел, и матур тел 26.04.2018
Марданова Айгөл Дамир кызы
Нәни чактан тәүге әкиятне,
Тукай телендә мин ишеттем.
Курку хисе туса да күңелдә,
Шүрәлене мин бик ошаттым.
Бу атна – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган иде. Бүген исә ата-аналар белән Тукай әкиятләренә һәм шигырьләренә иллюстрацияләрдән күргәзмә оештырдык. Тукай шигырьләрен әлеге матур төсләр белән зәвыклы ясалган рәсемнәргә карап сөйләү балаларга бигрәк тә ошады.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә! 19.04.2018
Сабирова Эльвира Рафис Кызы:
Районыбызда үткәрелгән барлык конкурсларда да актив катнашып киләбез. Ә менә “Балалар иҗат үзәге” уздырган “Театр яктылыкка, нурга илтә” балалар театр коллективларының район бәйгесендә катнашуыбыз аеруча да истәлекле булды. Чөнки безнең уртанчылар төркеме балалары белән сәхнәләштерелгән “Теремкәй” театрыбыз I урынга лаек булды. Һәм без 19 нчы апрель көнне әлеге әкиятебезне “Балалар иҗат үзәге” сәхнәсендә тамашачыларга тәкъдим иттек. Әлеге очрашу балаларның күңеленә дә хуш килде. Безне җылы итеп каршы алганнары өчен “Балалар иҗат үзәге” коллективы хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт әйтәсе килә