Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
"Минем әти иң шәбе!" 21.02.2018
Шарапова Фәрсия Фәһим кызы:
Бакчабызның иң кечкенәләре дә әтиләрен бәйрәм белән үзләренчә кызыклы итеп, тәрбияче апалары ярдәмендә, әтиләре белән төшкән фотолардан котлау стенды ясап тәбрик иттеләр. Балаларының тапшырган фото-открыткалар әтиләрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде.
-
Хөрмәтле әти-әниләр 20.02.2018
Халилова Айназ Айдаш кызы:
Хөрмәтле ата-аналар! Безнең бакчабызда 23 февраль, 8 март бәйрәмнәре уңаеннан бәйрәм иртәләре уздырылачак.
21 февраль- мәктәпкә әзерлек төркеме 16.00
1 март- зурлар Б төркеме 16.00
2 март- зурлар В төркеме 16.00
5 март- уртанчылар төркеме 16.00
6 март- 2 кечкенәләр төркеме 9.30
7 март- кечкенәләр төркеме 9.30
Барыгызны да бәйрәмдә көтеп калабыз!
-
Полициядә кунакта 20.02.2018
Мәзнәвиева Миләүшә Роберт кызы:
Безнең балалар бакчасының зулар "Б" һәм зурлар "В" төркеме балалары, тәрбияче апалары белән полиция бүлегенә экскурсиягә бардылар. Анда аларны яшүсмерләр белән эшләүче Нурия апалары каршы алды. Хезмәткәрләрнең нинди эш башкарулары белән таныштырды. Ә соңыннан экскурсиябезне полиция хезмәткәрләре музеенда дәвам иттек. Безне анда отставкада булган майор - Вахитов Васил Гапделхак улы каршы алды. Ул балаларга музейда сакланган истәлекләр турында бик кызыклы итеп мәгълумат бирде, форма, фотографияләр күрсәтте. Балалар өчен бик кызыклы һәм үзенчәлекле әлеге экскурсияне оештырганнары өчен полиция хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, без бакчабызга кайтып киттек.
-
"Созвездие-Йолдызлык-2018" район туры 16.02.2018
Халилова Айназ Айдаш кызы:
Бакчабыз балалары район мәдәният йортында үткәрелгән "Созвездие-Йолдызлык-2018" фестиваленең район этабында катнашып 2 нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышар телибез!
-
"Изге Вәли көне" 14.02.2018
Солтанова Ләлә Илфар кызы:
14 февраль -" Изге Вәли" көнне, балалар белән иң якын кешеләре - әти-әниләренә бүләк әзерләдек. Оригами ысулы белән йөрәк ясадык аларга. Безнең бүләкләр хөрмәтле әти-әниләребезнең йөрәкләрен җылыткандыр дип уйлыйбыз.
-
"Кубок Надежды" 11.02.2018
Марданова АйгөлДамир кызы:
11 февраль көнне 2010 нчы елга кадәрле туган балалар арасында "Кубок Надежды" районкүләм шахмат турниры булып узды. Бу бәйгедә безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да уңышлы чыгыш ясадылар һәм грамота, медаль белән бүләкләнделәр.
Арысланов Әмир - I урын
Шарипов Раяз - II урын
Аларга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез! Афәрин, малайлар!
-
"Созвездие-Йолдызлык" 01.02.2018
Безнең бакчада бүген "Йолдызлык" республикакүләм бәйгенең 1 нче туры узды. Кечкенә йолдызчыкларыбыз үзләренең талантларын килгән жюри әгъзаларына күрсәтеп уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
"Мастер-класс" район бәйгесе 31.01.2018
Бүген, 2 нче балалар бакчасы базасы кысаларында "Иң яхшы мастер-класс" район бәйгесе үткәрелде. Безнең бакчабыз данын яклап, тәрбияче Аглямова Миләүшә Васил кызы катнашты. Үзенең "Сихри лампа" дип исемләнгән мастер-классын күрсәтеп 3 урын яулады. Афәрин, котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз
-
"Ел тәрбиячесе - 2018" бәйгесенең район туры 23.01.2018
Бүген 6 нчы балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2018" бәйгесенең район турының икенче көне узды. Безнең балалар бакчасыннан Газизова Элвира Дилшат кызы катнашып, "Иң креатив тәрбияче" исеменә лаек дип табылды. Котлыйбыз! Киләчәктә яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.
-
Ел нәтиҗәләре 17.01.2018
2017 нче елда югары күрсәткечләргә ирешкән район үзәге балалар бакчалары арасындагы бәйгедә 3 нче урын яулаган безнең балалар бакчасын чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә тагын да югары үрләргә ирешергә язсын, хөрмәтле хезмәттәшләр.