Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Көзге табигатькә экскурсия 24.09.2018
Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары белән көзге экскурсиягә бардылар. Балалар төрле яфраклар, нарат күркәләре күзәтеп, күңелләре булып кайттылар. Ел дәвамында үзләренең шөгыльләрендә куллану максатыннан тапкан табылдыкларын төркемгә алып кайттылар. Балалар әлеге сәяхәтнамәдән яңа хис-кичерешләр белән кайттылар.
-
Ай гөлләрем, гөлкәйләрем 19.09.2018
Имамутдинова Миләүшә Захирҗан кызы:
Балалар бакчасында кече яшьтән экологик тәрбия һәм белем бирү максатыннан гөлләрне тәрбияләүдә балалар белән эшчәнлек алып барылды. Бүлмә гөлләренә сак караш тәрбияләү кирәклеге аңлатылды
-
Орлык җыябыз әле без 18.09.2018
Шарапова Фәрсия Фәһим кызы:
Без, беренче кечкенәләр төркеме балалары бергәләшеп чәчәк орлыклары җыйдык әле.
Киләсе елга чәчәргә,
Орлык җыямын, - дигәч.
Йогерешеп, менә бездә
Ярдәмгә килдек әле.
Апабыз белән бергәләп
Орлыклар җыйдык әле.
-
Афәрин, кызлар, котлыйбыз! 17.09.2018
Милләтләр кроссы ярышында безнең коллектив бик актив катнашты. Олысыннан кечесенә дисәк тә, бер дә ялгыш булмас. Исламова Зөлфия Зәет кызы, 45 яшьтән югарырак булган йөгерү этабында - I урын, Аминова Резеда Рәсим кызы 31 яшьтән 45 яшькә кадәр булган йөгерү этабында - II урын. Ә бездә тәрбияләнүче 2 яшьлек Аглямов Айнур "Иң яшь йөгерүче" дигән номинациядә абсолют җиңүче булды. Киләчәктә, Сезгә, сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, яңа үрләр теләп калабыз. Котлыйбыз!
-
Кросс нации/Милләтләр кроссы 16.09.2018
16 сентябрь көнне ел саен районыбызда оештырылып килүче Рәсәйкүләм милләтләр кроссы гөрләп узды. Әлеге чарада безнең балалар бакчасы да бик теләп катнашты. Бакча мөдире Закиржанова Лилия Рәмзил кызы җитәкчеләр арасында үткән ярышта 2 нче призлы урын яулады. Әлеге җиңүе белән җитәкчебезне тәбрик итәбез. Киләчәктә тагын да яңа үрләр , биекләр яуларга язсын!
-
Белем көне 07.09.2018
3 сентябрь көнне тәрбиячеләре Миләүшә Роберт кызы Мазнавиева һәм музыкант Чулпан Дәниф кызы Салихова мәктәпкә әзерлек “в” төркеме белән бакчада “Белем бәйрәме” үткәрделәр. Балалар бакчаны сагынып килүләре турында шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм балаларның матур җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Бакчага урман хайваннары: төлке, бүре һәм шүрәленең килүе дә бәйрәмне тагын да җанландырдырып җибәрде. Балалар мәктәпкә барыр өчен тагында тырышып әзерләнергә кирәклегенә төшенеп кыңгырау шалтырагач сөенә- сөенә шөгыльләргә ашыктылар.
-
Туган көн... 29.08.2018
Кечкенә балалар да, олылар да әлеге бәйрәмне көтеп ала һәм еш кына билгеләп үтәргә күнеккән. Барлык төркемнәрдә дә без һәр туган көнне билгеләп үтәбез. Туган көне булган бала хөрмәтенә кечкенә генә дискотека оештырып, күңел ачабыз, матур теләкләр телибез һәм истәлеккә фотога төшәбез.
-
Спорт- сәламәтлекнең нигезе 23.08.2018
Спорт – сәламәтлекнең аерылгысыз бер өлеше. Без балалар бакчасында еш кына балалар белән әлеге темага әңгәмәләр үткәреп торабыз. Ә менә 31 нче июль көнне без балалар белән “Актаныш спорт-комплексына” экскурсиягә бардык. Спорт залында күңелле итеп футбол уйнап алганнан соң, тренажёрлар залына менеп, абый-апалар шөгыльләнә торган җиһазларны карап чыктык. Үскәч һичшиксез монда киләчәкбез дигән хыяллар белән саубуллашып, кайтыр юлга кузгалдык.
-
"Гайшәбикә" мәчете 20.08.2018
Сабирова Эльвира Рафис кызы:
Актанышбаш авылында “Гайшәбикә” исемле бик күркәм мәчет бар икән. Әлеге сүзләрне ишеткәч, тизрәк барып күрү теләге уянды. Озак та тормыйча, без зурлар төркеме балалары белән әлеге мәчеткә барып та кайттык. Безне Рифкать хәзрәт бик матурлап каршы алып, мәчеттә булган әсбаплар белән таныштырды, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм бик кызыклы дини хикмәтләр сөйләп күңелләребезне күтәрде. Әлеге очрашуны оештырган өчен Арсланова Елена ханымга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Эх ямьле соң җәйләре 16.08.2018