Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Кулыбызда фонтан уйнатабыз 10.08.2018
Исламова Зөлфия Зәет кызы:
Бүген зурлар төркеме балалары белән бергәләп фонтан ясадык, тәҗрибә үткәрдек. Балалар бакчасы шартларында, кул астындагы материалларны кулланып фонтан ясап карагач, балалар үзләрен зур белгечләр итеп тойдылар. Барыбыз да әлеге тәҗрибәдә бик теләп катнаштык. Бу тәҗрибә һәркем күңеленә дә хуш килде. "Өйгә кайтып якыннарыбызны да шаккатырабыз әле" диештеләр балалар.
-
Пыяла көне бездә 09.08.2018
Аглямова Миләүшә Васил кызы:
Бүген бездә "Пыяла көне" булып узды. Аның максаты булып пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгеләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру иде. Мәктәпкә әзерлек төркеме белән без пыялага рәсем ясарга өйрәндек, пыяла өстендә су тамчылары уйнаттык, төслэрне бер-берсе белән кушып тагын да матур төсләр китереп чыгардык
Яңа белемнәр балаларга киләчәктә кирәк булыр . -
Иман йорты 03.08.2018"Умырзая" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бүгенге көн аеруча истәлекле булды. Бүген без Актанышбаш авылы "Гайшәбикә" мәчетенә сәяхәт кылдык. Анда безне бик ачык йөз белән мәчетнең имамы Мөдәрис абый каршы алды. Ул безгә мәчетнең тарихын, анда имам булып торган кешеләрнең язмышы турында бәян итте. Әни хакын хаклау, бәтен кешегә хөрмәт хисе белән карау, әгәр эшне "Бисмилла" әйтеп башлау, күңел сафлыгы турында кечкенә генә вәгазьләр укыды, Корьән китабы белән таныштырды.Әлеге вәгазьләрне тын да алмый тыңладык, Корьән китабындагы гәрәп язуларын карадык. Мәчетнң уку бүләсенә кереп, шәкертләр укый торган өстәлләр артына утырып карадык.Мөдәрис абый безне белән саубуллашып, матур теләкләр теләп, мактап, рәхмәт әйтеп озатып калды.Әлеге сәяхәттән, имам белән аралашудан, без яңа кичерешләр белән, хис-тойгылар белән кайттык.Имам хәзрәт Мөдәрис абый белән аның кызы Альбина апага зур рәхмәтебезне белдерәбез.Балалар хәм тәрбиячеләр исеменнән, Аглямова Миләүшә Васил кызы, Гараева Алия Ильгиз кызы.
-
Китап - белем чишмәсе 27.07.2018
Аглямова Миләүшә Васил кызы:
27 июль көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актанышбаш авылы китапханәсенә экскурсиягә барды. Балаларны шат күңел белән китапханә хезмәткәре Хакимова Дилэрэ апа каршы алды. Экскурсия барышында балаларны уку залы һәм балалар абонементы эшчәнлеге белән таныштырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да зур кызыксыну белән тыңлады. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.
-
"Заюшкина избушка" 25.07.2018
Рус халык фольклоры бик бай һәм үзенчәлекле. Балалар кечкенәдән рус халык әкиятләрен яратып тыңлыйлар. Рус халык әкиятләре" көне уңаеннан зурлар төркемендә "Заюшкина избушка" рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларның үз-үзләрен тотышы, русча сөйләменнән чыгып, шуны гына әйтәсе кала: әлеге әкият балалар өчен бик тә эчтәлекле һәм кызыклы.
-
Эх күңелле дә соң экскурсия 24.07.2018
Газизова Элвира Дилшат кызы:
24 июль көнне 2 нче кечкенәләр төркеме балалары белән табигать кочагында ял итәргә, экскурсиягә чыктык. «Табигатьтә үзеңне ничек тотарга?» дигән сәламәтлек минуты үткәрелгәннән соң (юл йөрү кагыйдәләрен, урамда, яланда, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклекләрен исләренә төшерү) экскурсиягә чыгып киттек. Сәяхәт барышында кошларны, агачларны, үләннәрне, бөҗәкләрне күзәттек, туган як табигәте белән хозурландык. Балалар яланда төрле-төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Балалар экскурсиядән алган кичерешләрен киләчәктә дә онытмаслар.
-
"Өч кыз" 24.07.2018
Сабирова Эльвира Рафис кызы:
Татар халык әкиятләре балаларда зурларга карата хөрмәт, туган якка, әти-әнигә мәхәббәт, кош-кортларга, үсемлекләргә һәм җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияли. Балаларның диалогик сөйләмен үстерү, фантазиясен баету максатыннан бездә "Татар халык әкиятләре" көне үтте. Балалар үзләренә ошаган рольләрне сайлап, "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтеләр. Тамашачылар да әлеге әкияттән бик канәгать калды.
-
Безнең урам, матур урам 23.07.2018
Сабирова Эльвира Рафис кызы:
Безнең Актанышыбыз көннән-көн зурая, матурлана. 12 нче квартал шул исәптән әле соңгы берничә ел эченд төзелгән матур бер микроүзәккә әйләнде дисәк тә була. Без бүген балалар белән андагы урамнарны әйләнеп, өйләрне карап, табигатенә хзурланып кайттык.
-
Нигә без дә бүген тумадык икән! 21.07.2018
Исламова Зөлфия Зәет кызы:
Бүген уртанчылар төркеменә йөрүче Хуҗина Лиананың туган көне булып узды. Төркем балалары белән Лиананың туган көненә "Ак калач" җырын җырлап уйнадык. Һәр бала үзенең иптәшенә чын күңелдән изге теләкләрен, котлауларын җиткерде, ясаган открыткаларын бүләк итте. Бәйрәм рухы барчыбызга да озын көн буена күтәренке кәеф бүләк итте.
-
"Тәгәри китте Йомры икмәгем" 20.07.2018
Сабирова Эльвира Рафис кызы:
Балаларның теле кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау...
Әйе, бу чыннан да шулай. Чөнки балалар һәрвакыт кызыксынучан, аларга һәрвакыт ниндидер яңалык кирәк. Бакчабызда узган “Серле сүзләр һәм предметлар” көне уңаеннан без бүген зурлар төркемендә тозлы камыр ярдәмендә Йомры икмәк әвәләдек һәм ярыш уздырдык. Кемнең Йомры икмәге серле, матур сүзләрне күбрәк белә икән? Әлеге уенда Саматова Алинәнең Йомры икмәге иң күп матур сүзләрне әйтте, шуңа күрә ул җиңүче дип табылды.