Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Исәнмесез, кошкайлар 18.04.2018
Шаидуллина Энҗе Фәнис кызы:
Бар дөнья кышкы йокысыннан уянып, кояш җылы якты нурларын сибеп, көннәр җылына башлауга,туган ягын сагынып, җылы яктан безнең яраткан кошларыбыз кайта. Апрель башы кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Шуңа күрә дә без, балалар белән "Исәнмесез кошкайлар" бэйрэмен уткэрдек. Балаларнын күчмә кошлар турында белмнәрен ныгыттык.Әлеге бәйрәмдә балалар үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр,җырларын җырладылар.Ә инде кошларның ояларын туздырып йөрүче тәртипсез Маратка ни өчен кошларны сакларга,ояларын туздырмаска кирәклеген аңлатып бирделәр.Бәйрәмебез бик күңелле узды.
-
Уйный-уйный үсәбез 17.04.2018
Шаидуллина Энҗе Фәнис кызы:
Зөләйха кызларны үзенә кунакка чакырды. Ул үзен яратып килгән кунакларын очпөчмак, вак бәлеш белән сыйлады. Әлеге уен аша балаларның татар халыкының милли ризыклары турындагы белемнәре тагы да баетылды.Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган,тәмле ашлар пешереп якыннарын кунак иткән, хөрмәтләгән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. -
Юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш һәркем 17.04.2018
Марданова Айгөл Дамир кызы:
Юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш һәркем,
Чөнки юлда йөргәндә кирәге чыга һәр көн!
Әйе, телибезме без мөны юкмы, көн саен без барыбыз да бик мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аңа безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Шуңа күрә кече яшьтән үк законны ихтирам итүче, тәртипле җәяүле тәрбияләү кирәк. Безнең “Умырзая” балалар бакчасында бу уңайдан төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора.
17 апрель көнне бакчабызда Яр Чаллы территориаль идарәсенең Актаныш районындагы “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Саетова Рәсимә Заһит кызы кунак булды. Ул башта зурлар В төркеме балалары белән уен-ярышта катнашты, аннары мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләрен белик” исеме астында ачык эшчәнлек (тәрбияче Марданова А.Д.) карап узды. Әлеге чаралар игътибарлы булу, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, дуслык-бердәмлек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Эшчәнлегебез балалар башкаруында “Без – яшәр өчен туганбыз!” социаль флешмобы белән төгәлләнде. Ахырдан кунагыбыз балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәреннән кәнагәть булуын искәртте һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
-
Иске Кормаш балалар бакчасында - база балалар бакчалары тәрбиячеләре 16.04.2018
Бүген Иске Кормаш балалар бакчасында база балалар бакчалары тәрбиячеләре "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике телгә өйрәтү" дигән темага фикер алыштылар. Бу юнәлеш буенча фикер алыштылар.
-
"Умырзая"лылар сәүнә тотты... 11.04.2018
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында бакчабыз коллективы, Флорид Бүляковның "Әбиләргә тагын ни җитми" моңсу комедиясен район тамашачысына тәкъдим итте. Райондашлар спектакльне бер сулышта карады, көчле алкышларга күмде! Афәрин, хемәттәшләр!
-
Театр яктылыкка, нурга илтә 10.04.2018
Хөрмәтле райондашларыбыз һәм районыбыз кунаклары, иртәгә, ягъни, 11 апрель көнне районыбыз мәдәният йортында 1 нче санлы балалар бакчасы коллективы тарафыннан Флорид Бүляковның "Әбиләргә тагын ни җитми?" дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштереп күрсәтә. Рәхим итегез!
-
Исәнмесез, кошкайлар 05.04.2018
Солтанова Ләлә Илфар кызы:
Бакчабызда "Исәнмесез, кошкайлар!" атналыгы кысаларында сыерчык ояларына конкурс игълан ителгән иде. Безнең зурлар "Б" төркеме әтиләре бик күп оя ясап алып килделәр. Һичшиксез безнең төркем 1 урында. Араларында искиткеч оялар да бар иде. Мәсәлән, Гимазов Илнур белән Закирҗанова Мәрьямнең әтиләре ясаган оялар. Ә иң беренче булып Хәкимҗанова Аилинаның әтисе матур итеп рәсем ясалган оя алып килде. Әлеге матур, искиткеч ояларны безнең канатлы дусларыбыз да үз итерләр дип ышанып калабыз.
-
Happy English 29.03.2018
Марданова Айгөл Дамир кызы:
Бүген бакчабызда инглиз теле түгәрәген алып баручы Гильмуллина Юлия Фирдәвис кызы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ата-аналарга ачык эшчәнлек тәкъдим итте. Эшчәнлек бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч булды, балалар башкаруында инлиз җырлары белән үрелеп барды.
Балалар бакчасында бирелгән инглиз теле нигезләре киләчәктә балаларга инглиз телен өйрәнергә, балаларның сөйләм телен баетуда һәм дөрес сөйләшергә ярдәм итәр, язарга өйрәткәндә файдалы булыр дип ышанып калабыз.
-
"Умники и умницы" 23.03.2018
Сабирова Эльвира Рафисовна:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
(Шәйхи Маннур)
Әлеге шигырь юллары белән шагыйребез киләчәк буын өчен бик тә мәгънәле сүзләр әйтергә теләгән. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Умники и умницы” дигән викторина үткәрелде. Әлеге интеллектуаль уенда балалар “Звезда” и “Солнце” командаларына бүленеп, үзләренең белемнәрен сынадылар. Ә уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары командалар өчен җанатып утырдылар.
-
"Сказочная история" 15.03.2018
Сабирова Эльвира Рафис кызы:
Бакчабызга Пенза өлкәсеннән театр артистлары килеп, “Сказочная история” дип исемләнгән спектакль белән атналыгыбызны тагын да баеттылар. Балалар әкият геройлары биргән сорауларга шулкадәр кызыксынып, сөенеп, рус телендә җавап биреп, аралашып утырдылар. Әлеге очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.