МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 46 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Бездә театр 12.10.2022
Бүген бакчабызда Яр Чаллы шәһәреннән "Жемчужина" курчак театры артистлары "Глупый мышонок" әкиятен күрсәттеләр. Курчаклар белән дөрес итеп уйнау серләренә өйрәтү максатыннан Шакиров Марат Назир улы мастер- класс уздырды.
-
Бакчабыз ачылуга - 25 ел 07.10.2022
Бүген бакчабызда балалар бакчасының 25 еллыгын билгеләп үттек. Бәйрәм чарасына 25 ел эчендә балалар бакчасында эшләгән тәрбиячеләр, хезмәткәрләр чакырылган иде. Очрашу бик матур һәм эчтәлекле үтте
-
"Өлкәннәр көне"/«Международный день пожилых людей» 03.10.2022
Яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә гомерләрен багышлап, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәттәшләребезне бүген бакчабызда бәйрәм белән котладык.
-
Көзге уңышларыбыз/Осенний урожай 20.09.2022
Безнең балалар бакчасы балалары көзнең урып - җыю өчен менә дигән вакыт икәнен яхшы беләләр. Алар бит үзләре. тәрбиячеләр белән бергә җәй буе бакчада яшелчә, җиләк- җимешләр үстерделәр. Балалар бакчасында тәҗрибә мәйданчыгы ул -балаларның үз эшләренең нәтиҗәләрен күрү мөмкинлеге. Бакчада уртак хезмәт- җаваплылыкны тоярга мөмкинлек бирә, хезмәт күнекмәләрен формалаштырырга һәм балалар коллективын берләштерергә ярдәм итә. /Дети нашего детского сада очень. хорошо знают, что осень - прекрасная пора для сбора урожая. Ведь они сами. вместе с воспитателями все лето ухаживали за растениями в огороде . Огород в детском саду- это возможность видеть результаты своей работы. Совместный труд на огороде дает возможность научиться ответственности, способствует формированию трудовых навыков и объединению детского коллектива.
-
Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләре./ Правила безопасности возле водоемов 19.09.2022
Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Табигать – кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр күз алдына килә. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Табигатьтә һәр нәрсә яхшы, су һәрнәрсәдән дә гүзәлрәк. Суның үсемлек тормышындагы әһәмиятен ачыклау, елгадагы үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту максатыннан балалар, авылыбызның кечкенә “Бижады” елгасына экскурсияга бардылар. Балалар сулыкларда, елга,күл буйларында үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр/ Жизнь человека всегда связана с природой. Природа-источник здоровья, питания и жизни человека. Когда мы говорим о природе, то в первую очередь имеем в виду зеленые леса, родники с чистой водой. Одна из самых необходимых вещей в мире, в жизни – это вода. С целью выяснения значения воды в растительной жизни, дети отправились на экскурсию в речку нашего села “Бижады”. Дети закрепили правила поведения на водоемах, берегах рек, озер.
-
"Көзге кросс- 2022"/ "Осенний кросс-2022" 17.09.2022
Бүген бакчабызда һәр елны уздырыла торган спорт бәйрәме “Көзге кросс” булып узды.Бу бәйрәмне үткәрүнең төп максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту,физик үсешләрен ныгыту,чыдамлыкны үстерү,спортка карата мәхәббәт тәрбияләү. Бәйрәмнең башында балалар күңелле музыка астында разминка ясадылар ,ә аннан соң йөгерештә көч сынаштылар. Ахырдан иң җитезләр дипломнар белән бүләкләнделәр. Спорт бәйрәме бик күңелле узды .
-
А.Алишның тууына 114 ел/ 114 лет со дня рождения татарского поэта Абдуллы Алиша 15.09.2022
15 сентябрьдә Спас районының Көек авылында туып-үскән татар язучысы, әкиятләр һәм хикәяләр җыентыклары авторы Абдулла Алишның туган көне. Бүген бакчабызда бу датага багышланган чаралар узды. Балалар язучының биографиясе белән таныштылар, аның шигырьләрен, хикәяләрен, пьесаларын язуын, татар әдәбияты хәзинәсенә кергән әкиятләре турынды белделәр. Аның «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәм шөпшә», «Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык», «Койрык», «Нечкәбил» әкиятләре хезмәт сөючәнлек һәм игелеклелек хисләрен тәрбияләргә, үз илеңне яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә./15 сентября-день рождения татарского писателя, автора сборников сказок и рассказов Абдуллы Алиша, уроженца села Куюк Спасского района. Сегодня в нашем саду прошли мероприятия, посвященные этой дате. Дети познакомились с биографией писателя, узнали о том, что он писал стихи, очерки, рассказы, пьесы. Но наиболее известен он своими сказками, прочно вошедшими в сокровищницу татарской литературы. Его сказки «Болтливая утка», «Пчела и оса», «Воробей-хвастун и скромный скворец», «Хвосты», «Нечкэбиль» помогают воспитывать трудолюбие и доброту, учат любить свою страну, быть смелыми, справедливыми, быть уважительными к старшим.
-
Гөлләр утыртабыз/ Сажаем цветы 14.09.2022
Бик борынгы заманнардан бирле хәзерге вакытка кадәр бүлмә гөлләре безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Бернинди йорт җиһазлары да, картиналар да бүлмә гөлләре кебек тирә-юнебезгә ямь бирә алмый. Кем генә гөл үстерергә яратмый икән?! Ләкин утыртканнан соң араларында үсеп китә алмыйча, тилмереп утыручылары да бар. Гөлләр тиешле шартларда үссен дисәк, кайбер нечкәлекләрне белү кирәк. Бүген , бүлмә гөлләре өчен кирәкле шартлар тудыру турында мәгълүмат бирүне дәвам итү , гөлләр үстерүгә кызыксыну hәм теләк уяту максатыннан бакчабызда, балалар тәрбиячеләр белән берлектә, бүлмә гөлләре утырттылар . Балалар табигатьнең бер кечкенә генә өлеше булган бүлмә гөлләре турындагы белемнәрен киңәйттеләр.
-
Чәчтарашлар көне/ День парикмахера 13.09.2022
Бүген бакчабызда "Чәчтарашлар көне" уңаеннан чара оештырылды. Тәрбиячеләр балаларны чәчтараш һөнәре белән таныштырдылар, әңгәмәләр үткәрделәр. Балаларда чәчтараш эш кораллары белән танышу зур кызыксыну уятты. Балалар үзләрен чәчтараш ролендә сынап карадылар, «Тылсымлы янчык» уенын яратып уйнадылар. Балаларга төркемдә гадәти булмаган прическалар ясау буенча мастер-класс узды һәм кызлар үзләрен стилистлар ролендә сынап карадылар. Чара ахырында төркемдә прическалар ясау буенча конкурс узды. Әлбәттә, дуслык җиңде. Балаларны һөнәр ияләре белән таныштыру киләчәктә дә баланың хәзерге дөньяга уңай карашын тәэмин итә, аның кыйммәтләренә өйрәтә, танып белүне үстерә. Дөрес һөнәр сайлау һәр кешенең тормыш уңышын билгели./ Сегодня в нашем детском саду было организовано тематическое мероприятие «День парикмахера”. Педагоги детского сада познакомили своих воспитанников с профессией парикмахера, провели ознакомительную беседу. Большой интерес вызвало у детей знакомство с инструментами, необходимыми в парикмахерском деле. Дети себя проявили в роли парикмахера, играли в игру «Волшебный мешочек», где угадывали предметы. Для закрепления знаний в группе прошёл мастер-класс по созданию необычный причёсок и девочки попробовали себя в роли стилистов. В завершении праздника в группе прошел конкурс причёсок. конечно, победила дружба. Ознакомление детей с профессиями обеспечивает дальнейшее вхождение ребенка в современный мир, приобщает к его ценностям, направляет на развитие познавательных интересов. Правильный выбор профессии определяет жизненный успех каждого человека.
-
Чәчәк орлыклары җыябыз/ Сбор семян 12.09.2022
Көзге матур көннәр дәвам итә. Бакчабызда тәрбияләнүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә чәчәк орлыклары җыярга чыктылар. Балалар һәр чәчәкнең исемен белеп, атап, аерым капларга салып бардылар. Табигатьне сакларга, яратырга кирәклеге ассызыкланды. Шул ук чиратта хезмәт тәрбиясе дә бирелде./Прекрасные осенние дни продолжаются. Воспитанники нашего детского сада вместе с воспитательницами вышли собирать семена цветов. Подчеркивалась необходимость беречь, любить природу. В ту же очередь было дано и трудовое воспитание.