МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 52 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Юлларда имин йөрик"/«Будь осторожен на дороге» 24.08.2022
Бүген бакчабызда "Юлларда имин йөрик" темасы астында ачык һавада чара узды. Әлеге чараның кунагы буларак юл иминлеген саклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы катнашты. Балалар төрле уеннар аша юлда дөрес йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналларына дөрес хәрәкәт итүне ныгыттылар.
-
Ә бездә бүген "Күбәләкләр" бәйрәме/«Праздник бабочек» 28.07.2022
Бүген бакчабызда “Күбәләкләр” бәйрәме узды. Бакчабыз ишегалды төрле төсле нәни күбәләкләр белән тулган иде. “Иң зур күбәләк”, “Иң кечкенә күбәләк” “Иң чуар күбәләк” конкурслары үткәрелде. Балалар күбәләкләр булып матур-матур чәчәкләргә кунып уйнадылар, җырладылар, биеделәр.Бәйрәм ахырында балалар ак кәгазь битенә төрле матур күбәләкләр ясадылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар көне буена җитәрлек күтәренке кәеф алдылар./Сегодня наш двор был наполнен разноцветными бабочками. Дети играли, пели, танцевали, радуясь бабочкам. В завершение праздника дети нарисовали на белом листе бумаги разноцветные бабочки. Праздник прошел очень весело. Ребята получили заряд бодрости на весь день.
-
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл/В здоровом теле - здоровый дух 20.07.2022
Бакчабызда Һәр иртә саф һавада иртәнге гимнастикадан башлана. Күңелле музыка астында узган иртәнге гимнастика балаларның сәламәтлекләрен ныгыту белән берлектә, кәефләрен дә күтәрә. Шуңа күрә аны һәр бала зур теләк белән башкара./Утренняя гимнастика на свежем воздухе является основополагающим средством оздоровления и воспитания детей в нашем детском саду. У детей, систематически занимающихся утренней гимнастикой, пропадает сонливое состояние, появляется чувство бодрости, наступает эмоциональный подъем, повышается работоспособность.
-
"Яңгыр боткасы" бәйрәме/ Праздник “Дождевая каша”. 13.07.2022
Бүген бакчабызда “Яңгыр бокасы” бәйрәме узды. Бу йола элек –электән яңгырсыз, эссе җәй көннәрендә уздырылган. Бүген дә балалар бу йоланы яңартып яңгырга, кояшка мөрәҗәгать итеп шигъри әсәрләр башкардылар,җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәм «Яңгыр боткасында» катнашучыларның бер-берсенә су сибешеп уйнаулары белән тәмамланды./Сегодня в нашем саду прошел праздник “Яңгыр боткасы”. Этот обряд издавна проводился в жаркие летние дни. Сегодня дети исполнили этот обряд, прочитав стихи ,посвященные дождю и солнцу, спели песни. Праздник закончился тем, что они играли, поливая друг друга водой.
-
"Сабын куыклары" бәйрәме/«Праздник мыльных пузырей» 07.07.2022
Бүген бакчабызда «Сабын куыклары» бәйрәме узды. Бәйрәм бик күңелле узды. Һәр бала сабын куыклары кабартып уйнады. "Кемнең куыгы иң зурысы", "Кемнең куыгы иң биеккә күтәрелде", "Кемнең куыгы иң еракка очты" уеннарын уйнадылар. Бәйрәм балаларның кәефләрен күтәрде.
-
Күмәчләр көне/День куличиков 06.07.2022
-
Тәҗрибә бакчасында 22.06.2022
-
Бер күрешү- үзе бер гомер 17.06.2022
Бүген “Шәрык” клубы җитәкчесе ,“Үксезләр”, “Кайда син” кинолары артисты, бакчабызда тәрбияләнеп чыккан, якташыбыз, авылдашыбыз Миләүшә Фирдәвис кызы белән күңелле очрашу узды.
-
Эх ямьле син, балачагым/ Веселое детство 15.06.2022
Бүген бакчабызда яшь талантлар барлау һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан бакчабызда "Эх, ямьле син, балачагым" исеме астында асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылды. Балалар чын рәссамнар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә - аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, нур сибүче кояш, барысында да җәй бизәкләре чагылдырган. Балаларның рәсемнәре берсеннән - берсе матур иде.
-
Эколята-табигатьнең яшь сакчылары / Эколята - молодые защитники природы 10.06.2022
Бүген бакчабызда балаларда туган җир язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү, экологик культура формалаштыру максатыннан, «"Эколята-табигатьнең яшь сакчылары»дип исемләнгән чара үткәрелде. Күңел ачу туган як табигатен саклау һәм коткару зарурлыгына юнәлтелгән иде. Чыршы, Шалун, Эколята бәйрәмнең төп геройлары булды. Алар балаларны хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының төрлелеге белән таныштырдылар, алар кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Эколяталар балаларга экологик табышмаклар әйттеләр. Балалар пластик шешәләрдән һәм бөкеләрдән болынны чистартырга булыштылар һәм чүп-чарны аерым җыю буенча белемнәрне кабатладылар. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.