МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 52 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Кояшкай" да кунакта/ Мы в гостях 15.11.2022
Бүген бакчабызда тәрбияләнүче балалар, театр өлкәсендәге тәҗрибәләрен уртаклашу максатыннан, Актанышның “Кояшкай” балалар бакчасында, "Ике кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әкиятне кояшкайлылар бик җылы кабул итеп, рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар. Очрашу бик җылы, кызык, мавыктыргыч узды./ Сегодня воспитанники нашего детского сада с целью обмена театральным опытом посетили Актанышский детский сад “Кояшкай”, где показали сказку "Ике кыз". Встреча прошла очень тепло, интересно, увлекательно.
-
Бездә бүген кунаклар 08.11.2022
Бүген бакчабызда Актаныш муниципаль районы драма һәм комедия театры режиссёры, Татарстан Республикасының атказанган артисты, авылдашыбыз, Нур Хөсәенов һәм аның тормыш иптәше, Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе театр бүлеге укытучысы, Альбина Хөсәеновалар белән бик җылы очрашу булды. Балалар кунакларыбызга шигырьләр сөйләделәр һәм үзләре әзерләгән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кунакларыбыз балаларның артистлык осталыкларын югары бәяләп, үзләренең киңәшләрен бирделәр, мастер- класслар уздырдылар
-
Сөмбелә бәйрәме 28.10.2022
Бүген бакчабызда “ Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. “Сөмбелә” – уңыш бәйрәме, муллык бәйрәме. Киләсе көнгә ышаныч бәйрәме. Әлеге бәйрәм балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турындагы белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә. Әлеге бәйрәмгә балалар бик теләп әзерләнделәр. Җырлар , шигырьләр өйрәнделәр. Бу бәйрәмнән әкият геройлары да читтә калмый, кунакка килеп, балалар белән төрле кызыклы уеннар уйныйлар . Безнең бакчада менә шундый кызыклы, мавыктыргыч бәйрәм узды.
-
Тәрбиячеләр бездә киңәшмәдә/Семинар 26.10.2022
Бүген бакчабызда “ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә театр сәнгате” исеме астында район тәрбиячеләре киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында тәрбиячеләр, балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар, белем бирү эшчәнлекләре,күңел ачу, мастер- класслар карадылар. Киңәшмә ахырында фикер алышып,үз фикерләрен әйттеләр.
-
"Көзге могҗиза" күргәзмә/Выставка «Осенние чудеса» 24.10.2022
Бу атнада безнең балалар бакчасында “Көзге могҗиза” исемле күргәзмә эшли. Һәрбер төркемгә йөрүче балалар балалар бакчасына, әти-әниләре белән берлектә, көзге уңыштан, яфраклардан төрле композицияләр, аппликаяцияләр һәм башка оригиналь эшләнмәләр ясап алып килделәр. Барлык эшләрдә бик матур һәи зәвык белән башкарылган иде./Выставка «Осенние чудеса» проводилась с участием детей и родителей. Детям было предложено изготовить совместно с родителями всевозможные поделки, изделия из природного материала и даров осени. Участники выставки удивили нас своей фантазией, оригинальностью и творческими способностями. Совместная продуктивная деятельность воспитанников и родителей положительно влияет на развитие семейных ценностей.
-
Мәктәптә төбәкара семинарда 20.10.2022
Бүген Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган телне укыту методикасында яңа алым һәм методлар “ исеме астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семирнары узды. Семинарда бакчабыздан Сарварова Г.Р һәм Закирова Ф.Ө да катнашты. Семинарда ачык дәресләр, мастер- класслар күрсәтелде, чыгышлар ясалды. Семинар бик эшлекле һәм уңышлы узды
-
Халыкара пешекчеләр көне/Международный день повара 20.10.2022
20 октябрь — Халыкара пешекчеләр көне.Бүген бакчабызда хезмәт куйган пешекчеләребезне котладык һәм аларның һөнәре белән якыннан таныштык./Во всём мире 20 октября отмечают Международный день повара. Повар - очень ответственная работа. Во-первых, надо приготовить вкусно. Сегодня прошёл тематический день «День повара». Дети вели беседы на тему: «Профессия – повар», «Полезная и здоровая пища». Играли в сюжетно-ролевую игру «Мы будущие повара». Рисовали блюда, которые сами умеют готовить. Воспитанники решили в этот праздничный день поздравить всех поваров и кухонных работников. В праздник принято дарить подарки, а лучший подарок – это подарок, сделанный своими руками. Ребята с большим интересом изготовили поздравительные открытки и выучили стихотворения
-
Винни - Пухның туган көне 14.10.2022
Бүген, 14 октябрь, Винни-Пухның туган көне! Бүген балалалар белән бакчабызда аның туган көнен уздырдык. Кәгазьдән торт ясап, шәмнәр өрдек, уеннар уйнадык.
-
Бездә театр 12.10.2022
Бүген бакчабызда Яр Чаллы шәһәреннән "Жемчужина" курчак театры артистлары "Глупый мышонок" әкиятен күрсәттеләр. Курчаклар белән дөрес итеп уйнау серләренә өйрәтү максатыннан Шакиров Марат Назир улы мастер- класс уздырды.
-
Бакчабыз ачылуга - 25 ел 07.10.2022
Бүген бакчабызда балалар бакчасының 25 еллыгын билгеләп үттек. Бәйрәм чарасына 25 ел эчендә балалар бакчасында эшләгән тәрбиячеләр, хезмәткәрләр чакырылган иде. Очрашу бик матур һәм эчтәлекле үтте