МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 46 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне/1 Июня — День защиты детей 02.06.2023
Календарьда кызыл белән билгеләнмәсә дә, бу көн аеруча истәлекле булып күңелгә кереп кала. Чөнки безнең балалар бакчасында әлеге бәйрәмне күңелле итеп үткәрүгә зур әһәмият бирелә. Газиз балаларыбыз бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт әти-әни кайгыртуын, сөюен, якыннар игътибарын тоеп яшәсен. Илдә һәрвакыт тынычлыклар булсын
-
Сабантуй 31.05.2023
Бүген балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - балаларга патриотик тәрбия биреп, сабыйларга үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көн-күреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнә һәм бик теләп уйный. Бъген бакчабызда күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Сабантуй булды. Сабантуй - халкыбызның иң күңелле, иң яраткан, иң тантаналы бәйрәме. Бу бәйрәмдә балалар көчлелектә, чыдамлылыкта, җитезлектә ярыштылар. Уеннар ярдәмендә балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр белән ирештерсәк, алар онытылмас, гасырлардан гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.
-
Экскурсия 26.05.2023
Бүген табигатькә эмоциональ-уңай мөнәсәбәт формалаштыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту максатыннан балалар тәрбиячеләр белән берлектә урманга экскурсияга бардылар. Иң беренче булып балалар урманда һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чөнки балаларның урманда очрарга мөмкин булган барлык куркынычларны аңлавы бик мөһим . Шулай ук табигатьне кыерсытырга, куакларны һәм ботакларны сындырырга, учаклар яндырырга ярамавы турында балаларга аңлатылды. Безнең урманнарда яшәүче хайваннар турында белемнәре баетылды. Балалар тәрбиячеләрне зур кызыксыну белән тыңладылар, күзәттеләр һәм үзләренең табигать, урман турында белемнәрен тулыландырдылар, балалар урман тормышы турында күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүмат ала алдылар. Саф һавада бик күп кызыклы уеннар уйнадылар
-
Хуш, бакчабыз!/До свидания, детский сад. 25.05.2023
Бүген бакчабызда иртәдән үк бәйрәм мохите хөкем сөрде. Бакча бик матур итеп бизәлгән, берсеннән-берсе матур, шат күңелле сабыйлар йөгерешәләр, ашыгалар. Тик әти-әниләрнең генә күңелләрен бераз моңсу катыш шатлык биләп алган. Вакыт дигәнең бигрәк тиз үтә икән бит. Әле кайчан гына бу якты дөньяга аваз салган сабыйлары, инде балалар бакчасының матур итеп бизәлгән залына басып үзләренең икенче йортлары – балалар бакчасы белән саубуллашу җырларын җырлыйлар. Күңелдәге хис-тойгыларны, рәхмәт, моңсулык, шатлык сүзләрен балалар искиткеч матур эчтәлекле шигырь һәм җырлар аша белдерде. Сабыйлар җырлаганда, биегәндә күңел тагын да йомшара, күзләргә шатлык яшьләре тула. Чыннан да вакыт бик тиз үтә, шушы кыска гына вакыт аралыгында балалар бакчасы, тәрбиячеләр балалар күңеленә аерым урын алып торырлык итеп кергән. Ә без, үз чиратыбызда, сабыйларга иң-иңнәре булуларын, белем дөньясында югалып калмыйча алга баруларын теләп саубуллашабыз!
-
Семинар-практикум 16.05.2023
Бүген “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Мәгариф оешмасында остазлыкның максатчан моделе: профессиональ диалог» темасы астында районара белем бирү семинар-практикумы узды. Әлеге семинарда безнең балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Закирова Фирүзә Өлфәт кызы, музыка җитәкчесе Мирзиева Айзәрә Фәнис кызы катнаштылар. / 16 мая 2023 года на базе ГАПОУ «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» состоялся межрайонный образовательный семинар-практикум «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог». В работе семинара приняли участие старший воспитатель Закирова Фирюза Ульфатовна, музыкальный руководитель Мирзиева Айзара Фанисовна.
-
"Мырауҗан маҗаралары" 15.05.2023
"Әкияттә кунакта" проектыбыз кысаларында бүген бакчабызда Актаныш балалар сәнгать мәктәбе теарт бүлеге укытучысы Хөсәенова Альбина Идрис кызы җитәкчелегендәге "Тылсым" балалар театры коллективы кунакта булды. Сәнгать мәктәбе балалары Олеся Емельянованың (русчадан Альбина Хөсәенова тәрҗемәсе) "Мырауҗан маҗаралары" исемле эчтәлекле һәм мавыктыргыч тамаша тәкъдим иттеләр. Һәр бала үз ролен югары осталыкта, кызыклы итеп башкарып кына калмыйча, нәни тамашасы күңелен яулый алдылар: нәниләребез соңыннан кайсы герой алар күңеленә ныграк ошаганын, кайсысы бик оста башкаручы булганы турында да үз фикерләрен әйтә белделәр. Шул ук вакытта үзләре өчен дә күп тәҗрибә туплап калдылар, сәнгать мәктәбе балаларыннан рольгә керү осталыклары буенча да мастер- класс алдылар. Альбина Идрис кызы һәм сәнгать мәктәбе балаларына иҗади уңышлар, сәламәтлек теләп, киләчәктә дә проектыбыз кысаларында эшчәнлегебезне дәвам итәрбез дигән теләктә калабыз.
-
Ата- аналар җыелышы/ Родительское собрание 11.05.2023
Бүген бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта 2022-23 уку елына куелган бурычларның, планнарның үтәлеше, уку елында ирешкән уңышлары белән бакча мөдире Сарварова Г.Р. таныштырды. Тәрбияче Мирзасалихова Л.В.. “Гаиләдә әти тәрбиясе” дигән темага чыгыш ясап, әти тәрбиясенең асылына төшендерде. Җыелышка килгән кунакларыбыз Актаныш һәм Минзәлә район ара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Рәшитов Ильгиз Айрат улы һәм Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова ата-аналарга эчтәлекле, үтемле,бик тә мөһим чыгышлар ясап , әңгәмәләр үткәрделәр, ата- аналарны кызыксындырганган сорауларына тулы җаваплар һәм үзләренең киңәшләрен бирделәр./11 мая в Новоалимовском детском саду состоялось общее родительское собрание. На собрании с достигнутыми успехами в 2022-23 учебном году ознакомила заведующая детским садом Сарварова Г. Р. Воспитатель Мирзасалихова Л. В. выступая на тему “Отцовское воспитание в семье", разъяснила суть отцовского воспитания. Гости собрания-старший инспектор Актанышского и Мензелинского межрайонных отделов пожарного надзора Рашитов Ильгиз Айратович и начальник отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району Лейсан Радифовна Мухаметова - выступили перед родителями , провели беседы, ответили на интересующие родителей вопросы и дали свои советы.
-
Белем бирү эшчәнлеге вакытында сәламәтлек саклау технологияләре. Педагогик идеяләр аукционы/Аукцион педагогических идей. Здоровьесберегающие технологии в детском саду 10.05.2023
10 нчы май көнне мәгариф идарәсе мәктәпкәчә тәрбия бүлегенең «Сәламәт педагог – сәламәт бала» проекты кысаларында бакчабызда “Белем бирү эшчәнлеге вакытында сәламәтлек саклау технологияләре. Педагогик идеяләр аукционы” темасына районкүләм семинар-практикум узды. Әлеге чарада район балалар бакчаларыннан өлкән шәфкать туташлары катнашты. /10 мая в рамках проекта отдела дошкольного воспитания управления образования «Здоровый педагог – здоровый ребенок» в Новоалимовском детском саду прошел районный семинар-практикум на тему “Аукцион педагогических идей. Здоровьесберегающие технологии в детском саду”. В мероприятии приняли участие старшие медицинские сестры детских садов района.
-
Җиңү тәрәзәләре/Окна Победы 05.05.2023
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршы алган бу көннәрдә "Җиңү тәрәзәләре - 2023" патриотик акциясе башланды. Әлеге акция кысаларында Бөек Җиңү символлары белән бакчабызда тәрбияләнүче балалар , үз төркемнәре тәрәзәләрен бизәп, әлеге акциягә кушылды. /С 1 по 9 мая 2023 года проводится Всероссийская патриотическая акция «Окна Победы».Ее целью является создание атмосферы одного из самых важных праздников в России, передача молодому поколению традиций, выражение благодарности героям Великой Отечественной войны, почитание памяти об ушедших ветеранах. В рамках акции воспитанники Новоалимовского детского сада с символами Великой Победы украсили окна своих групп и присоединились к акции.
-
Тыл ветераны Мансуров Касыйм Мансур улы белән очрашу 04.05.2023