МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 46 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Тыл ветераны Гыйлфанова Вәсилә апада кунакта 03.05.2023
Һәркайсыбыз өчен 9 Май - иң мөһим, барыбыз өчен дә уртак бәйрәм, һәр россияле өчен әһәмиятле дата.Һәркем бүгенге бәхетле, тыныч тормышыбыз өчен тылда хезмәт куючы тырыш, сабыр, олы йөрәкле абый-апаларыбыз- тыл ветераннарына бурычлы. Җиңү көннәре алдыннан бакчабызда тәрбияләнүче балалар тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладылар, шигырьләр сөйләп бүләкләр тапшырып, истәлекләрне барлап, хәтерләрне яңартып кайттылар. Ветераннарыбыз шатланып, игътибарга күңелләре булып, чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп озатып калдылар. /С целью патриотического воспитания детей дошкольного возраста, нравственно - патриотических чувств, в преддверии Дня Победы воспитанники Новоалимовского детского сада вместе с воспитателями побывали в гостя у тружеников тыла, поздравив ветеранов с приближающимся Днем Победы, подарив им на память поздравительные открытки. Пожилые люди рассказали о своем жизненном пути, начиная с детских лет, на которые выпало страшное время — годы Великой Отечественной войны.
-
"Язгы бөреләр" бәйгесе/Конкурс "Язгы бөреләр" 03.05.2023
Бүген "Язгы бөреләр" балалар курчак театры коллективлары район бәйгесенә йомгак ясалды.Бакчабызга 3 урын
/Сегодня состоялось подведение итогов районного конкурса коллективов детского театра кукол "Язгы бөреләр".
-
"Карга боткасы" 28.04.2023
Милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру буенча бакчабызда эш һәрчак алып барыла. Бүген бакчада "Карга боткасы" бәйрәме узды. Һава торышы да нәкъ бәйрәмчә – кояшлы һәм җылы булды. Кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм балалар тарафыннан бик яратылып кабул ителә. Бүген балалар саф һавада рәхәтләнеп татар халкының милли уеннарын уйнады, биеп-җырладылар. Уеннардан һәм күңел ачулардан соң балалар да тәмле «карга» боткасы һәм коймак белән сыйландылар./В Новоалимовском детском саду проводятся мероприятия по изучению национальных традиций. Сегодня в саду прошел праздник "Карга боткасы".Погода была праздничная – солнечная и теплая. Этот праздник, который проводится в честь приезда ворон, очень любим детьми. Сегодня на свежем воздухе дети с удовольствием играли в национальные татарские игры, танцевали и пели. После игр и веселья детей угостили вкусной «Вороновой» кашей и блинами.
-
“Әти, әни һәм мин- юл йөрү кагыйдәләрен беләбез”/ “Папа, мама и я - знаем правила дорожного движения” 27.04.2023
Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү - бүгенге көн таләбе. Балалар белән эшчәнлек мәктәпкәчә яшьтә үк, бакчаларда ук башланырга тиеш. Шул максаттан, бакчабызда даими эш алып барыла, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен танырга өйрәтәбез, төрле чаралар уздырабыз. 27 нче апрель көнне балалар һәм ата- аналар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан “Әти, әни һәм мин- юл йөрү кагыйдәләрен беләбез” уен- ярыш узды. Чара барышында балалар һәм әти- әниләр төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таптылар, юл кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, юл билгеләрен тәртипкә салдылар. Кайберәүләр үзләрен автомобиль йөртүче буларак та сынап карадылар. Гадәттәгечә чара балаларның җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Әлеге чара балалар өчен генә түгел, әти- әниләр, тәрбиячеләр өчен дә файдалы булды. /Знание правил дорожного движения- требование сегодняшнего дня. Деятельность с детьми должна начинаться уже в дошкольном возрасте. В Новоалимовском детском саду 27 апреля прошло мероприятие “Папа, мама и я - знаем правила дорожного движения”, направленное на профилактику дорожно-транспортного травматизма среди детей и родителей. В ходе мероприятия дети и их родители находили выход из различных ситуаций, запоминали правила дорожного движения, приводили в порядок дорожные знаки .Мероприятие было полезно не только детям, но и родителям, воспитателям.
-
Габдулла Тукайның тууына 137 ел 26.04.2023
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 нчы апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар, әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль иртә узды. Бәйрәм барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.
-
"День Эколят"/ "Эколяталар көне" 25.04.2023
25 апрельдә ел саен Бөтенроссия "Эколяталар көне"үткәрелә. Экология көне кысаларында бакчабызда төрле чаралар узды: “ Эколяталар эшчәнлеге” , “Безнең Эколята дусларыбыз» , шулай ук "Эколяталар -яшь табигатьне саклаучылар" темасына күргәзмә оештырылды. Мондый чаралар балаларда бай эчке дөнья, табигатькә, хайваннарга һәм үсемлекләр дөньясына сак караш формалаштыра, балада табигатьне ярату культурасын тәрбияли./25 апреля проходит ежегодный Всероссийский "День Эколят".В рамках экологического дня в Новоалимовском детском саду прошел ряд мероприятий: «Уроки эколят», интеллектуальная игра «Наши друзья-Эколята, а также организована выставка на тему: «Эколята - юные защитники природы». Такие мероприятия формируют у воспитанников богатый внутренний мир и систему ценностного отношения к природе, её животному и растительному миру, воспитывают у ребёнка культуру природолюбия.
-
Остазыбызны котладык 19.04.2023
Бүген, педагог һәм остаз елы уңаеннан, бакчабызда 30 елдан артык бакча мөдире булып эшләгән Гыйльфанова Рәмилә Әсгать кызын гомер бәйрәме-туган көне белән котлап кайттык .1979 - 2009 еллар аралыгында Яңа Әлем авылында балалар бакчасын җитәкли ул. Бер төркем белән башланган ясле-бакча соңрак 75 бала сыйдырышлы зур ике катлы бакча ачылуга кадәр килеп җитеп, бүгенге көндә дә әлеге бинада балалар тәрбияләнә. Рәмилә Әсгатовна белән бик озак тарих битләрен актарып утырдык. Хәзерге чор балалары да, ата-аналары да күпкә үзгә инде ул чорлар белән чагыштырганда. Безнең эшчәнлегебез белән дә хәзер даими кызыксынып тора ул. Безгә әле һаман да остаз, кирәк вакытта кирәкле киңәшләрен бирүче дә әле Рәмилә Әсгатовна.
-
"Төсле уеннар" / "Радужные игры" 17.04.2023
Язгы психология атналыгы кысаларында бүген бакчабызда "Кәефебез салават күпере төсле" исеме астында чаралар узды. Балалар төрле уеннар уйнап кәефләрен күтәрделәр, ял иттеләр
-
12 апрель-Космонавтика көне/12 апреля- День космонавтики 12.04.2023
12 апрель – Космонавтика көнен бакчабызда тәбияләнүче балалар күтәренке рухта билгеләп үттеләр. Балалар космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясадылар. Атна дәвамында һәр төркемдә космоска багышланган әнгәмәләр үткәрелде, рәсемнәр ясалды, аппликацияләр эшләнде. Бәйрәм көнендә исә Белка һәм Стрелка кунакка килеп балаларга уен формасында беренче тапкыр космоска очучы булулары хакында сөйләделәр, уеннар уйнаттылар, Юрий Гагарин турында видеолар күрсәттеләр. Көн дәвамында тәрбиячеләр балаларга йолдызлар турында, планеталар һәм кояш системасы хакында сөйләделәр./ 12 апреля-День космонавтики отметили воспитанники Новоалимовского детского сада. Дети познакомились с информацией о космосе, космонавтах, звездах, планетах. В течение недели в каждой группе проводились беседы, посвященные космосу. А в праздничный день Белка и Стрелка пришли в гости и в игровой форме рассказали ребятам о своем первом полете в космос, поиграли в игры, показали видеоролики о Юрии Гагарине. В течение дня воспитатели рассказывали детям о звездах, планетах и Солнечной системе.
-
Кошлар көне 05.04.2023
Кечкенәдән балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату кебек хисләр тәрбияләү максатыннан бакчабызда "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән чара узды.