МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
E-Mail: | Novoalimovskiy.Ds@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 46 воспитанников |
У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Махсус хәрби операциядан ялга кайткан солдатлар белән очрашу 29.08.2023
Безнең балалар бакчасында патриотик тәрбия юнәлеше ел дәвамында алып барыла. Шул максаттан бакчабызда кунакта авылыбыздан махсус хәрби операциядә булып, чираттагы ялларына кайткан егетләребез Әхмәтгалиев Инсаф Әгъзәп улы белән Гыйльфанов Рафик Дилфас улы булдылар.
-
Тәҗрибә бакчасында 26.08.2023
Балаларга иң гади хезмәт алымнарына өйрәтү, белгәннәрне ныгыту, хезмәткә уңай караш тәрбияләү максатыннан , тәҗрибә бакчасына үзебез утырткан, җәй буе су сибеп тәрбияләп үстергән яшелчәләрне җыеп алдык
-
Экскурсия/Сәяхәт 10.08.2023
Саф һава, кояш, су! Җәй көне табигатьтә, елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыклар янында хәвефсезлекләр гел очрап тора. Шуңа күрә, су коенганда, табигатьтә ял иткәндә үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору, искә төшерү беркемгә дә комачауламый. Шушы максаттан бүген балалар белән сулык янындагы аланга экскурсияга бардык. Балалар экскурсиядән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, бик үңелле итеп уйнап,биеп, ял итеп, күтәренке кәеф кайттылар /Свежий воздух, солнце, вода! Что может быть приятнее отдыха летом на природе, у реки?! Но, к сожалению, каждый год у водоемов постоянно возникают опасности. Поэтому никому не мешает знать и помнить о тех правилах безопасности, которые необходимо соблюдать при купании, отдыхе на природе. С этой целью сегодня воспитанники Новоалимовского детского сада совершили экскурсию к водоему .
-
"Модный көн"/ Модный приговор 03.08.2023
-
Тәкый Зәкиевның тууына 100 ел 02.08.2023
Бүген бакчабыз нәниләре балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, авылның чын патриоты булган Зәкиев Тәкый абыйның музеенда экскурсиядә булдылар. Үзе исән булса, ТРның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Тәкый абый Зәкиевның тууына быел 100 ел тулган булыр иде. Әлеге музейдагы һәр экспонат, һәр язма авылның бәяләп бетергесез гүзәл тарихын чагылдыра./ Сегодня воспитанники Новоалимовского детского сада в целях патриотического воспитания совершили экскурсию в музей Закиева Такыя. Если бы он был жив, то заслуженному учителю РТ, отличнику просвещения РСФСР, ветерану Великой Отечественной войны такию Закиеву в этом году исполнилось бы 100 лет. Каждый экспонат, каждая запись в этом музее отражают неоценимую историю села
-
"Күңелле старт" /"Веселые старты" 27.07.2023
Балаларда спортка карата кызыксынучанлык, туган якка патриотик хисләр тәрбияләү, аларның сәламәтлекләрен ныгыту, спортның әһәмиятлелеген төшендерү максатыннан бакчабызда “Сәламәт бул!” атналыгы кысаларында ”Күңелле старт" дип аталган бик күңелле чара узды./В целях воспитания у детей интереса к спорту, патриотических чувств к родному краю, укрепления их здоровья, осознания значимости спорта в нашем детском саду прошло веселое мероприятие под названием ”Веселые старты".
-
Журналлар көне 24.07.2023
-
Бездә бүген "Шарлар көне" 19.07.2023
-
Питрау көне/ Питрау 12.07.2023
Бүген бакчабызда Питрау көнен билгеләп уздык. 12 июль – Питрау көне. Җәйнең нәкъ кыл уртасы. Питрау үтте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Питрауда җыеп киптерелгән үләннәр барлык авырулардан файдалы, бу көнне әзерләнгән мунча себеркесе аерата шифалы, диләр. Шул уңайдан балалар карлыган яфраклары җыеп киптерергә куйдылар, саф һавада файдалы үләннәр темасы астында рәсем ясап, күргәзмә оештырдылар./ Сегодня в Новоалимовском детском саду отметили День Питрау. В этот день начинается эпоха перемен в животном и растительном мире. Травы, собранные в Питрау, полезны от всех болезней. поэтому дети собирали смородиновые листья и ставили сушиться. Организовали выставку рисунков на тему полезных трав на свежем воздухе.
-
Гаилә көне/День семьи 08.07.2023
Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аның җылылыгы да көчле була.Бүген бакчабызда Гаилә көне уңаеннан зур бәйрәм узды. /8 июля в России отмечается ни на что не похожий, очень душевный и глубокий по замыслу праздник - День семьи, любви и верности. В нашем детском саду прошли мероприятия, посвященные этому дню. С детьми были проведены беседы: «Ромашка - символ семьи, любви верности», «Семья в жизни человека» и др.