Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Урманай лагеренда 31.10.2018
31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр мәктәптә "Урманай" ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли. Укучыларыбыз бу лагерьга бик яратып йөриләр. Олимпиадага, БДИ на әзерләнәләр. Ашханәдә тәмле ризыклар белән тукланалар.
-
Ата-аналар җыелышында. 26.10.2018
26 октябрь көнне мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта Минзәлә Җәзаларны үтәтү инспекторы Айнур Хафизов, Яр Чаллы эпидемиология үзәгенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Хафизова Луиза Махиян кызы, авылыбыз фельдшеры Фатыйхова Люция Мирсәет кызы, ата-аналар, укытучылар катнашты. Җыелыш эшлекле, тәрбияви төстә үтте.
-
Көз кызы бәйгесендә 18.10.2018
18 октябрь көнне районда "Көз кызы" бәйгесе үтте. Мәктәбебезнең 7 класс укучысы Хузина Азилә катнашты бу бәйгедә. уңышлы чыгыш ясап "Нәфислек, Милли рух" ногминациясендә җиңүче булды.
-
Көзге бал бәйрәмнәре 17.10.2018
17 октябрь көнне мәктәбебездә 5-11 классларның Көзге бал бәйрәме үтте. Укучылар тулы әзерлек белән катнаштылар. Көз патшасы таҗын Шайгарданов Булат киде. Шулай ук иң күп миләш җыючы, алдынгы укучыларны тәбрикләү дә булды. Ахырда бәйрәмне укучылар классларында чәй табынында дәвам иттеләр.
-
Пучы Картлар йортында 10.10.2018
10 октябрь көнне укучыларыбыз Заһитова И.И., Җиһангирова Н.М. җитәкчелегендә Пучы авылында урнашкан Картлар йортына концерт белән бардылар. Өлкәннәребезнең күңелен күтәреп, яшәргә көч өстәп , хәлләрен белеп кайттылар.
-
Авылдашыбызны хөрмәтләп 07.10.2018
7 октябрь көнне авылыбыз мәдәният йортында Данил Салиховның 60 яшьлек иҗат бәйрәме үтте. Татарстан Язучылар берлеге рәисен котларга барлык авылдашлар, укучылар, укытучылар, райондашлар, хезмәттәшләре, туганнары килгән иде. Кичә бик җылы мөгамәләдә узды. Укучыларга олы тәрбия чарасы да булды.
-
Укытучылар көне уңаеннан баннер бәйгесе 05.10.2018
5 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучыларыбызны хөрмәтләү тантанасы булды. Тантана алдыннан фое залында мәктәпләрнең Укытучылар көне уңаеннан әзерләнгән баннер бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Мәктәбебез 3 урынга ия булды.
-
Өлкәннәр- безнең кадерлеләребез 03.10.2018
Өлкәннәр көне уңаеннан һәр класс билгеләнгән өлкән кешебезгә барып, хәлен белеп, булышып, котлап кайтты.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан акция 02.10.2018
Өлкәннәр көне уңаеннан укучылар "Өлкәннәребезне котлыйбыз!" акциясендә катнашып, өлкәннәрне үз куллары белән эшләнгән открыткалар белән котладылар.
-
1 сентябрь -Белем бәйрәме! 01.10.2018
1 нче сентябрь - белем бәйрәме, беренче кыңгырау бәйрәме. Бүген мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган яңа уку елы башланды. Кадерле укучылар, зур ихтирамга лаек булган укытучылар, әти-әниләр! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, эшегездә, укуыгызда, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, уңышлар гына алып килсен.