Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Соңгы кыңгырау тантанасында 24.05.2018
24 май көнне Соңгы кыңгырау танатанасы Киров урта мәктәбендә дә булып үтте. Мәктәбебебздән 5 укучы быелгы уку елын төгәллиләр. Класс җитәкчесе Рәшитова И.С. тантанада укучыларына булган җылы хисләрен белдерде.
-
Язучы белән очрашуда 23.05.2018
23 май көнне авыл мәдәният йортында язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу булды. Мәктәбебебздән дә 7,8,10 класс укучылары һәм укытучылар катнашты. Очрашуны китапханә мөдире Сибгатуллина Энҗе Фасил кызы алып барды. Районнан китапханә мөдирләре җитәкчесе Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы бар иде. Очрашу бик җылы төстә үтте.
-
Сәнгать мәктәбеннең отчет концертында 18.05.2018
18 май көнне район мәдәният сараенда сәнгать мәктәбе укучыларының йомгаклау концерты булды. Безнең мәктәптән дә 40 укучы бу концертта катнашты, уңышлы чыгыш ясады.
-
Профдебюд конкурсында 17.05.2018
17 май көнне техникумда укучыларның "Профдебюд" исемле конкурсында 9 класс укучысы Амирова Эльвина уңышлы чыгыш ясады. Укытучысы Магданурова Г.Х. белән "Татар ашлары" һәм "Поварское дело" компетенциясендә катнашып сертификатка ия булдылар.
-
Гамил Афзал исемендәге бәйгедә. 15.05.2018
15 май көнне Гимназия бинасында Гамил Афзал исемендәге регионара яшь иҗатчылар бәйгесенең йомгаклау туры үтте. Мәктәбебез укучысы Рәшитов Ильяс та бу бәйгедә катнашып, диплом белән бүләкләнде. Бәйгегә әзерләгән укытучысы Рәшитова Илүсә Сәлимҗан кызын һәм Ильясны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Агач утыртуда 10.05.2018
10 май көнне мәктәп укучылары урманчылыкта эшләделәр: агачлары киселгән полосаларга чыршы агачы утырттылар. Бу көн файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Тукай көне 26.04.2018
26 апрель көнне мәктәптә "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә авылыбыз китапханәчесе Сибгатуллина Э.Ф., 1-11 класс укучылары, укытучылар катнашты. Г.Тукайның шигырьләре, аның шигырләренә язылган җырлар тыңланды, әсәрләренә сәхнәдә уйналды. 8-9 класс укучылары сорау-җавап уенында катнаштылар. Кичә бик тәрбияви булды.
-
Балаларны саклау көнендә 26.04.2018
26 апрель көнне мәктәптә балаларны саклау көне үткәрелде. Дүрт дәрес тән соң Балаларны саклау көне уңаеннан класс сәгатьләре оештырылды. Эвакуация үткәрелде. Яңадан класслар маршрут кәгазе буенча хәрәкәт иттеләр. Викторина сорауларына җавап бирү, беренче ярдәм күрсәтү, мамык-марля бәйләвече ясау, противогаз кию, күңелле стартлар уеннары үткәрелде. укучылар үзләренә күп мәгълүмат тупладылар. Үзләрен саклау чараларын өйрәнделәр.
-
химия-биология атналыгында 19.04.2018
16-21 апрель көннәре мәктәптә химия-биология атналыгы дип игълан ителде. 16 апрель көнне атналыклы ачу булса, 18 апрель көнне 5-8 класслар арасында "Иң зирәк" интеллектуаль уены оештырылды.
-
Татармультфильмнар бездә кунакта 17.04.2018
17 апрель көнне районда БИҮ бинасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татармультфильм студиясе укучыларга ачык чара үткәрде. Очрашу укучыларга бик ошады. Алар Татарстаныбызның бик матур истәлекле урыннарын рәсемгә төшерделәр. Мультфильм әзерләү буенча презентация карадылар.