Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
химия-биология атналыгында 19.04.2018
16-21 апрель көннәре мәктәптә химия-биология атналыгы дип игълан ителде. 16 апрель көнне атналыклы ачу булса, 18 апрель көнне 5-8 класслар арасында "Иң зирәк" интеллектуаль уены оештырылды.
-
Татармультфильмнар бездә кунакта 17.04.2018
17 апрель көнне районда БИҮ бинасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татармультфильм студиясе укучыларга ачык чара үткәрде. Очрашу укучыларга бик ошады. Алар Татарстаныбызның бик матур истәлекле урыннарын рәсемгә төшерделәр. Мультфильм әзерләү буенча презентация карадылар.
-
Гомуми ата-аналар җыелышында 13.04.2018
13 апрель көнне мәктәптә гомуми уку елын йомгаклау ата-аналар җыелышы булды. Җыелышка районнан Үзәк хастаханәнең өлкән табибы, нарколог, участок табибы Зәкиев Иршат Ханафиевич, район бәлигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Салахова Нурия Заршатовна, участок инспекторы Хакимуллин Рамил Равил улы, җирлек башлыгы Гафуров Әнвәр Әбесогет улы чакырылганнар иде. Очрашу ата-аналар, укытучылар өчен бик кирәкле һәм файдалы булды. Уку елының уку һәм тәрбия эшләренә дә анализ ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә! " 12.04.2018
12 апрель көнне авылыбыз мәдәният сараенда Балалар иҗат үзәге оештырган "Театр яктылыкка, нурга илтә!" дип исемләнгән театр бәйгесе булды. Мәктәбебез укучылары Гаянова Йолдыз Заһидулла кызы белән А.Алишның "Сертотмас үрдәк" дип исемләнгән әкиятен сәхнәләштерделәр һәм уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Инглиз теленнән театр 11.04.2018
11 апрель көнне Актаныш №2 мәктәбендә районның инглиз теле укытучылары тарафыннан әзерләнгән инглиз телендә театр конкурсы булып узды. Безнең мәктәптән дә бу бәйгедә Авзалова Гөлшат Илшат кызы җитәкчелегендә укучылар катнашты. "Өч аю" әкиятен сәхнәләштереп районда 2 урынга ия булдылар.
-
Космонавтика көненә класс сәгате 10.04.2018
10 апрель көнне класс сәгатьләре Космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю.Гагаринның тормыш һәм хезмәт юлын искә төшерделәр, аның турында фильм карадылар.
-
Кошларга оя әзер! 09.04.2018
Каникулдан соң укучыларыбыз мәктәпкә сыерчык оясы ясап алып килделәр. 9 апрель көнне алардан күргәзмә оештырылды. Җиңүче класс, дөрес итеп ясаучы укучы билгеләнде.
-
Ачык ишекләр көне 09.04.2018
9-11 апрель көннәрендә мәктәбебебездә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Ата-аналар дәресләр тыңладылар, үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
профориентация эше 07.04.2018
7 апрель көнне мәктәбебезгә Казан кооператив институтыннан вәкилләр килеп чыгарылыш укучылары белән очрашу уздырдылар. Укучылар үзләренең кызыксындырган сорауларына җавап таптылар.
-
Балалар хәрәкәте конкурсында 05.04.2018
"Детство без границ" республика бәйгесенең район этабында 4 класс укучысы Сабирова Адилә кул эше белән катнашып 1 урынга ия булды. Җитәкчесе Шәйхелмәрдәнова Н.А. Котлыйбйз!