Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Игелек 07.12.2022

Гимназиябез укучылары, әти-әниләре үзләренең игелекле, мәрхәмәтле булулары, һәрвакыт ярдәмгә әзер булулары белән безне гел сокландыралар! Көчле рухлы, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләүгә дә бердәм кушылды алар. Рәхмәт сезгә, игелек игелеккә илтә!
-
"Каенкай" балалар бакчасында кунакта 06.12.2022

1А класс укучылары "Каенкай" балалар бакчасында кунакта булып кайттылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан күрсәтелгән «Куян кызы» әкиятен зур соклану белән карагач, тәрбияче апалар үткәргән мастер-класста катнаштылар. Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә төрле уенчыклар да ясадылар алар.
-
"Әкиятләр иленә сәяхәт" 06.12.2022

Гимназиябез интернатында "Әкиятләр иленә сәяхәт" дигән уен узды. Балалар, өч командага бүленеп, әкиятнең өзеген тыңлап, әсәрнең исемен әйтергә тиеш иде. "Өч баһадир" командасы үзләренең тапкырлыгын күрсәтеп, җинүче булды. Тәрбияче Исламова Зөлфия Зәет кызы.
-
Лаеклы җиңү 06.12.2022

Гимназиябезнең математика укытучысы Фәрдиева Регина Равил кызы "Белем бирү оешмасында ФГОСны гамәли гамәлгә ашыру: дәрес һәм турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге» номинациясендә, табигый-математик цикл өлешендә аның хезмәте лаеклы бәя алды. Регина Равил кызы, котлыйбыз!!!
-
Солдатка хат 06.12.2022

5А сыйныфы укучысы Адилә Харисовадан солдатка хат - меңнәрчә чакрым үтеп барачак Туган як сәламе, Өмет һәм Ышаныч.
-
Яңа елга теләкләр 06.12.2022

Яңа елга теләкләр - 5 сыйныф укучысы Азалия Хафизова.
-
Игътибар! Акция. 06.12.2022

Инвалидлар декадасында, гимназиябезнең "Ялкын" иҗтимагый балалар оешмасы шефлыкка алган өч балага, ел да, Кыш Бабай күчтәнәче бүләк итә! Быел да әлеге акциягә укучылар актив кушылды. Кулдан эшләнгән открыткалар, бүләкләр, уенчыклар, тәм-томнар, мандариннар, кечкенә соклар 219 бүлмәдә туплана.
Игътибар!!! Бүләкләр 7 декабрьга кадәр генә кабул ителә!
-
Игътибар - яңа бәйге!!! 06.12.2022

Гимназиябездә Яңа елга багышланган кул эшләре (Совет чоры уенчыклары), стенгазеталар һәм рәсемнәр конкурсы игълан ителә! Кул эшләре размеры: 50 сантиметрдан 1 метрга кадәр,
стенгазеталар форматы: А3 (А2, А1 да ярый). -
Волонтерлар көне белән! 05.12.2022

"Ялкын" иҗтимагый балалар оешмасы волонтерлар отряды кызлары. Волонтерлар көне белән!
-
"Бөртекләп җыелган гомер" 05.12.2022

Инвалидлар декадасын дәвам итеп, 6а, 6б сыйныфларында Дания Нәгыймнең "Бөртекләп җыелган гомер" китабы буенча буктрейлер күрсәтелде. Бу повесть укучыларыбызны тормыш авырлыкларына түзәргә һәм каушап калмаска өнди.















