Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Безнең традиция: фән олимпиадаларына әзерлек 02.11.2022
Каникул вакытында гимназиябездә фән олимпиадаларында катнашучы укучылар аерым фәннәр буенча белемнәрен тирәнәйтә.
-
"Лачын" боз-спорт сараенда 02.11.2022
3А сыйныфы укучылары каникул вакытларын файдалы да, күңелле дә үткәрә! Укучылар класс җитәкчесе Лилия Васик кызы Галләмова белән берлектә "Лачын" боз-спорт сараена тимераякта шуарга бардылар.
-
Педагогик киңәшмә 01.11.2022
Гимназиябездә I чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашты. Гимназиянең республикада һәм районда әйдәп баручы уку йорты булуында укытучылар, тәрбиячеләр коллективының лаеклы эшчәнлегенә рәхмәт белдерде Ленар Рафак улы.
Үзенең фикерләре белән дә уртаклашты. Бүгенге вәзгыятькә нигезләнгән киңәшләрен дә бирде. Гимназиянең, коллективның, укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә сизгер һәм уяу булырга чакырды. Укучылар белән алып барылган патриотик эшне дә уңай бәяләде. Туган илне, туган якны, әти-әни ярату, гаилә иминлеге һәм Ватанны саклау бүген гади генә төшенчәләр түгел. Халыкның, райондашларның бердәмлеге, ышанычы, үзара ярдәме бүгенге барган вакыйгаларда да ачык чагылыш таба.Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митҗан кызы Шакирова гимназиябездә алып барылган укыту-тәрбия, I чирек нәтиҗәләренә, укытучыларның куелган хезмәтенә тирән анализ ясады. Коллективка, укытучылар, тәрбиячеләр эшчәнлегенә, укыту программасына кертелгән яңалыкларны гамәлгә кертүдә урынбасарлар һәм директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәеваның үрнәк башлангычына югары бәя бирде. Республика, район чараларының гимназиябездә киләчәктә дә югары әзерлек белән үтәчәгенә ышаныч белдерде.
-
Әзерлек 01.11.2022
Фән олимпиадалары - укучыларның гомуми белем фәннәре буенча үзенчәлекле ярышы. Аларның төп бурычы - укучыларның мәктәп фәннәрен өйрәнү белән кызыксынуын арттыру һәм сәләтле укучыларны ачыклау. Бу уку елында фән олимпиадаларының мәктәп этабында төрле фәннәр буенча 900дән артык укучы катнашты.
Каникул көннәре булуына карамастан, бүген дә гимназиябез укучылары бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына әзерләнә.
-
Эвакуация 01.11.2022
Гимназиябездә, химик зарарлану булган очракта өйрәнүләр узды. Әлеге чара гадәттән тыш хәлләрне һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча укытучыларның, укучыларның практик эшчәнлеген үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан үткәрелде.
Өйрәнүләр вакытында "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Андый чакта тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.
"ҺАВА ТРЕВОГАСЫ!" - сиренаның озын улавы белән дошман һөҗүм иткән очракта бирелә. Бер үк вакытта 2-3 минут дәвамында диктор радиодан: "Игътибар! Һава тревогасы! Һава тревогасы!" - дип хәбәр итә. -
Сынау имтиханы 29.10.2022
Районыбызның 11 сыйныф укучылары математика буенча сынау имтиханы – ЕГЭ тапшыра.
-
"Җәяүле" акциясе 29.10.2022
Яшь ЯХИчеләр отряды педагог-оештыручылар Миләүшә Аграпова, Алсу Хафизова һәм Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән берлектә, "Җәяүле" акциясенә кушылдылар. Каникулларда юлларда сак булуны искәртеп, брошюралар, истәлекле сувенирлар тараттылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 28.10.2022
Бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының 3 этап зона турында, егетләр арасында ялгыз разрядта, 7Б сыйныф укучысы Каюм Корбанов II урын яулады.
Котлыйбыз сине, Каюм! -
"Мин - гимназист" 28.10.2022
Бүген гимназиябездә "Мин - гимназист", 1, 5 нче сыйныф укучыларын кабул итү чарасы үтте. Бәйрәмебездә Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова, район башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова катнашты.
-
"Qazan Quiz" 28.10.2022
26 октябрь көнне гимназиябез укучылары Гыйлаев Айнур, Вәлиева Мәдинә, Харисов Рүзәл (укытучы Саматова Адилә) "Qazan Quiz" республика интеллектуаль уенында катнаштылар.
Чара иртән ТР Милли китапханәсендә башланды. Катнашучылар өчен экскурсия уздырылды, китапханәнең мөмкинлекләре аңлатылды. Аннары конференц-залда "Акыл фабрикасы" лекорие узды.
Укучыларны ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов сәламләде. Ивент-менеджер, ясалма интеллект буенча проектлар җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов, "Zamanalif Wear" заманча кием проекты җитәкчесе Алия Минһаҗева, каллиграф Айзат Минһаҗев, "Ачык университет" сайты координаторы Райнур Хәсәнов, "Татар китабы йорты" директоры Айдар Шәйхин чыгыш ясадылар.
Чараның икенче өлеше IT-паркта үтте. Квиз уенны оештыручылар катлаулы һәм кызыклы биремнәр әзерләгәннәр. Татарлар арасында танылган шәхесләр, республика районнары исемнәре һәм Казанның истәлекле урыннары турында, шулай ук татар телен белү буенча да сораулар булды.