Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
ИГЪТИБАР: БӘЙГЕДӘ КАТНАШ ҺӘМ БҮЛӘК ОТ! 11.11.2022
Кадерле укучыларыбыз!
Яраткан бәйрәмебез - Әниләр көненә дә санаулы көннәр генә калып бара!
Шул унайдан, гимназиябездә яңа бәйгеләр!
Катнаш һәм үзеңне күрсәт!
-"Әнием-күз нурым", инша бәйгесе;
-"Әнием-кадерлем", рәсем бәйгесе, төрле форматта;
-"Әниләр турында иң матур язма" радиотапшыру;
-видео бәйге:"Әниемнең җылы кочагы", иҗат иткән һәм автор шигырьләре кабул ителә, язманы бөтен төр интернет челтәренә куярга!
Барлык эшләрне, 219 нчы бүлмәгә тапшырырга.
Актив катнашыйк! Бәйгегә старт - бер, ике, өч! Башладык! -
Детский телефон доверия с единым общероссийским номером 8-800-2000-122 в Республике Татарстан 11.11.2022
Постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 19.11.2019 №1051 «Об обеспечении деятельности детского телефона доверия в Республике Татарстан» полномочия по организации деятельности детского телефона доверия возложены на Министерство по делам молодежи Республики Татарстан. В 2019 году Министерство по делам молодежи Республики Татарстан инициировало проведение Республиканской рекламно-информационной кампании, направленной на популяризацию детского телефона доверия с единым общероссийским номером 8-800-2000-122 в Республике Татарстан, благодаря чему количество поступивших звонков возросло на 22,5%. Кроме того, в 2020 году в условиях введения режима самоизоляции при коронавирусе увеличилось количество звонков, поступивших на детский телефон доверия, в том числе связанных с неблагоприятной эпидемиологической ситуацией и появившимся большим количеством свободного времени.
В 2022 году отмечается 12 лет с начала работы детского телефона доверия под единым общероссийским номером 8-800-2000-122.
-
Физика фәненнән район җиңүчеләребез 11.11.2022
10 ноябрьдән Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланды.Физика фәненнән район җиңүчеләрен котлыйбыз!
7 сыйныф:
Азамат Ямалов - җиңүче, Әминә Арсланова - призер.
8 сыйныф:
Әмирхан Шәймәрданов - җиңүче, Румил Хаҗиев - призер.
9 сыйныф:
Ислам Тимеров - җиңүче.
10 сыйныф:
Вильдан Хуҗин - җиңүче.
11 сыйныф:
Булат Төхбәтуллин - җиңүче.
Укытучылары Ләйлә Рафак кызы Минһаҗева, Римма Гранит кызы Баһаветдинова. Котлыйбыз! -
Башкортостан мәгариф хезмәткәрләре - гимназиябездә! 10.11.2022
Башкортостан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсеннән Юлия Галиҗан кызы Исмагилова, 2 нче санлы “СМАРТ” республика полилингваль күппрофильле гимназиясеннән, 1 нче санлы республика полилингваль күппрофильле гимназиясеннән, Сибай шәһәрендәге Р.Өметбаев исемендәге башкорт лицееннан директорлар, һәр төр юнәлеш буенча аларның урынбасарлары, республикабызга эш сәфәре кысаларында, гимназиябез эшчәнлеге белән танышты.
Башкортостанның 1 нче санлы республика полилингваль күппрофильле гимназиясе белән үзара хезмәттәшлек килешүе төзелде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 09.11.2022
3В сыйныфы укучысы Билал Мөхәммәтов Казан шәһәрендә узган "Картинг БДД" ярышында катнашып, IV урын яулады. Котлыйбыз, Булат! Уңышлар сиңа!
-
БЕЗНЕҢ УҢЫШЛАР! 08.11.2022
"Ялкын" иҗтимагый балалар оешмасының I чиректә яулаган җиңүләре:
-"Ватанның яшь геройлары" районкүләм театр бәйгесендә 7а сыйныфы, "Соңгы хат" драмасы белән катнашып, II урын;
-"Ришвәтчелеккә - юк!" районкүләм бәйгедә катнашып, Әфтахова Ләйсән "Плакат" номинациясендә - II, видеоролик номинациясендә Гилаев Айнур һәм аның командасы - II, "Сочинение" номинациясендә Хафизова Эвелина, "Рәсем" номинациясендә Хафизов Эльвир I урын яуладылар. Котлыйбыз! -
Без буген кино карадык. Сез дә карагыз... 08.11.2022
“Татаркино”ның Яр Чаллы филиалы ярдәме белән, башлангыч һәм бишенче сыйныф укучылары бүген "Сеңелкәш" фильмын карады.
"Сеңелкәш"- "Сестренка" ажиотаж тудыра алган фильм.
Башкорт язучысы Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча Россия режиссеры Александр Галибин төшергән «Сеңелкәш» («Сестренка») фильмы мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган әсәрләрнең берсе.
Сугыш чоры авылы, анда яшәүче кешеләр һәм балалар язмышын тетрәнмичә карап булмый. Сез дә карагыз... -
Сыйныфташлар сагындырган! 07.11.2022
Беренче дәрес "Мөһим темага сөйләшү" "Халыклар бердәмлеге көне"нә багышланды бүген.
5В сыйныфы укучылары аны интерактив уен форматында үтте - белгәннәрен искә төшерделәр. Каникулда берничә көнгә генә аерылып торсалар да, бер-берсен сагынырга да өлгергәннәр. Күтәренке кәефләре, дустанә шаярулары укуда тагын да активрак булырга этәргеч булсын! -
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 07.11.2022
Бүген – 7 ноябрь көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Халыклар бердәмлеге көне"нә багышланды.
Әлеге фотода 2А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова белән дәрес вакытында. -
ТЕЛ ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТ АЛМАШЫП 07.11.2022
Нефтекама шәһәренең полилингваль һәм күп профильле интернат мәктәбендә Башкортостан һәм Татарстан республикаларының милли инновацион мәктәпләр директорлары катнашында форум узды. Форум, интенсив уку "Заманча шартларда мәктәп һәм югары уку йортының үзара бәйләнеш формалары" темасына багышланды.
Әлеге форумда гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева да катнашты.