Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Интернат тормышыннан 18.11.2022
6 сыйныф укучылары тәрбияче Исламова Зөлфия Зәет кызы белән иң тәмле кыстыбый пешерде. Интернатта яшәүче укучылар да кыстыбый белән сыйланды.
-
Экскурсиядә 17.11.2022
10 сыйныф укучылары район судында экскурсиядә булдылар.
-
Балалар туклануын дөрес оештыру 17.11.2022
Балаларның гимназиябездә туклануын дөрес оештыру мөһим мәсьәләләрнең берсе. Укучыларның туклануын ата-аналар контроле күзәтчелектә тота. Бүген башлангыч өлешендә укучыларга әзерләнгән төшке ашны 1А сыйныфында укучы Саматның әнисе Эльвира Хәмидуллина тәмләп карады. Гимназиядә әлеге юнәлештә ата-аналарның дежур тору графигы эшләнгән. Тикшерү вакытында ата-аналар тарафыннан барлык санитар-эпидемиологик нормалар да үтәлә.
-
Җиңүчеләребез һәм призерларыбыз 17.11.2022
География фәненнән район олимпиадасы җиңүчесе һәм призерлары:
Чекалин Гәдел (9а сыйныфы) - җиңүче,
Солтанов Самат (9а сыйныфы) - призер,
Хаҗиев Румил (8в сыйныфы) - призер.
Укытучылары Фәйзуллин Рөстәм Уел улы. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Төшке аш 17.11.2022
Гимназиябезнең "Адымнар" комплексы ашханәсендә бүген 5Б сыйныфы ата-аналары төшке ашны тәмләп карады.
-
"Светофор" отряды 17.11.2022
Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары – гимназиябезнең "Светофор" отряды.
-
Котлыйбыз! 16.11.2022
Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә милли традицияләрнең, туган телнең, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ачучы гаилә видеороликларының II Бөтенроссия бәйгесендә 4Б сыйныф укучысы Самир Сабиров III урын яулады. Котлыйбыз, Самир!
-
"Ана-тормыш нигезе" 16.11.2022
Тиздән Әниләр бәйрәме. Шул уңайдан китапханәбездә "Ана-тормыш нигезе" дигән китап күргәзмәсе эшли. Укучыларыбыз әниләргә багышланган әсәрләр белән таныша алалар. Җәннәт-әниләрнең аяк астында. Әниләребезнең кадерен белик!
-
Викторина 16.11.2022
"Ялкын" балалар оешмасың "Светофор" отряды Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган "Яктылык кайтару элементлары тормышны саклый» викторинасы үткәрде.
-
Грант конкурсында җиңү 15.11.2022
15 ноябрь көнне балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өлкәсендә вәкаләтле Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары һәм грантлар конкурсында җиңүчеләр белән киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә безнең гимназия дирекциясе дә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, быелгы уку елы башында, “Уңайлы мохит” дәүләт программасын тормышка ашыруга юнәлтелгән Россия Мәгариф министрлыгының грант конкурсында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат та зур җиңүгә ирешкән иде. “Мосты дружбы”- “Дуслык күперләре” проекты белән федераль грант конкурсында җиңү яулаган идек. Грант суммасы 2 миллионнан артык. Бүгенге көндә әлеге проектны гамәлгә ашыру эшләре башкарыла.