Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
Киңәшмәдә катнаштылар 04.03.2013

1 нче март көнне Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Татарстан Республикасында сәләтле балалар белән эшләүче полилингваль уку йортлары ачу буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә гимназия-интернат директоры Ләйсән Фоат кызы Нурлыева һәм аның инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Венера Хаматнасыйх кызы Хаева-Хәмитҗанова катнаштылар һәм гимназия эшчәнлеге турында чыгыш ясадылар.
-
Иң шәп әйдаман - 2013 01.03.2013

Иң шәп әйдаман гимназия-интернатта укый. Кичә "Иң шәп әйдаман - 2013" республикакүләм конкурсының район туры узды. Гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Шакирова Ләйлә конкурста җиңү яулады. Афәрин Ләйлә! Сиңа конкурсның 2 нче турында уңышлар телибез.
-
Юный пользователь - 2013 28.02.2013

"Юный пользователь - 2013" районкүләм информатика олимпиадасында 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшин Данил 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Онлайн-дәрес 28.02.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленән "Как правильно сдавать устный экзамен (Speaking Exam) при ЕГЭ и ГИА?" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Салют, Победа - 2013 27.02.2013

Бүген хәрби-патриотик айлык кысаларында район комиссары призына "Салют, Победа!" хәрби конкурсы башланды. 9 нчы сыйныф укучылары өчен ярыш вакытында чаңгыда узышу, турникта тартылу, АК-47 сүтеп-җыю, пневматик мылтыктан һәм гранату ату каралган. Иртәгә ярышта 10-11 нче сыйныф егетләре старт алачак. Егетләргә уңышлар теләп калыйк.
-
Татар кызы - 2013 27.02.2013

Кичә "Яшьлек" милли-мәдәни үзәктә "Татар кызы - 2013" район конкурсының 1 нче этабы узды. Гимназия-интернат данын бу конкурста 9 нчы сыйныф укучылары Шәйхуллина Фирүзә һәм Калтакчян Ангелина яклый. Кызлар икесе дә 2 нче этапка үттеләр. Аларга уңышлар телик.
-
Ягез әле, егетләр! 26.02.2013

Кичә гимназиядә "Ягез әле, егетләр!" кичәсе үтте. 9 нчы һәм 11 нче класслар арасында барган бәйгедә 11ләр өстен чыкты.
-
ТР Президенты катнашында онлайн-дәрес узды 26.02.2013

Бүген гимназиянең 8-9 нчы сыйныф укучылары Казан (Идел буе) федераль унивеситетының Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашындагы онлайн-дәрестә катнаштылар. Дәресне әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фоат Галимулла улы Галимуллин алып барды.
-
Республикакүләм семинар үтте 26.02.2013

Бүген гимназия-интернатта инглиз теле укытучыларының "Актуальные аспекты преподавания английского языка" темасы астында республикакүләм семинар үтте. Семинарда КФУ ФСИ галимнәре, Мамадыш, Алабуга, Мөслим, Минзәлә һәм Актаныш районы укытучылары катнашты.
-
Зур җиңүләр дәвам итә 25.02.2013

21 нче февраль көнне Казан (Идел буе) федераль университетында узган "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар" гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларның IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә гимназия-интернат укучылары уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Валькова Алена, Галиева Алинә, Шәйхин Айдар һәм Галимова Айсылу үз секцияләрендә 1 нче урыннарны яуладылар. Аларны һәм укытучылары Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызын, Хәева-Хәмитҗанова Венера Насыйх кызын һәм Әглетдинова Ландыш Филүс кызын котлыйбыз. Афәрин!
















