Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 ( 283 ) 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Онлайн-конференция узды 22.03.2013

Кичә гимназия-интернатта КФУның Филология һәм сәнгать институты белән онлайн режимда "Татар филологиясенең актуаль проблемалары" исеме астында конференция үтте. Гимназия укучылары Гаязова Лилия, Гыйльманова Чулпан, Шәйхин Айдар, Әхмәтшин Данил, Галиева Алинә, Зәйнетдинова Алия үзләренең фәнни эшләре белән чыгыш ясадылар.
-
Очрашу 22.03.2013

Бүген гимназиянең 9-11 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән укучыларның киләчәктә профессия сайлау буенча очрашуда катнаштылар. Министрлык вәкилләре укучылардан анкета алдылар, брошюлар тараттылар.
-
Уңышлар 22.03.2013

21 нче март көнне "Иман" спорт сараенда хокук бозуларга каршы профилактика отрядларының республикакүләм конкурсның район этабы узды. Гимназия-интернат командасы конкурста мактаулы I урын алуга иреште. Афәрин, кызлар-егетләр!
-
Живая классика 21.03.2013

"Живая классика" Бөтенроссия конкурсының район этабында 6 нчы сыйныф укучылары Насртдинова Гөлшат - 3 нче урын, Латыйпова Ләйсән призер булдылар (укытучылары Сарварова И.А.). Котлыйбыз!
-
Онлайн-дәрес узды 21.03.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән "Слэнг и молодежная культура США и Британии" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Урман дәресе 21.03.2013

Бүген гимназиядә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен "Урман дәресе" үтте. Дәресне Минзәлә урманчылыгының Актаныш бүлеге җитәкчесе Әхмәдгалиев Ә.Х. һәм гимназиянең биология укытучысы Әгъләмов Д.Ф. алып бардылар.
-
Семинарда катнаштылар 20.03.2013

Гимназиянең бер төркем яшь укытучылары 18 нче март көнне Мөслим гимназиясе базасында үткән "Мәктәптә яшь педагог" районара семинарда чыгыш ясап кайттылар.
-
Онлайн-дәрес узды 20.03.2013

Бүген гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән "Придаточные предложения причины" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Җыентык дөнья күрде 19.03.2013

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тарафыннан республикакүләм конференция кысаларында бастырылган "Татар теле һәм әдәбияты, рус һәм инглиз теле укытуда актуаль проблемалар" исемле җыентыкта гимназия укытучылары Нурлыева Л.Ф., Хәева-Хәмитҗанова В.Х., Әминова Л.Г.ның эшләре дөнья күрде.
-
Уңышларыбыз 16.03.2013

Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары Фаррахова Римма, Исламова Ләйлә, Шәйхин Айдар, Әхмәтшин Данил һәм Тимерова Илсинә укытучылары Данил Филүс улы белән "Novus Libro - энциклопедик сүзлек" Халыкара иҗади проектлар фестивалендә катнашып дипломнар белән бүләкләнделәр.
















