Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
Сәламәтлек көне 20.02.2013

18 нче февраль гимназия-интернатта сәламәтлек көне дип игълан ителде. Укучылар "Бүләк" чаңгы трассасында үзара ярыштылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Конкурслар нәтиҗәләре 20.02.2013

"Русский медвежонок - 2012" Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Гимназиянең 3а сыйныф укучысы Гәрәева Адилә Татарстан Республикасы буенча 1 нче урынны алуга иреште. Котлыйбыз сине, Адилә!
-
КВН 19.02.2013

18 нче февраль көнне гимназия-интернатта гуманитар айлык кысаларында "Олимпийский резерв" исеме астында КВН үтте. 7-11 нче сыйныф укучыларыннан 5 команда инглиз, татар, рус телләрен белүдә көч сынашты. Иң тапкыр, иң зирәк команда - 9 нчы сыйныф укучылары, 2 нче урында - 10 нчы сыйныф, 3 нче урыннарда - 7,8,11 ләр.
-
Татар егете - 2013 19.02.2013

Кичә "Яшьлек" милли-мәдәни үзәктә "Татар егете - 2013" район конкурсының 1 нче этабы узды. Гимназия-интернат данын бу конкурста 9 нчы сыйныф укучысы Минһаҗев Аяз яклый. Аңа конкурсның 2 нче этабында уңышлар телик.
-
Онлайн-дәрес узды 19.02.2013

Бүген гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленән "Предлоги времени" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
"Бөек сугыш" 18.02.2013

Хәрби-патриотик айлык кысаларында гимназиянең 7-9 нчы класс укучылары өчен интернатта кичке якта "Бөек сугыш" ("Великая война") документаль фильмнар сериасын карау оештырылды.
-
"Panasonic" курслары 18.02.2013

Гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Ләйсән Рәшит кызы Әюпова шушы көннәрдә Казан шәһәрендә узган "Panasonic" интерактив такталарында эшләү буенча курсларда булып кайтты.
-
Курсларда 18.02.2013

Гимназия-интернатның тарих һәм җәмгыять белемнәре укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллина һәм инглиз теле укытучысы Рамил Марат улы Гарипов Яр Чаллы шәһәрендә узган сәләтле балаларга белем бирүдә метапредмет технологияләре куллану буенча курсларда булып кайттылар. Курслар Мәскәү шәһәренең Гомуми белемнең инновацион стратегияләре үсеше фәнни-тикшеренү институты һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты тарафыннан оештырылган иде.
-
Класстан тыш чаралар 16.02.2013

Кичә гимназиядә Әфганчылар көненә һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичәләр үтте. Кичәләр укучыларның шигырләре, концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Кышкы спартакиада узды 16.02.2013

Актанышта кичә мәктәп укучылары арасында кышкы спартакиада ярышлары узды. Бәйгеләрдә бар мәгариф учакларыннан 31 командада яшь спортчылар көч сынашты. Укучылар шахмат, өстәл теннисы, аркан тартышу, гер күтәрүдә, шорт-трек спорт төрләре буенча ярыштылар, чаңгыда узыштылар.
Гимназия укучылары гомуми беренчелектә 3 нче урынга лаек булдылар. Аерым төрләрдә нәтиҗәләр мондый:
Шахмат ярышында - 3 нче урын, шорт-тректа Даянов Рамиль һәм Мөхәметдинова Сөмбел - 2 нче урыннар, гер спортында Салихов Илназ - 2 нче. Котлыйбыз!
















