Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Хоккей яңалыклары 12.03.2013

9-10 март көннәрендә Кама Аланында Бөтенрәсәй “Алтын алка“ хоккей бәйгесенең финал ярышлары узды. Биредә Актаныштан “Лачын“ боз-спорт сараеның хоккей остазы Анатолий Долгов җитәкчелегендә көч сынаган район кызлар командасы лаеклы I урынны яулады һәм нәфис затларыбыз янә үзләрен иң көчле хоккей командасы буларак таныттылар. Команда составында гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары Фаррахова Инзилә һәм Минһаҗева Резеда, 8 нче сыйныф укучысы Мөхәметдинова Сөмбел дә бар. Котлыйбыз!
-
Онлайн-дәрес узды 12.03.2013

Бүген гимназиянең 7 нче класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән "Анализ лирического произведения" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Кунаклар каршыладык 11.03.2013

Бүген гимназия-интернатта танышу-аралашу максатыннан Уфа шәһәренең 86 нчы санлы татар гимназиясеннән бер төркем укытучылар, укучылар булып киттеләр. Кунаклар гимназия, интернатны карадылар, гимназия укучыларының иҗаты белән таныштылар. Уфалылар үз чиратында гимназия укучыларына спектакль бүләк иттеләр.
-
Уңышлар 11.03.2013

Актаныш районы "Форпост" хокук бозулар профилактика оешмалары эшчәнлеге конкурсында гимназия-интернат командасы 3 нче урынны яулады.
-
Уңышларыбыз 11.03.2013

9 нчы март көнне узган район оешмалары хезмәткәрләре спартакиадасында кул көрәше ярышында Азат Фәрит улы Мирзаянов 3 нче, шорт-тректа Рүзилә Илдар кызы Гарипова 3 нче урыннарны яуладылар. Булдыра инде безнең укытучылар!
-
Бәйрәм белән, хатын-кызларыбыз! 07.03.2013

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл Кыз туганым,
Котлы булсын язгы бәйрәмең,
Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Яшьлек кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.
Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
Алтын куллы сылу сеңелләр! -
Ягез әле, кызлар! 06.03.2013

Кичә 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Ягез әле, кызлар!" кичәсе үтте. 9,11 нче сыйныф кызлары үзара тапкырлыкта һәм җитезлектә көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре мондый: 9б - 1 нче, 11ләр - 2 нче, 9а кызлары - 3 нче.
-
Күңелле стартлар 06.03.2013

5 нче март көнне 5а сыйныфының әти-әниләре катнашында 8 март бәйрәменә багышланган “Күңелле стартлар” кичәсе булып узы. Әлеге бәйрәм матур-матур җырлары, кызыклы уеннары белән әти-әниләр һәм балалар күңелендә бары якты истәлекләр генә калдырды.
-
Уңышларыбыз 05.03.2013

2 нче март көнне узган 5-6 нче сыйныф укучылары арасында математика фәне буенча олимпиадада гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы Исламова Алия - 1 нче урында (укытучысы Фәрдиева Р.Р.). 6 нчы сыйныф укучысы Саррахов Данияр - 2 нче (укытучысы Хаҗиева Р.Ә.). Котлыйбыз!
-
Онлайн-дәрес узды 05.03.2013

Бүген гимназиянең 7 нче класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган "Татар телендә фразеологизмнар" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
















