Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
Клара Булатова исемендәге премияне тапшыру тантанасы үтте 16.03.2013

Кичә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында уздырылучы Республикакүләм конкурста Клара Булатова исемендәге премияне тапшыру тантанасы үтте. Гимназия укучылары Шәйхин Айдар 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, Галиева Алинә (укытучылары Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы) һәм Гаязова Лилия (укытучысы Хәева-Хәмитҗанова Венера Хаматнасыйх кызы) - лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
"Татар егете һәм Татар кызы" конкурсларының финалы үтте 16.03.2013

Кичә "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә "Татар егете һәм Татар кызы - 2013" конкурсларының финалы үтте. Гимназия-интернат укучысы Минһаҗев Аяз - Гран-при, Калтакчян Ангелина - 2 нче урынга ия булдылар. Ә Шәйхуллина Фирүзәгә "Иң озын толым" номинациясендә тиңнәр булмады. Котлыйбыз!
-
Күргәзмәдә катнаштылар 15.03.2013

Гимназия-интернат укучылары Фарсиева Энҗе, Минниярова Элина укытучылары Гарипова Рузилә һәм Әминова Илүзә белән Казан шәһәрендә узучы Халыкара "Казанская чаша" БДБ илләре халык һөнәрләре һәм кесәпләре күргәзмәсендә катнашып кайттылар.
-
Курслар башланды 15.03.2013

Гимназия-интернат укытучылары 14 нче марттан башлап Казан федераль университеты галимнәре тарафыннан оештырылган "Современные подходы по работе с одаренными детьми в условиях поликультурного образовательного пространства" курсларында укый башлады. Курслар 2 ай дәвамында дистанцион һәм университет базасында оештырылачак.
-
Уку торышы тикшерелә 14.03.2013

Бу атнада гимназиядә 8-9 нчы сыйныфларда уку торышы тикшерелә. Дирекция тарафыннан дәресләр каралачак, контроль эшләр дә алыначак.
-
Онлайн-дәрес 14.03.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән "Подготовка к написанию сочинения-рассуждения на лингвистическую тему (с учетом изменений в части С ГИА в 2013 году)" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Онлайн-дәрес узды 13.03.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган "Балалар язма әдәбияты формалашуда балалар фольклорының әһәмияте" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
II нче турга чакыру алдылар 13.03.2013

Гимназия-интернатның 6 нчы сыйныф укучылары Саррахов Данияр, Хөҗҗәтов Илшат һәм Белоусова Юлия (укытучылары Хаҗиева Р.Ә.) 16 нчы март көнне Яр Чаллы шәһәрендә узачак математика буенча XV Республика олимпиадасының II нче турына чакыру алдылар. Аларга уңышлар телик.
-
Онлайн-дәрес узды 13.03.2013

Бүген гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган рус теленнән "Отличие односоставных неопределенно-личных предложений от двусоставных неполных" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Волейбол яңалыклары 12.03.2013

Башкортстан Республикасы Илеш районында узган 1996-97 нче елгы кызлар арасындагы волейбол ярышында Актаныш районы җыелма командасы 1 нче урынны яулады. Җыелма команда составында гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Галимова Айсылу да бар. Котлыйбыз сине!
















