Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Әдәби тукталыш:Тукайга хатлар яздык! 06.05.2023
Гимназиябездә узган Тукай атналыгы кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйге игълан иткән иде. 5 сыйныф укучылары Габдулла Тукайга хат язды. Тукайга җиткерәсе килгән сүзләрен, фикерләрен хат аша белдерде алар. Үзләренең хатларын почта хезмәте аша җибәрерлек итеп, рәсмиләштереп бизәделәр дә. Хатлар укытучылар тарафыннан тикшерелеп, төрле конкурсларга җибәрелде. Иң яхшылары матбугатта һәм үзебезнең "Ак җилкән" газетасында басылып чыгачак.
-
Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап 06.05.2023
8А сыйныф укучылары "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды.
-
Бөек Җиңү көнен каршылап 06.05.2023
Бөек Җиңү көнен каршылап, интернатыбызда квест үткәрелде. Балалар станцияләрдә төрле сорау-биремнәрне үтәп, Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тикшерделәр.
-
Бөек Җиңү көнен каршылап 06.05.2023
5А сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Риф кызы Газизова белән "Ветеранга, солдатка хат", "Стена памяти - Хәтер стенасы" акциясендә катнаштылар.
-
Безнең күргәзмә 05.05.2023
Китапханәбездә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан китап күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез!
-
Бәйрәмгә әзерлек 05.05.2023
Гимназиябезнең 8В, 10А сыйныф укучылары 9 Май - Җиңү көнендә Актанышта узачак бәйрәмдә чыгыш ясаячаклар. Театральләшкән тамаша быел Җиңү паркы каршындагы мәйданда узачак.
-
"Үлемсез полк" 05.05.2023
1А сыйныф укучылары "Үлемсез полк" акциясенә кушылды.
-
"Үлемсез полк" 05.05.2023
"Үлемсез полк" - 2А сыйныф укучылары.
-
"Үлемсез полк" 05.05.2023
3в класс укучылары "Үлемсез полк" акциясенә кушыла.
-
"Иң шәп блогер" 05.05.2023
"Ялкын" журналы вәкилләре - гимназиябездә көтеп алган кунакларыбыз. Алар килгән саен ниндидер яңалык алып килә. Бүгенге очрашуда, журналның баш мөхәррире, якташыбыз Илназ Фазуллин җитәкчелегендәге бер төркем кызлар-егетләр безгә "Шәп блогер" проектын тәкъдир иттеләр. Укучыларыбыз кыска гына вакыт эчендә үтемле, матур, эчтәлекле видеоязмалар эшләү серләренә төшенделәр. Кечкенә конкурс ясап, иң уңышлы видео ясаучы укучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.