Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап 03.05.2023
Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап, гимназиябездә тарихи фактларга нигезләнгән квестлар, викториналар уза. 9А сыйныф укучылары да бүген викторина барышында үз белемнәрен сынады.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч» 03.05.2023
Гимназиябезнең ЮИД отряды яшь инспекторлары бүген «Куркынычсыз тәгәрмәч» район бәйгесендә катнаша. 5а сыйныф укучылары Бакиров Раил, Фәрдиев Рәүҗәт, Харисова Адилә, Исламова Камиләгә уңышлар телибез!
-
Интернат тормышыннан 02.05.2023
Укучыларыбыз дәрестән соң вакытларын дуслары белән үткәрә. Ял да итәләр. Спорт белән дә шөгыльләнәләр. Гимназиябез ишегалдында моның өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.
-
"Кызыл алмалар" 02.05.2023
Гимназиябездә театр декадасы тәмамланды. Укучыларыбыз уйнаган тамашаларның видеоларын сезгә дә тәкъдим итәрбез, дуслар! Бүген спектакльләрдән соң төшкән фотоларга күз салыгыз әле! Киләсе уку елында тагын да саллырак иҗади эшләр көтеп калабыз. Укучыларыбызның һәр өлкәдә актив булганнарына, талантларына сокланабыз.
Фотода - 8А сыйныф укучылары, Кояш Тимбикова "Кызыл алмалар". -
"Беренче театр" 02.05.2023
7Б сыйныфы укучылары Галиәсгар Камалның "Беренче театр" комедиясыннан соң.
-
"Беренче театр" комедиясыннан соң 02.05.2023
8В сыйныфы укучылары Галиәсгар Камалның "Беренче театр" комедиясыннан соң.
-
Интернатта торучы егетләребез - актив ял 02.05.2023
Хәрәкәттә - бәрәкәт!
Тәнгә керә көч һәм дәрт,
Тәнгә - сихәт, җанга - рәхәт,
Хәрәкәткә мең рәхмәт... -
Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы призеры 02.05.2023
География фәненнән гимназиябезнең 9А сыйныф укучысы Самат Солтанов Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабында призер! Укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин. Молодец, Самат!
-
Яшь геологларның IX республикакүләм кыр олимпиадасы 02.05.2023
24-29 апрель аралыгында яшь геологларның IX республикакүләм кыр олимпиадасы узды. Гимназиябезнең 9 сыйныф укучысы Чекалин Гадел, 10 сыйныф укучысы Хуҗин Вилдан "Основы нефтяной геологии" ярышында 3 урын яулап, призер булдылар! Укытучылары-Фәйзуллин Рөстәм Уел улы. Укучыларны, Рөстәм Уел улын, гимназия коллективын, директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызын ихластан котлыйбыз!
-
"Карга боткасы" бәйрәмендә 02.05.2023
Гимназиябез коллективы да район "Карга боткасы" бәйрәмендә катнашты. Җырлап, биеп ял иткәннән соң, гимназиябездә укучы балалар да, укытучылар да, әти-әниләр дә, кайткан кунаклар да сый-нигъмәттән, бәйрәм боткасыннан авыз итте.