Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
"Террорга - юк!"
Опубликовано: 03.04.20241 апрель көнне гимназиябездә "Террорга - юк!" дип исемләнгән эвакуация булып узды. Әлеге чараның төп максаты – гадәттән тыш ситуацияләр булганда практик күнекмәләрне эштә тикшереп карау.
Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, андый хәлләр килеп туганда эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне һәм белемнәрне камилләштерү буенча укулар да, өйрәнүләр дә бүгенге көндә уяулыкны киметмәскә, сак булырга өйрәтә. Гимназиябездә, гадәттән тыш хәлләр булган очракта, һәр сыйныфның, һәр укучының качу урыны билгеле. Бүлмәләрнең ачкычлары җаваплы кешеләрдә саклана. Бүген дә, гимназиябездә тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин: “Тревога!” диюгә, һәр сыйныф үзләренә билгеләнгән урыннарга качты, кабинетлар, этажара ишекләр бикләнде.
Комиссия тарафыннан
һәр сыйныфның, һәр җаваплы кешенең үз алдына куелган бурычны төгәл үтәве тикшерелде.
Дөньялар тыныч, имин булсын берүк! Бу өйрәнүләр бары өйрәнү генә булып кына калсын.
К списку новостей