Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Яңа ел бәйрәмнәре 26.12.2023

Балалар өчен Яңа ел - могҗизалар, әкиятләр чоры. Бу вакытта алар Кыш бабай, Кар кызы килүен, һәм әлбәттә, бүләкләр көтәләр. Балаларыбызны сөендереп төркемнәрдә Яңа ел бәйрәм иртәләре башланып китте. Бүген Кыш бабабыз кечкенәләр, уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын бәйрәм белән котлап бүләкләр таратты.
-
Без спортны сайлыйбыз 25.12.2023

"Без спортны сайлыйбыз" проекты кысаларында 2нче санлы Актаныш урта мәктәбенең "Благодарение" фонды волонтерлары бакчабыз балалары белән "Кышкы уеннар" бәйрәме үткәрделәр, физик активлыкларын сынадылар. Укучыларга ияреп килгән Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга үзләренең бүләкләрен тараттылар.
-
Яңа елга әзерлек 21.12.2023

Районыбыз һәр елны Яңа ел бәйрәмен зур әзерлек белән каршылый. Үзәк чыршы янында берсеннән берсе матур кар сыннары, Кыш бабай һәм Кар кызы, балалар өчен бозлы тау - бәйрәмнең ямен арттыра. Бакчабыз коллективы да бәйрәм кәефе тудырудан читтә калмады, үз өлешләрен кертеп кар сыннары ясады.
-
Бакчабызда бәйге дәвам итә 20.12.2023

Бакчабызда "Ел тәрбиячесе" һөнәри бәйгесенең икенче көне көне үтә. Бүген 7 конкурсант икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә белем бирү эшчәнлекләре күрсәтәләр, "Минем педагогик ачышым" темасы астында үзләренең эш формалары һәм методлары белән уртаклашалар. Барлык конкурсантларга да зур уңышлар телибез!!!
.jpg)
-
"Ел тәрбиячесе" бәйгесе 19.12.2023

Бүген бакчабыз тәрбиячесе Вагизова Алиса Фандасовна республикакүләм үтүче "Ел тәрбиячесе" бәйгесенең муниципаль этабында чыгыш ясый. Зурлар төркеме балалары белән танып-белү эшчәнлеге күрсәтә һәм үзенең педагогик табышы белән уртаклаша. Алиса Фандасовнага уңышлар телибез
-
"Ел тәрбиячесе" һөнәри бәйгесе 08.12.2023

Бүген 2нче санлы Ромашка балалар бакчасына караган база бакчалары тәрбиячеләре арасында "Ел тәрбиячесе" һөнәри конкурсы узды. Педагоглар балалар белән бердәм белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр, һәм үзләренең методик темаларыннан чыгып эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Конкурсанталар арсында Кәзкәй балалар бакчасы тәрбиячесе Гомәрова Зөлфия Альберт кызының эшчәнлеге югары бәяләнде, һәм ул бәйгенең алдагы этабында - районкүләм ярышта көч сынашу хокукына ия булды.
.jpg)
-
Кошлар килгән җимлеккә 07.12.2023

Көннәр салкынайта башлау белән өлкәннәр җитәкчелегендә балаларыбыз кошларга җимлекләр әзерли башлыйлар. Бүгенге кебек салкын көннәрдә канатлы дусларыбыз безнең кайгыртуга мохтаҗ. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан балалар җимлеккә ипи валчыклары, ярма, конбагыш, кабак төшләре салалар да тәрәз читеннән сак кына күзәтәләр.
Карагыз, минем җимлеккә
Кошлар килеп тезелгән.
Кошчык тәмле җим чүпләргә
Дусларын алып килгән.
Бетә диеп курыкмагыз,
Ашагыз, кошкайларым!
Җимне гел өстәп торырмын
Канатлы дускайларым!
-
Бакчабызда профилактик визит 05.12.2023

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре тарафыннан бакчабызда профилактик визит үткәрелде. Норматив документлар, мәгариф өлкәсендәге кануннардагы соңгы үзгәрешләр, гамәлдә булган кануннар нигезендә локаль актларны рәсмиләштерүгә игътибар ителде. Профилактик визит үткәрү нәтиҗәсе турында мәгълумат "Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры" ФДИСка кертеләчәк.
-
Балалар бакчасында милли тәрбия бирү 27.11.2023

Бүген Актаныш FM радиосының турыдан туры эфирында тәрбиячеләребез "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актаныш районы бүләкче җитәкчесе Айгөл Рәдис Кызы Галимҗанова белән берлектә "Балалар бакчасында милли тәрбия бирү" темасында фикер алыштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли узаң тәрбияләүгә игътибар, халкыбыз мирасына, традицияләренә хөрмәт тәрбияләүнең нигезләрен ачыкладылар.

-
III Бөтенроссия "Каз өмәсе" фестивале 24.11.2023

Милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны күздә тотып III Бөтенроссия "Каз өмәсе" фестивале узды. Бакчабыз тәрбиячеләре Минһаҗева Г.Ә. һәм Вагыйзова А.Ф. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Каз өмәсе" күңел ачуын күрсәтеп мактаулы 2нче урынга лаек булдылар. Балаларны, педагогларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!!!










