Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бакчабызның беренчел профсоюз җитәкчесен котлыйбыз!!! 26.01.2024

Озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте, профсоюз хәрәкәтен оештыруда, ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бакчабызның беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы Район профсоюз оешмасы һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе рәхмәт хатына лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
"Салават күпере" битләрендә 24.01.2024

2024нче ел Россиядә Гаилә елы уңаеннан "Салават күпере" журналы "Минем гаиләм" фотосурәтләр күргәзмәсе игълан итте. Әлеге күргәзмәдә иң беренчеләрдән булып уртанчылар төркеменнән Азалия һәм Амалия Гаяновалар үзләренең гаилә фотолары белән катнаштылыр. Һәр бала да тулы гаиләдә - әтисе, әнисе янәшәсендә тәрбияләнсен, бәхетле һәм сәламәт булсыннар.
-
Бөтендөнья Кар бабай көне 18.01.2024

18 январь - Бөтендөнья Кар бабай көне - балаларның яраткан бәйрәмнәренең берсе. Кардан әвәләгән гади скульптура булуына крамастан балалар аны бик яраталар. Кар бабай әвәләү балаларның элеккедән килгән күңел ачу чарасы. Әкияти персонажны әвәләп кулына себерке тоттыралар, муенына шарф бәйлиләр. Бакча хезмәткәрләре дә Кар бабай әвәләүдән читтә калмыйлар.
-
"Мастер-класс" бәйгесе 17.01.2024

Югары категорияле тәрбиячебез Ләйсән Глүс кызы Лотфуллина "Мастер-класс" район бәйгесендә бакчабыз данын яклап чыгыш ясады. Педагоглар геометрик фигуралар иленә сәяхәт итеп күләмле фигуралар - куб, призма, конус, цилиндр ясарга өйрәнделәр, гомуми математик күзаллауны, логик фикерләүне үстерделәр.
-
Гимназиядә кунакта 15.01.2024

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә кунакта булдылар - уку кабинетлары, актлар залы, спорт зал, юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бүлмәсе белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавап алдылар.
-
Фәнни-технологик үсеш елы / Год научно-технологического развития 12.01.2024

Татарстан республикасы Рәисенең 2023 нче елның 14 сентябрендә кабул ителгән №639 Указы нигезендә 2024 ел Татарстан республикасында Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде
Указом Раиса Республики Татарстан № 639 от 14 сентября 2023 года, 2024 год в Татарстане объявлен Годом научно-технологического развития
-
Гаилә елы / Год семьи 10.01.2024

Россия Федерациясе Президентының 22.11.2023 елда кабул ителгән №875 указы нигезендә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде
Указом Президента Российской Федерации от 22.11.2023 №875 наступивший 2024 год объявлен годом Семьи
-
Яңа ел тамашасы 29.12.2023

Бакчабыз коллективы район үзәгендә үткәрелә торган бәйрәм чараларында актив катнаша. Бүген дә Үзәк чыршы янында Кыш бабайлар парадында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттык.
-
"Яңа ел - 2024" 29.12.2023

Бакчабыз коллективын "Яңа ел - 2024" әзерлек бизәлешендә актив катнашып 2нче урын яулады. Актаныш муниципаль район Башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов бакчабыз коллективын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп яңа бәхет, шатлыклар, җан тынычлыгы теләде һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
-
Кыш бабай бүләк өләшә 27.12.2023

Бүген бакчабыз Кыш бабае үзенең оныгы Кар кызы, дуслары Кар бабай һәм урман җәнлекләре белән берлектә беренче кечкенәләр һәм икенче кечкенәләр төркеме балаларын бәйрәм белән тәбрикләде.










