Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Татар егете, татар кызы 08.04.2024

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Хисаев Ильвир һәм Солтанова Алсылу район күләмендә үткәрелүче "Татар егете, татар кызы - 2024" бәйгесендә көч сынашалар. Аларга уңышлар телибез!!!
-
Каналы дусларыбызга ярдәм итик! / Помоги пернатым 05.04.2024

"Кошларга ярдәм итик!" акциясендә иң кечкенәләребез дә актив катнашты. Әтиләре белән берлектә кош оялары ясап алып килделәр, тематик эшчәнлекләр. әңгәмәләр үткәрделәр.
-
Тәмле юл билгеләре / Вкусные дорожные знаки 05.04.2024

Бүген бакчабыздан Маннановлар, Галиевләр, Гиздатуллиннар гаиләләре районкүләм үтүче "Тәмле юл билгеләре" ("Вкусные дорожные знаки") бәйгесендә көч сынаштылар. Балалар бакчада өйрәнгәннәрен гаиләдә әти-әниләр белән бергәп кызыклы уеннар аша ныгыталар. Бу юлы алар юл билгелләрен чагылдыручы тәмле ризыклар әзерләделәр. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Маннанов Алмазның әнисе белән берлектә пешергән "Безнең урам чаты" торты мактаулы 2нче урынга ия булды. Бәйгедә каташучыларны котлыйбыз һәм чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Өй түрендә бакчада... 04.04.2024

"ЭкоЯз" республика күләмендә үтүче конкурс кысаларында бакчабазда тематик эшчәнлекләр дәвам итә. Беренче атна биреме - Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
-
Бакчабызда район семинары 29.03.2024

Бүген балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләре" исеме астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең район семинары булып узды. Әлеге чараның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үсеше формалаштыруның нәтиҗәлелеген арттыруда педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү. Исеменнән үк күренгәнчә, педагоглар балаларның сөйләмен камилләштерүдә белемнәрен системалаштырдылар, сөйләм үсешенең заманча технологияләрен гамәлгә ашыруда педагогик эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, әлеге юнәлештә гамәли эш күнекмләрен баеттылар. Бакчаның тәҗрибәле, югары квалификацион категорияле тәрбиячеләре Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы, Гыйльфанова Зәйнәп Роберт кызы, беренче категорияле тәрбияче Гыйбадуллина Рәзилә Марсель кызы туган телебездә сөйләм үсеше эшчәнлекләре күрсәтсәләр, югары категорияле тәрбияче Альбина Рәшит кызы Ибраһимова балаларны рус теленә өйрәтү һәм рус телендә театр эшчәнлеге тәкъдим итте. Балаларны туган телебездә иркен аралаша, матур итеп сөйләшергә өйрәтү өчен күп төрле методлар, уен-технологияләр белән уртаклаштылар алар. Беренче категорияле логопед-тәрбияче Вагизова Алиса Фәндәс кызы "Логопедиядә СибБорд куллану", югары категорияле тәрбияче Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы "Тимбилдинг - лабириннт" уеннарын куллану буенча мастер класс үткәрделәр. Сабирова Рәзинә Рафил кызы, Галимарданова Гөлшат Риф кызы, Хабибуллина Альбина Мөдәрис кызы, Шарафуллина Хәнис Хәмзәнур улы балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләрен куллану буенча мәгълумати ярдәмлекләр тараттылар.
-
Гаиләм - ныклы терәгем 25.03.2024

Россиякүләм 2024 ел Гаилә елы кысаларында бакчабызда "Гаиләм - ныклы терәгем" шәҗәрәләр күргәзмәсе булып узды. Күргәзмәнең максаты - нәсел-нәсәпне өйрәнү традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, буыннар дәвамлылыгын ныгыту, балаларда гаилә традицияләре, тарихы белән кызыксынуны үстерү. Әлеге күргәзмәдә бакчабызның 72 гаиләсе үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим итте.
-
Авыр һәм җаваплы хезмәт ияләре көне 18.03.2024

17 нче март - торак коммуналь хезмәткәрләре көне. Бу көн төрле тармак буенча хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәме. Тормыш яшәешебезнең уңайлы, тирә-юнебезнең чиста-пөхтә булуы аларның фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Ишегалдын җыештыручы, сантехник, инженер-техник хезмәткәрләр - барысы да халыкка хезмәт күрсәтә, алардан башка тормышыбызны күз алдына да китерп булмый.
Зурлар төркеме балалары бүген әлеге өлкәдә хезмәт куючы һөнәр ияләре турында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында һәнәр ияләренә, аларның башкарган эшенә хөрмәт белән карарга, ял урыннарында, паркларда үзебез артыннан чүп калдырмыйча җыештырып йөрергә кирәклеге ассызыкланды.
-
"Яшь педагог + остаз" конкурсы 13.03.2024

Мәгариф идарәсенең еллык планы нигезендә укытучы-остазлар һәм яшь мөгаллимнәр арасында тәҗрибә уртаклашу, аларның һөнәри үсешенә ярдәм итү максатыннан район мәгариф учреждениеләре арасында «Яшь педагог + остаз» конкурсы үтте. Конкурс шартлары нигезендә яшь мөгаллим һәм остаз үзләренең бердәм эшчәнлеген чагылдырган видео-визитка әзерләргә һәм методик алымнарны күрсәтүче уртак мастер-класс үткәрергә тиешләр. Бакчабызда остазлык эше даими алып барыла, эшкә килгән яшь тәрбиячеләргә, тәҗрибәле педагоглар ярдәм итә. Әлеге конкурста Вагизова Алисә Фәндәс кызы – Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы, Туктарова Эльвира Валерий кызы – Хәбибуллина Альбина Мөдәрис кызы катнашып көч сынаштылар.
На основании плана МКУ “Управление образования” и в целях выявления, поддержки и распространения эффективного опыта педагогов-наставников образовательных учреждений, создания положительной профессиональной мотивации у молодых специалистов прошел конкурс «Молодой педагог + наставник». По условиям конкурса молодой педагог и наставник должны были подготовить видео-визитку, отражающую их совместную деятельность, и провести совместный мастер-класс, демонстрирующий методические приемы. Из коллектива МБДОУ “Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш” в конкурсе приняли участие: Вагизова Алиса Фандасовна – Лотфуллина Лейсан Глусовна, Туктарова Эльвира Валерьевна – Хабибуллина Альбина Мударисовна.
-
Барби курчагының туган көне 11.03.2024

9 март - балаларга яхшы таныш Барби курчагының туган көне. "65 яшьлек" әлеге курчак белән кызлар бүген дә яратып уйныйлар. Кызы Барбараның курчаклар белән яратып уйнавын, аны киендерер өчен кәгазьдән төрле киемнәр кисеп уйнаганын күзәтеп торган Рут Хэндлер 1959нчы елның мартында беренче партия курчакларны сатуга тәкъдим итә.
Бүген 1нче кечкенәләр төркеме балалары белән Барби курчагының туган көнен билгеләп үттек. Балалар матур теләкләр теләделәр, "Ак калач" җырын башкардылар. Чәй өстәле әзерләп курчакны кунак иттеләр.
-
Гаилә - ныклы таянычым 07.03.2024

2024 ел Россия күләмендә Гаилә елы дип игълан ителгәч тә мәгариф оешмалары әлеге юнәлештә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Бүген бакчабызның югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Альбина Мөдәрис кызы Хәбибуллина кечкенәләр төркемендә "Гаилә - ныклы таянычым" бәйрәмен үткәрде.
Гаилә - ул тормышның нигезе. Әти-әни гаилә тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Бала кечкенәдән үк әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә, үскәч тә алар кебек булырга тели.
Бүгенге күңелле очрашу юл йөрү кагыйдәләрен һәм билгеләрен, юлларда хәвефсез хәрәкәт итүне ныгытуны максат итеп куйды. Уен-бәйгеләр, күңелле биремнәр аша командалар төрле ситуатив биремнәр чиштеләр, зирәклекләрен сынадылар, кагыйдәләрне искә төшерделәр. Әти-әниләр һәм тәрбиячеләр балалар имин һәм акыллы җәяүлеләр булсын өчен бердәм эшләргә дигән фикердә таралыштылар.
Имин булсын юлларыбыз,
Ак юл телик һәркемгә.
Һәлакәткә юлыкмасын
Җир йөзендә беркем дә.











