Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | Starokiyaz.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
VI Республикакүләм Г.Тукай укулары 18.04.2017

14 апрель Г.Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалауны максат итеп, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан 14 апрель көнне VI Республикакүләм Г.Тукай укулары үткәрелде. Быел бу укуларда республика мәктәпләреннән килгән 83 укучының, 54 укытучының эше тыңланды һәм уңай бәяләнде. Шулар арасында безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Сөләйманова Диләрә (җитәкчесе Камалова З.С.) лауреат булды. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Cәләт-2017 18.04.2017

13 нче апрель көнне Казанда Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» VI республикаүләм ачык әдәби конкурсының финалы узды. Конкурс шигърият, чәчмә әсәр, балалар әдәбияты, әдәби блог дигән дүрт номинациядә иҗатка тартылган яшь дусларыбызның матур эшләрен бәяләде. Һәм менә финалга «иң-иң»нәре җыелды. Быел җиңүчеләрне номинация эчендә номинацияләр белән бәяләделәр.
Ә инде танатаналы өлештә һәрбер җиңүче дипломга һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
Бу конкурста Иске Кыязлы урта мәктәбеннән 2 укучы җиңү яулады. 11 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Илназ берьюлы ике номинациядә: “Шигърият”буенча - “Ел ачышы” һәм «Балалар әдәбияты» буенча “Татар теле – туган телем” номинацияләрендә, ә Сөләйманова Диләрә “Шигърият” тә “Эзләнүләр, кызыклы табышлар” номинациясендә җиңүче булдылар (җитәкчеләре Камалова З.С.). Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын, кадерле укучылар!
-
ВПР 18.04.2017

Сегодня учащиеся 4,5 классов решали ВПР по русскому языку.
-
Халыкара һәйкәлләр көне 18.04.2017

Бүген "Ямьле язда яхшылык кыл"атналыгының икенче көнендә 5 нче сыйныф укучылары обелискны шефлыкка алдылар.
-
"Ямьле язда яхшылык кыл"атналыгы 17.04.2017

"Ямьле язда яхшылык кыл"атналыгы 15нче апельдән алып 25нче апрельгә кадәр дәвам итә.Укучыларның максаты:Ямьле яз аенда иң күп яхшылык эшләү.
Бүген 7нче сыйныф укучылары ярдәм йөзеннән 93 яшьлек тыл ветераны-Аблязова Зәйнәп Саләхетдин кызы янына бардылар. Зәйнәп әби үзенең сугыш елларында нинди авырлыклар аша узганын күз яшен сөртә-сөртә сөйләде.17 яшьлек кыз, әтисе белән окоплар казыган,көне-төне кыр эшләрендә булган....
"Ягымлы сүз -җанга дәва"- диләр. Укучылар Зәйнәп әби белән рәхәтләнеп гапләшеп утырдылар.Мәңгелек яра калдырган елларны беразга гына онытып торды Зәйнәп әби. Кызлар әбигә коедан су китерделәр,вак-төяк эшләрен эшләштеләр. Ягымлы караш,җылы сүзгә мохтаҗ әби-бабайларыбызны күбрәк сөендерик!
-
Ләйләнең уңышы 13.04.2017

"Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" балалар бакчасында тәрбияләнүче Кыямова Ләйлә,Аксубай муниципаль районы Мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылган"Талантлар солюты"конкурсында катнашып, "Вокал.Берүзе башкару,5-6 яшь"номинациясендә 2нче урын яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!!! Афәрин!!! Җитәкчесе:Җәләтдинова Розалия Әхмәдулла кызы.
-
12 апрель-Космонавтика көне 12.04.2017

Космонавтика көнен мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары нык яраталар.Чөнки ул көн бик күп вакыйгаларга бай була. Бүгенге көн дә шундый булды. Зайдуллина Фирдәвес әзерләгән сыйныф сәгатеннән башланып китте бу көн,аннан укучылар үзләре иҗат иткән рәсемнәрне,шигырьләрне,кызыклы биремнәрне күзәттеләр,аннан спорт залында "күңелле старт "башланып китте. Ярышучылар гади малайлар,кызлар булып түгел,ә экипаждагы чын космонавтар булдылар.
-
Экологик стартның дүртенче көне 11.04.2017

Экологик стартны 8нче сыйныф укучылары тәмамладылар.Участковый 1нче майга ял итергә чыккан яшьләрне тикшерде. Тәртип бозучыларга шелтә белдерде,икенче очракта инде шелтә генә булмавын,ә штрафка тартылуларын искәртте. Яшьләр үз гаепләрен вакытында таныдылар.
Сыйныф җитәкчесе:Абраров Равил Нуриҗан улы.
-
Театр сөюче нәни дусларыбыз 10.04.2017

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар төрле матур әкитләрне сәхнәләштерергә бик яраталар.Җәнлекләр булып та,кош-кортлар ,бөҗәкләр булып та рәхәтләнеп уйныйлар Театр атналыгында сәхнә йөлдызлары нәкъ менә үзләре булдылар .Афәрин!!! Тәрбиячеләр:Җәләтдинова Розалия Әхмәдулла кызы ,Шамсутдинова Зөлфия Рәшит кызы. Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Экологик стартның өченче көне 06.04.2017

Бүген мәктәбебездә "экологик суд" булды.5нче-7нче сыйныф укучылары табигатьне пычратучыларны гаепләделәр.Катнашучылар:судья,шаһит,урман җәнлекләре,файдалы үләннәр.Кызыл китапка кергән үсемлекләрне,җәнлекләрне,табигатьне саклаучылар ,яклаучылар ЧАҢсуктылар. Барысы да бер карарга килделәр: кулга кул тотынып, бергә сакларга.,якларга Табигать Ананы.
Гаепләнуче КЕШЕгә шелтә белдерелде,вакытлыча авылдан чыгып йөрү тыелды.






