Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | Starokiyaz.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Батырлык дәресләре 17.02.2017

Бүген һәр сыйныфта батырлык темасына тәрбия дәресләре үткәрелде.Һәр сыйныф җитәкчесе балаларга файдалы,үзенчәлекле,кызыклы һәм үрнәк алырдай материаллар әзерләде. Дәресләр тирән мәгънәле видеоматериаллар белән баетылды.Укучылар да укытучылар да кәнагать калдылар.Барыгызг да зур рәхмәт.
-
Акция"Дети Татарстана-детям Сирии" 16.02.2017

-
Герой шагыйрь Муса Җәлил 15.02.2017

Бу көнне татар иле бөек татар шагыйре, герой шагыйрь Муса Җәлилне искә ала. Бу чарадан безнең мәктәп тә читтә кала алмады,укучылар шагыйрьнең иҗатын һәм тормыш юлын бик кызыксынып өйрәнәләр.
-
Лыжня России 11.02.2017

-
Парламентский урок -2017 10.02.2017

С 6 по 11 февраля учитеь истории и обществознания Мугинов И.С.провел парламентские уроки на тему "Татарстан-2030:мой вклад в будущее республики".
-
Весёлая эстафета 01.02.2017

Сегодня проводилась весёлая эстафета в честь Дня воинской славы - День победы в Сталинградской битве в 1943 году. Участвовали учащихся начальных классов. Победила дружба. Пусть во всём мире будет такая дружная атмосфера и ясное небо над головой.
-
Юл кагыйдәләре 27.01.2017

Бүген башлангыч сыйныф укытучылары"Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәләрен нык бел" исемле сыйныф сәгате үткәрделәр. Чара һәр балага файдалы һәм үзенчәлекле булды.Җитәкчеләр: Ахметзянова Г.И.,Хаметвалиева Т.М.,Зайдуллина Ф.М.
-
Әти,әни һәм мин-спорт сөюче гаилә 27.01.2017

Бүген "Юность" сопрткомплексында "Әти,әни һәм мин -спорт сөюче гаилә"конкурсы үтте.Безнең мәктәптән Гафиятуллиннар гаиләсе катнашты.Ярыш бик кызу һәм кызык булды. Алар мактау кәгазьләре һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.Барыбызга да спорт белән дус яшәргә насыйп итсен.
-
Юбилеегыз белән хөрмәтле Мәдинә Минвәлиевна! 24.01.2017

Бөтен гомерен балаларга биреп,
Таңнан төнге янып-көюче
Күктә янган якты кояш сыман,
Тирә-юньне нурга күмүче-укытучым.
Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,
Бала күңеленең түренә үтүче,
Авырлыклар килсә, уртаклашып,
Сиздермичә ярдәм итүче- укытучым
Кирәк чакта бераз кырыс булып,
Тыныч кына җавап бирүче,
Белем дөньясының баскычларын
Синең белән бергә үтүче-укытучым
Мәдинә Минвалеевна ! Сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз .Сез һәрчак укучыларга яхшылык кына эшләдегез,нинди булуыбызга карамастан ,безне якын күрдегез,гел җиңүгә рухландырып тордыгыз. Безгә кылган изгелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын.
Сезгә җан тынычлыгы,күңел көрлеге,сәламәтлек,хәерле гомерләр телибез.
Тагын бик күп еллар мәктәп укучыларын шатландырып,тормышыбызны тулыландырып ,күп-күп уңышларга ирешеп матур гомер итәргә һәм эшләргә язсын. Без Сезне нык хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Хөрмәт белән укучылар һәм укытучылар.
-
Юбилей! 23.01.2017
Хөрмәтле Мөнҗия Мәҗит кызы! Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез. Мин һәм безнең буын яшьләре шушы мөхтәрәм шәхес канаты астында тәрбияләнеп, гыйлем алып, олы тормыш юлына чыктык. Безнең өчен сез һаман да кадерле Апа! Якын дус, сердәш, киңәшче һәм остаз! Сез бөтен авылыбызга гүзәл тормыш өлгесен, яшәү үрнәген күрсәтеп килдегез. Сезгә бәрәкәтле озын гомер, таза исәнлек – саулык, корычтай сәламәтлек, дөньядагы бәхетле мизгелләр һәм мәхәббәтле көннәр насыйп булсын! Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Йөзегездәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен. Киләчәктә дә туганнарыгызның, балаларыгызның, онык һәм оныкчыкларыгызның, дусларыгызның таянычын, ихтирамын тоеп яшәргә язсын !






