Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | Starokiyaz.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 25учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
12 апрель-Космонавтика көне 12.04.2017

Космонавтика көнен мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары нык яраталар.Чөнки ул көн бик күп вакыйгаларга бай була. Бүгенге көн дә шундый булды. Зайдуллина Фирдәвес әзерләгән сыйныф сәгатеннән башланып китте бу көн,аннан укучылар үзләре иҗат иткән рәсемнәрне,шигырьләрне,кызыклы биремнәрне күзәттеләр,аннан спорт залында "күңелле старт "башланып китте. Ярышучылар гади малайлар,кызлар булып түгел,ә экипаждагы чын космонавтар булдылар.
-
Экологик стартның дүртенче көне 11.04.2017

Экологик стартны 8нче сыйныф укучылары тәмамладылар.Участковый 1нче майга ял итергә чыккан яшьләрне тикшерде. Тәртип бозучыларга шелтә белдерде,икенче очракта инде шелтә генә булмавын,ә штрафка тартылуларын искәртте. Яшьләр үз гаепләрен вакытында таныдылар.
Сыйныф җитәкчесе:Абраров Равил Нуриҗан улы.
-
Театр сөюче нәни дусларыбыз 10.04.2017

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар төрле матур әкитләрне сәхнәләштерергә бик яраталар.Җәнлекләр булып та,кош-кортлар ,бөҗәкләр булып та рәхәтләнеп уйныйлар Театр атналыгында сәхнә йөлдызлары нәкъ менә үзләре булдылар .Афәрин!!! Тәрбиячеләр:Җәләтдинова Розалия Әхмәдулла кызы ,Шамсутдинова Зөлфия Рәшит кызы. Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Экологик стартның өченче көне 06.04.2017

Бүген мәктәбебездә "экологик суд" булды.5нче-7нче сыйныф укучылары табигатьне пычратучыларны гаепләделәр.Катнашучылар:судья,шаһит,урман җәнлекләре,файдалы үләннәр.Кызыл китапка кергән үсемлекләрне,җәнлекләрне,табигатьне саклаучылар ,яклаучылар ЧАҢсуктылар. Барысы да бер карарга килделәр: кулга кул тотынып, бергә сакларга.,якларга Табигать Ананы.
Гаепләнуче КЕШЕгә шелтә белдерелде,вакытлыча авылдан чыгып йөрү тыелды.
-
Экологик стартның икенче көне 05.04.2017

Икенче көнне старт 2нче сыйныфлар кулында булды. Экологик әкият мәктәпне шаккатырды. Искиткеч бай эчтәлекле һәм әкият персонажлары шундый тере булдылар.Әйткән киңәшләренә һич колак салмый мөмкин түгел иде. Монда,экологик монстор да ,урман җәнлекләре дә,Экология үзе дә килгән иде. Бик күңелле һәм тәрбияви булды чара. Рәхмәт укучылар . Җитәкчеләре:Зайдуллина Фирдәвес Минеәхтәм кызы.
-
Театр яктылыкка,нурга илтә 04.04.2017

4-10нчы апрель мәктәптә театр атналыгы итеп билгеләнде .1нче сыйныф укучыларыннан алып 8нче сыйныф укучыларына кадәр "Экология " елына багышланган өзек сәхнәләштерергә тиеш булалар. Бүген 1-4 сыйныфлар әлеге темага багышланган өзек сәхнәләштерделәр. Башлангыс сыйныфлар чыгышы һәркемне уйланырга мәҗбүр итте. Чара бик эчтәлекле һәм файдалы узды.Чараны әзерләүче сыйныф җитәкчеләре:Әхмәтҗәнова Гөлнур Исмәгыйль кызына һәм Хәмәтвәлиева Тәнзилә Минәхмәт кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез!!!
-
Халыкара балалар китабы көне. 03.04.2017

Бу көнне башлангыч сыйныфлар арасында китапханәче Динә Хөснетдинова "Әкияттә кунакта "исеме астынды кызыклы викторина үткәрде.Бөек әкиятче Г.Х.Андерсенның иҗатын,татар балалар язучыларның иҗатларын искә төшерделәр.Һәркем үзенең яраткан китабы турында сөйләде. Чара күңелле һәм файдалы үтте.
-
1 апрель -Көлке көне 01.04.2017

Бу көн мәктәптә бик үзенчәлекле үтте. Иртән мәктәпкә килүчеләрне, ишегалдында, Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары -Гыйлметдинова Алсу,уку-укыту буенча директор урынбасары-МөдәисовРрифкат,педагог -оештыручы-Хөснетдинова Динә серле кәрзин белән каршы алдылыр . Серле кәрзин, төрле шаян хәлләр язылган кәнфитләр белән тутырылган.Бер генә укучы да,укытучы да,пешекчеләр дә,техник хезмәткәрләр дә кәнфитсез калмадылар. Шулай ук сыйныф ишекләренә кызыклы исемнәр эленде. Мәсәлән,икенче сыйныф укучыларын "Тиктормаслар заводы" дип,3нче,4нче сыйныфларн "ТНВ,Җырлыйк әле",5ләрне"Өч мушкетер",спорт залын"Идән-түшәм" кабинеты дигән исемнәр куелды. Бик күңелле булды.
-
Тырышкан табар, ташка кадак кагар 01.04.2017

Мәктәп укучылары һәрдаим төрле конкурсларда катнашып киләләр, һәм нәтиҗәсе дә озак көттерми килеп җитә. Мәктәптән тыш эшләр буенча үткәрелгән муниципаль конкурсларда алдынгы урыннар,мәктәпкүләм үткәрелгән конкурсларда шулай ук алдынгы урыннар,дистанцион конкурларда да мактаулы урыннар яулыйлар . Шулай дәвам итергә!!! Афәрин.
-
БЕЗ БЕРГӘ 28.03.2017

В аксубаевском районе проведены отборочные концерты муниципального этапа Республиканского фестиваля детского народного творчества "Без бергә".
На финальный этап было приглашено более 20 творческих коллективов-победителей зональных этапов.
Финал конкурса проведен 28 марта в Аксубаевском РДК.
Фестиваль проводился по двум возрастным группам участников 9-12 лет и 13-15 лет.
Участники выступали в следующих номинациях:
"Художественное чтение"
"Народный вокал"
"Народный ансамбль"
"Хореография"
"Показ моды"
Наш ученик Камалетдинов Динар занял 2 место в номинции "Художественное чтение" Молодец ! Поздравляем!!!






