Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Кышкы каникуллар 30.12.2024

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. 2Б сыйныф укучыларына кыш ошый. Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Бер дә туйдырмый андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт!
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2024

27 декабрь көнне гимназиядә Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәмне гимназиядә эшләп килүче “Сәйяр” театр төркеме укучылары алып барды.Алар укытучыларны,укучыларны тиздән җитәчәк Яңа ел бәйрәме белән котлап,матур теләкләрен җиткерде. Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, җәнлекләр,әкият геройлары-барысы да бүгенге бәйрәмгә "килгәннәр" иде.Һәр бала Кыш бабайга үзенең һөнәрен күрсәтеп калырга тырышты.Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, җыр-бию, мавыктыргыч уеннар белән бергә бик күңелле узды.
-
Волгоград өлкәсе Ленин районы Маляевка гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән онлайн очрашу 25.12.2024

Яңа ел- серле,тылсымлы, үзенчәлекле бәйрәм. Бу бәйрәмдә һәркем әкияткә ышана, күңелләр ниндидер могҗиза көтә. Әлеге тылсымлы бәйрәм уңаеннан Зәй муниципаль районы “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе” һәм Волгоград өлкәсе Ленин районы Маляевка гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән онлайн очрашу үткәрелде. Очрашуга Яңа елның кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Укучылар шигырьләр укыдылар, үзләренең хыяллары белән уртаклаштылар. Балалар Кар кызының шаян сорауларына җавап биреп, зирәклектә көч сынаштылар. Ә соңыннан укучыларыбыз бер-берсенә теләкләр теләделәр, яңадан очрашырга сүз куештылар
-
Ата-аналар контроле 18.12.2024

Ата-аналар контроле кысаларында гимназия ашханәсендә ата-аналар вәкилләре булды.
Ата-аналар контроленең максаты – гомуми белем бирү учреждениесендә туклануны оештыру сыйфаты, СанПиН үтәү, укучыларның ата-аналарына мәгълүмат бирү.
Ата-аналар меню белән таныштылар, ризыкны авыз итеп карадылар һәм бәяләмә яздылар. Алар әзерләнгән ризыкның тәмле булуын, балалар рационы нормаларына туры килүен билгеләп үттеләр.
-
Рейд по проверке наличия световозвращающих элементов 13.12.2024

13 декабря в гинмзаии отрядом ЮИД прошел рейд по проверке наличия световозвращающих элементов. Результаты проверки показали, что большинство учащихся применяют световозвращатели, а некоторые ребята, чтобы быть наиболее заметными на дороге имели сразу несколько аксессуаров. Проведенный мониторинг показал, что у большинства ребят световозвращающими элементами оснащены рюкзаки, одежда в меньшей степени. Активно элементы используют ученики начальной школы.
Фликер (световозвращатель) на одежде - на сегодняшний день реальный способ уберечь ребенка от травмы на неосвещенной дороге. Принцип действия его основан на том, что свет, попадая на ребристую поверхность из специального пластика, концентрируется и отражается в виде узкого пучка. Когда фары автомобиля «выхватывают» пусть даже маленький световозвращатель, водитель издалека видит яркую световую точку. Поэтому шансы, что пешеход или велосипедист будут замечены, увеличиваются во много раз. Берегите себя! -
12 декабрь- Россия Федерациясе Конституция көне! 12.12.2024

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды.
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #ГодСемьи #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Юнармия #ДобрыйТатарстан @moinrt16 #КонституцияМоейСтраныНД
-
Ватан геройлары көне! 09.12.2024

Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатыннан махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кертелде. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә.
Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.
Ватан батырлары – районыбызның горурлыгы. Бу истәлекле көндә халыкның үз каһарманнарын хөрмәтләве бөек хезмәт казанышлары, героик еллар турындагы истәлекләрне яшь буын күңелендә яңартуга хезмәт итә.
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #ГодСемьи #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Юнармия #ДобрыйТатарстан @moinrt16 #ГероиОтечестваНД
-
Профориентация 05.12.2024

Профориентация - яшьләрне һөнәр сайлауга әзерләүнең фәнни нигезләнгән системасы. Ул һәр шәхеснең индивидуаль үзенчәлекләрен дә, хезмәт ресурсларын җәмгыять мәнфәгатьләрендә тулысынча бүлү кирәклеген дә исәпкә алырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә мәгариф системасы алдына яңа проблема килеп баса - үсеп килүче буынга карарларны мөстәкыйль кабул итү һәм җаваплы гамәлләргә, һөнәри эшчәнлеккә югары мәгълүмати тирәлектә әзерләү. Һөнәр дөньясы күптөрле һәм үзгәрүчән, яңа һөнәрләр барлыкка килә. 5 нче декабрьдә Зәй политехник ккөллиятендә 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен чара узды.
-
3 декабрь — «Билгесез солдат көне» 03.12.2024

Билгесез солдат көне – илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул Россиядә беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләнде. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Ватанны саклап һәлак булган билгесез каһарманнарның илебездә һәм аннан читтә әлегә кадәр җирләнмәгән җәсәдләре күп.
Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя.
Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан 9 нчы сыйныф укучылары билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйды.#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #ГодСемьи #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Юнармия #ДобрыйТатарстан #памятинеизвестногоНД
-
3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне 03.12.2024

3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.
Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игьтибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә.
Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсәдә, сынмыйлар -сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр.
Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр генә телибез. Без сезнең белән!#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #ГодСемьи #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Юнармия #ДобрыйТатарстан @moinrt16 #обществобезграницНД











