Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Котлыйбыз! 28.01.2025

Зәй муниципаль районы "Алдынгылар хәрәкәте" яшьләр проектын тормышка ашыруда актив эшчәнлек күрсәтүче 9 нчы А сыйныф укучысы Мозафарова Азалия рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Ленинград батырлыгы риваятьләргә тиң! 28.01.2025

1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 72 ел тулды. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены - гаскәрләрне һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр: эшләүчеләр - 350 грамм, хезмәткәр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 200 грамм ипи ала башлыйлар. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама - үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар. Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый.Бу истәлекле көн уңаеннан урта звено укучылары патриотик акциядә катнашты.
-
Использование световозвращающих элементов 27.01.2025

27 января члены отряда ЮИД «Дорожные герои» МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш.Фардиева» совместно с руководителем отряда Фазлыевой Л.И. подготовили выступление для общешкольной линейки на тему: «Использование световозвращающих элементов на верхней одежде у несовершеннолетних в темное время суток». Юные инспектора движения рассказали ребятам о том, как важны на детской одежде световозвращающие элементы. Они способствуют значительному снижению детского травматизма на дорогах. Такой элемент позволит лучше заметить ребенка, если на улице темно, что актуально для зимнего времени года и просто в пасмурную и дождливую погоду. Ребята рассказали об особенностях и разновидностях фликеров, продемонстрировали флешмоб «Соблюдай ПДД». Берегите себя и своих близких, уважайте всех участников движения!
-
Ата-аналар контроле 27.01.2025

Ата-аналар контроле кысаларында гимназия ашханәсендә ата-аналар вәкилләре булды.
Ата-аналар контроленең максаты – гомуми белем бирү учреждениесендә туклануны оештыру сыйфаты, СанПиН үтәү, укучыларның ата-аналарына мәгълүмат бирү.
Ата-аналар меню белән таныштылар, ризыкны авыз итеп карадылар һәм бәяләмә яздылар. Алар әзерләнгән ризыкның тәмле булуын, балалар рационы нормаларына туры килүен билгеләп үттеләр.
-
Интернетсыз бер көн! 25.01.2025

Интернет яшәешебезнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Бүген тормышны интернетсыз күз алдына китерү дә авыр. Аралашу, гариза бирү, төрле түләүләр өчен дә хәзер әллә кайларга барып чират торасы юк, мәсьәлә өйдән чыкмыйча гына хәл ителә. Кино, мультфильмнарны да интернет челтәреннән карыйбыз, китапның да теләгәнен шунда эзләп табабыз. Әлеге көн уңаеннан 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары шахмат уйнады, кызыклы китаплар укыды.
Ә сез интернетсыз ничә көн яши аласыз? Бер көн булса да аннан аерылып, файдасын күргәнегез бармы? -
Гимназия укучылары безнең заман герое белән очрашты 23.01.2025

Зәй гимназиясе укучылары безнең заман герое белән очрашты
23 гыйнварда туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Ринат Фәрдиев исемендәге таатр гимназиясендә «Синең исемеңне, герой, данлыйбыз» дип исемләнгән патриотик чара үткәрделәр. Чарага махсус хәрби операция ветераны Андрей Цивиков чакырылды.
Андрей Викторович хәрби зонада «Старый» позывноен йөртә. Ул мобилизация буенча Ватаныбыз сагына баскан. Яралану сәбәпле, ул хәзер махсус хәрби операциядә катнашмый.
Ул укучыларга неонацизмга каршы көрәштә махсус операциянең әһәмияте, хезмәттәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Хәрби егет ассызыклаганча, сугышчыларны туган илгә һәм ватандашларга мәхәббәт берләштерә, ә барлык авырлыкларны җиңәргә якыннарының һәм барлык россиялеләрнең ярдәме һәм җиңүгә ышанычы ярдәм итә.
-
Технология атналыгы 22.01.2025

Технология атналыгы кысаларында малайлар һәм кызлар арасында кулинар көрәш оештырылды. Кызлар өчпочмаклар пешерде, малайлар пилмән ясады
-
Атналык линейка 20.01.2025

Бүген, 20 нче гыйнварда гимназиябез традициясе буенча атналык линейка узды. Иң беренче булып, гимназия директоры Мөхәммәтханов Марат Фәим улы чыгыш ясады. Аннары сүз дежур класска бирелде, алар атналык йомгак ясадылар. Үзләренең чыгышларында мәктәптә булган кайбер кимчелекләрне ассызыклап киттеләр. Линейка ахырында төрле дәрәҗәдәге бәйгедә катнашып, призлы урыннар яулаган укучыларга дипломнар тапшырылды.
-
Гаиләм белән чаңгыда 04.01.2025

Гимназия укучылары әти-әниләре белән урманда чаңгыда шуа. Кышкы урман шулкадәр матур, вакыт сизелми дә үтеп китте. Тирә-юньдә чисталык һәм сафлык. Кыш көне нинди рәхәт! Һава чиста һәм салкын, өйгә кайтасы да килми.
-
31.12.2024

Реализация федерального проекта "ВСЕЙ СЕМЬЕЙ"











