Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне! 21.02.2025

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
#Минпросвещения #Росдетцентр
#НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ #ДеньРодногоЯзыкаНД
-
Җыр һәм строй смотр-конкурсы 20.02.2025

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне көне уңаеннан , гимназибезнең спорт залында җыр һәм строй смотр-конкурсы узды.
Тантаналы чара флаглар чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын җырлаудан башланды. Мәктәп спорт залы буенча 5-11 нче сыйныф коллективлары үтте. Балалар чыгышын компетентлы жюри бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча алар грамоталар тапшырдылар.
Чара бер сулышта узды, дулкынлануга карамастан, барлык сыйныфлар да үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәтә алдылар.
#Минпросвещения #Росдетцентр
#НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ #оЗащитникахНД #ЮнармияРТ -
Мастер класс 19.02.2025

Сегодня у нас прошел увлекательные мастер-класс под названием "Брелок из УФ-смолы" и «Браслет», который подарил учащимся возможность проявить свои творческие способности и создать уникальные украшения. С самого начала занятия царила атмосфера вдохновения и радости, ведь каждый ребенок имел шанс сделать что-то совершенно особенное. Ребята с интересом знакомились с технологией работы материалом, изучая его свойства и возможности. Под чутким руководством, они шаг за шагом осваивали процесс: от подготовки форм до заливки смолы и добавления различных декоративных элементов. В процессе работы ребята не только развивали свои художественные навыки, но и учились работать в команде, помогая друг другу и делясь идеями.
Создание украшений из УФ-смолы — это не только увлекательное занятие, но и отличный способ развить мелкую моторику, внимание к деталям и креативное мышление. В завершение мероприятия ребята поделились своими впечатлениями и похвалили друг друга за оригинальные идеи. Мы уверены, что этот мастер-класс стал не только возможностью для самовыражения, но и вдохновил ребят на дальнейшее творчество.
-
Спорт эстафетасы. 18.02.2025

Хәрби-патриотик акция кысаларында, бүген, 17 нче февраль көнне 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында спорт эстафетасы узды.
-
"Умскул " -ТДИ һәм БДИга әзерлекнең онлайн-мәктәбе. 18.02.2025

Бүген, 18 нче февральдә гимназиянең 9 нчы һәм 10,11 нче сыйныф укучылары өчен Мәскәү шәһәренең "Умскул" - онлайн мәктәбе вәкиле белән очрашу узды. Алар ТДИ га әзерлек өчен төрле курслар тәкъдим иттеләр.
-
Зәйдә парламент дәресләре уза. 18.02.2025

Парламент дәресләре Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап уздырыла. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин беренче дәресне Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә башлап җибәрде. Аннан парламент сәгатен политехник колледж студентлары белән үткәрде.
-
Атналык линейка 17.02.2025

Бүген, 17 нче февральдә гимназиябез традициясе буенча атналык линейка узды. Линейка флаглар чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын җырлаудан башланды. Аннары гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гатиятуллина Р. С. чыгыш ясады. Шулай ук сүз дежур класска бирелде, алар атналык йомгак ясадылар. Үзләренең чыгышларында мәктәптә булган кайбер кимчелекләрне ассызыклап киттеләр. Линейка ахырында төрле дәрәҗәдәге бәйгедә катнашып, призлы урыннар яулаган укучыларга дипломнар тапшырылды.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил" 15.02.2025

15 февраль - татар герой-шагыйре Муса Җәлил дөньяга килә. Аның батырлык белән сугарылган шигырьләрендә берничә буын тәрбияләнгән. Муса Җәлилнең югары идеаллар белән рухландырылган һәм кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән тулы поэзиясе миллионлаган йөрәкләргә юл тапты.15 февральдә гимназиядә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил иҗатына багышланган «Муса Җәлил-шагыйрь һәм герой» исемле әдәби чара узды.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган викторина 14.02.2025

2025 елның 14 февралендә Россиянең Хәрби дан Көненә - Ватанны саклаучылар көненә багышланган викторина үткәрелде. Викторинада 9 «а» һәм 9 «Б» сыйныф укучылары катнаштыВатанны саклаучылар көне Россия тарихына, тынычлык саклаучы, яраткан Ватаныбызны Җирдә, суда һәм һавада батырларча саклаучы хәрбиләргә хөрмәт һәм хәтер символы булып тора.
Ватанны саклаучылар көне-батырлык, каһарманлык, патриотлык, рух көче, батырлык, намус символы булып тора.
-
Әдәбият һәм сәнгать дөньясында! 13.02.2025

Бүген, 13 нче февральдә гимназиянең югары сыйныф укучылары Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы сәркәтибе Р. Төхвәтуллин, язучы, журналист Илүсә Нәбиуллина һәм шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова белән очрашуда катнашты. Чарада язучылар үзләренең иҗат юлы турында сөйләде һәм аларның матур шигырьләре яңгырады.











