Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
XV төбәкара фәнни - гамәли конференция «Тукай укулары» 11.04.2025

Бүген, 11 нче апрельдә, XV төбәкара фәнни - гамәли конференция «Тукай укулары» уздырыла. Ул Зәйнең 6нчы мәктәбендә үтә. Сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Ләйсән Камалиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова чыгыш ясадылар. "Тукай укулары" берничә секциядә үтә. Аларда катнашу өчен республиканың күп районыннан гаризалар кабул ителде. Әлеге чарада 6 нчы А сыйныф укучысы Абзалетдинова Алия катнашты һәм призер булды. Афәрин! Фәнни эш җитәкчесе Әүхәдиева Д. М.
-
«Вторая жизнь пластика» 10.04.2025

В гимназии на уроках биологии проводятся уроки, которые предлагает Министерство образования и науки Республики Татарстан, также ПАО «СИБУР Холдинг» совместно с Межрегиональной экологической общественной организацией «ЭКА» -«Вторая жизнь пластика». Это комплексная система эффективных просветительских форматов, разработанная СИБУРом и Центром экономии ресурсов при поддержке Федерального эколого- биологического центра. Программа включена в методические рекомендации Федерального центра дополнительного образования России (ФЦДО) для педагогов общего и дополнительного образования.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы Гомәров Раушан белән очрашу 10.04.2025

Бүген, 10 нчы апрель көнне, гимназиябезнең чыгарылыш укучысы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Гомәров Раушан белән очрашу булды. Бу чарада 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты
-
Ата-аналар контроле 10.04.2025

Ата-аналар контроле кысаларында 10 нчы апрель көнне гимназия ашханәсендә ата-аналар вәкилләре булды. Ата-аналар контроленең максаты – гомуми белем бирү учреждениесендә туклануны оештыру сыйфаты, СанПиН үтәү, укучыларның ата-аналарына мәгълүмат бирү. Ата-аналар меню белән таныштылар, ризыкны авыз итеп карадылар һәм бәяләмә яздылар. Алар әзерләнгән ризыкның тәмле булуын, балалар рационы нормаларына туры килүен билгеләп үттеләр.
-
Гомуми линейка 07.04.2025

7 апрель көнне өлкән сыйныф укучылары өчен гомуми линейка узды. Линейка флаглар чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын башкарудан башланды. Директор урынбасарлары уку елының соңгы чиреге башлануы, чыгарылыш укучыларына имтиханнар тапшырачаклары турында әйтеп үттеләр. Шулай ук узган атнада кизү торган 10 сыйныф укучылары атналык нәтиҗә ясадылар. Булган җитешсезлекләргә игътибар ителде. Бариев Р.М. төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга дипломнар тапшырды.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2025

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе.
#Минпросвещения #Росдетцентр
#НавигаторыДетства #НавигаторыРТ #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ
#КомандаВоспитанияРТ #оЗдоровьеНД -
"Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы 04.04.2025

"Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Әлеге конкурста гимназиядән Фазлыева Лира Илмир кызы катнашты. Лира Илмировна -күпкырлы иҗади шәхес, ул конкурсның һәр этабында югары дәрәҗәдәге профессиональлеген күрсәтте һәм җиңүче исеменә лаек булды. Гимназия коллективы Лира Илмир кызын чын күңелдән лаеклы җиңүе чын котлый, алдагы этапта уңышлар һәм җиңү теләп кала.
-
Полиция капитаны Садыкова Эльвина Рәфис кызы белән очрашу 03.04.2025

Бүген, 3 нче апрельдә 11 нче сыйныф укучылары полиция капитаны Садыкова Эльвина Рәфис кызы белән очрашты. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын полиция һөнәрнең мөмкинлекләре белән таныштырды.
-
Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне 02.04.2025

2 апрельдә ел саен Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә
-
Халыкара кошлар көне 01.04.2025

Халыкара кошлар көне-ел саен апрель башында билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Кошлар - безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Ел саен алар безгә үз канатларында Яз китерә. 1 апрель көнне 3 нче сыйныфта «Кошлар көне» класс сәгате үткәрелде.Аның максаты балаларны Халыкара кошлар көне белән таныштыру иде. Бу көнне балалар табышмаклар чиштеләр, тавышларыннан кошларны таныдылар, уйнадылар, кошлар сурәтләнгән рәсемнәр һәм фотолар карадылар. Укучылар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. Сыйныф сәгате азагында балалар канатлы дусларга сак карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.











