МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 23.04.2016
Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның иҗатын чагылдырган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Анда укучыларыбызның иң яхшы дип табылган эшләре урын алды.
-
"Тукайга һәм Бәчек авылында яшәгән туганнарына багышлана..."
22.04.2016
Бүген Урысбага мәктәбендә мәдәният йорты белән берлектә бөек шагыребез Габдулла Тукайның 130 - еллыгына багышланган "Тукайга һәм Бәчек авылында яшәгән туганнарына багышлана..." диеп исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге чарада безнең башлангыч сыйныф укучылары да үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән катнаштылар.
-
Чәршәмбе өмәләре 20.04.2016
Бүгенге өмәдә мәктәп укучылары һәйкәл янын чистартты.
-
Өмәләр дәвам итә 16.04.2016
Шимбә, чәршәмбе өмәләре дәвам итә. Бүген көне дә нәкъ өмә өчен диярсең. Иртән үк кояш кыздыра башлады, шуңа күрә эшләве дә күңелле булды.
-
Безнекеләр - беренче! 15.04.2016
Бүген мәктәбебезнең 7-9 нчы сыйныф егетләре Норлат мәктәбендә уздырылган волейбол ярышында катнаштылар һәм норлатлыларны 3:0 исәбе белән җиңеп кайттылар. Афәрин, егетләр!
-
Яз - чистарыныр чак 13.04.2016
Яз тулысы белән үз көченә керде, кар эреп бетте диярлек.Кыш буе кар астында яшеренгән пычраклык тирә - юньгә калыкты. Шуннан арыну өчен чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә өмәләр уза. Менә бүген дә укучылар мәктәп тирәсен чистартуда актив катнаштылар.
-
Космонавтика көне 12.04.20161961 нче елның 12нче апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте.Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Быел бу истәлекле датага 55 ел. Шул уңайдан бүген сыйныф сәгатьләрендә әңгәмәләр үтте.
-
Язгы каникуллар 02.04.2016
4 нче апрельдән 11 нче апрельгә кадәр укучыларыбыз язгы каникулга китә.12 нче апрель укулар башлана. Күңелле һәм файдалы яллар сезгә!
-
Канатлы дусларыбызны каршыларга без әзер 01.04.2016
Укучыларыбыз бик тырышып канатлы дусларыбызны каршы алырга җыеналар. Кош оялары, җимлекләр әзер.
-
"Тукай замандашлары" 29.03.2016
Бүген Норлат урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 - еллыгына багышланган "Тукай замандашлары" дип исемләнгән VI Бөтенроссия уку бәйгесенең муниципаль туры үтте. Безнең мәктәп укучылары да әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. I сыйныф укучысы Гыйзатуллина Ясминә III урын алып грамота белән, VI сыйныф укучысы Нуруллина Камилә һәм IX сыйныф укучысы Хәялиев Алмаз III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.