МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Көзге бакча эшләре тәмам 12.10.2016
-
Мәктәптә үзидарә көне. 10.10.2016
Бүген мәктәптә Үзидарә көне үткәрелде. 8 - 9 нчы сыйныф укучылары бүген үзләрен укытучылар урынына куеп карады һәм төрле фәннәр буенча дәресләр уздырдылар.
-
"Укытучым атлый янәшә" 10.10.2016
Бүген Укытучылар көне уңаеннан "Укытучым атлый янәшә" диеп исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Остазларына булган рәхмәт сүзләрен укучылар дәртле җырлар, матур шигырьләр аша җиткерделәр.
-
Кышка әзерләнәбез! 08.10.2016
Бүген мәктәптә чираттагы өмә узды. Бакчаны коелган яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттык.
-
Тукай да бит сине җырга керткән! 06.10.2016
Мәктәп бакчасында көзге эшләр дәвам итә. Бүген мәктәп коллективы бәрәңге уңышын җыйды.
Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә;
Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр
Тәннәренә җылы йөгертә.
Күлмәгеңне салып, моңсуланып,
Кайнар шулпаларга төшәсең.
Мич кызуында алсуланып,
Учак көлләрендә пешәсең.
Тукай да бит сине җырга керткән,
Бабайлар да мактап сөйләгән;
Бер як та юк сине яратмаган,
Беркем дә юк сине сөймәгән.
Йодрык кадәрле.
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле,
Ах, тәмле,
Бигрәк тәмле бәрәңге! -
Котлыйбыз! 05.10.2016
Халыкара укытучылар көнен уңаеннан район башлыгы А.В.Тыгин мөгәллимнәрне җыйды. Бәйрәмдә күп кенә укытучыларгы, мәктәп директорларына һәм җитәкчеләргә төрле номинацияләрдә бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Күгеш мәктәбендә озак еллар математика фәнен укытучы Шәяхмәтова Сиринә Харис кызы да бар иде. Ул мәгариф өлкәсендә куйган фидакарь хезмәте һәм тырышлыгы өчен "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү системасында мактаулы эшчесе" исеменә лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде. Сиринә апаны чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 05.10.2016
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.201622 ел рәттән 1нче октябрьдә Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. «Яңа» бәйрәмнәребезнең берсе булса да, ул барыбыз өчен дә кадерле, иң мәгънәле бәйрәмнәребезнең берсе. Бик тиз үз иттек үзен, чөнки кирәкле, уйсызларны да уйлата, «уята» торган көнгә әйләнде ул. Балачагыннан алып картлыгына кадәр күпме тарих «зилзилә»ләрен исән-сау үткән, михнәтләре һәм гыйбрәтләре күп булса да, сөенеп-сагынып искә ала торган көннәре дә бихисап булган озын-озак гомер юлы үткән өлкәннәребез тормышыбыз бизәге ләбаса. Алар һәр йортның, һәр гаиләнең кадерлесе булырга, үзләре хезмәт куйган коллективларда онытылмаска, һәрдаим игътибар үзәгендә булырга бик тә лаек. Бу сафларга соңгы елларда гына кушылганнар, әле генә «табадан төшкән» ветераннарыбыз да өлкәннәр статусын дәрәҗә дип кабул итеп, картлыктан да шатлык тоеп, куанып яшәсен иде. Бу көн – котылгысыз, барыбыз да шул «баскыч»ка күтәреләсе. Әнә шуны онытмасак, өлкәннәребез кимсенмәс тә, кителмәс тә, үзләрен бу җәмгыять өчен кирәксезгә дә чыгармас. «Карт аю» дигән картлык та безне куркытмас. Ак яулыклы әби һәм апаларыбыз, түбәтәйле аксакал- абзыйларыбыз! Сезнең Һәммәгезне дә чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!
-
Стартовая диагностика по русскому языку 30.09.2016
-
Җәмгыять белеменнән олимпиада 29.09.2016
Бүген 5- 9 нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме фәненнән олимпиаданың мәктәп туры эшләрен башкардылар.