МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Аттестатлар тапшыру.
24.06.2016
Бүген мәктәбебездә 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы булып узды. 4 укучы дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, гомуми белем алу турында документ алды. Котлыйбыз! . Укучыларыбызга бары тик изге теләкләр һәм уңышлар телибез.
-
Җәйге практика
20.06.2016
Бүгеннән 5 нче сыйныф укучыларының мәктәп яны бакчасында җәйге практикалары башланды. Алар түтәлләрне чүптән чистарталар, су сибәләр. Бакчада эшләр гөрли.
-
Соңгы имтихан!
09.06.2016
Бүген 9 нчы сыйныфларның соңгы имтиханы. Ул - биологиядән. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Альбус 07.06.2016
Инглиз теленнән Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән Альбус конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Анда 4-5 нче класс укучылары катнашкан иде. Алар дипломнар һәм китаплар белән бүләкләнделәр.
-
Җәйге практика 06.06.2016
Бүгеннән 8 нче сыйныф укучыларының мәктәп яны бакчасында җәйге практикалары башланды.
-
Рус теленнән имтихан
03.06.2016
9 нчы сыйныф укучылары бүген Норлат урта мәктәбендә рус теленнән имтихан бирәләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Педагогик киңәшмә 01.06.2016
Бүген чираттагы педагогик киңәшмә үтте. Көн тәртибендә 2015-2016 нчы уку елын йомгаклау, һәр сыйныфның өлгереше белән таныштыру иде.
-
1 нче июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2016
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
-
Математикадан имтихан
31.05.2016
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Норлат урта мәктәбендә математикадан имтихан тапшырдылар. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Чираттагы имтихан рус теленнән. Ул - 3 нче июньдә. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Чыгарылыш кичәсе
30.05.2016
Бүген 4 нче сыйныф укучылары өчен Чыгарылыш кичәсе оештырылды. Алар беренче укытучылары Рузалия һәм Гөлшат апалары белән саубуллаштылар. Укытучыларына булган рәхмәт сүзләрен матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр аша җиткерделәр. Бәйрәмдә балаларның әти - әниләре дә катнашты.