2. Битлек кияргә. Әгәр дә өйдә утыру мөмкинлеге юк икән, битлек кияргә кирәк булачак. Аны һәр 4 сәгать саен алмаштырып тору зарур. Сәламәт кешеләргә исә битлек киеп йөрүдән бернинди файда да юк. Ул организмны вирус керүдән саклый алмый.
3. Авырган чакта кул биреп күрешү, кочаклашу тыела.
4. Төп профилактик чара булып бүлмәләрне җилләтү санала. Һава алмашы вирусларның күләмен киметә, бер үк вакытта авыру очрагы китереп чыгарырга да мөмкин. Без бит вирусны һава аша күчә дибез. Әгәр дә өйдә авыру кеше бар икән, бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк.
5. Кварц куллану. Ультрашәмәхә нурлар вирусларны үтерә, юкка чыгара.
6. Кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз.
7. Дезинфекцияли торган чаралар белән өй-бүлмәләрне юып-җыештырып алу кирәк. Еш куллана торган уртак әйберләрне дезинфекцияләүнең нәтиҗәсе була.
8. Һәркем үз организмын яхшы белә. Нинди витаминнар эчәсен табиб белән дә киңәшләшергә мөмкин. Кемдер гомеопатик препаратлар, умартачылык продукциясе, фитоиммуномодуляторлар, интерферон препаратларын куллана. Халык медицинасына да өстенлек бирүчеләр җитәрлек.