Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Чаңгы ярышына әзерләнәбез. 09.02.2021
Традиция буенча мәктәбебездә ел саен Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына чаңгы ярышы уздырыла. Укучылар моңа бик җаваплы карыйлар. Физик тәрбия укытучысы Илгиз Солтанович җитәкчелегендә алар һәр көнне, ярышка әзерләнү максатыннан, чаңгыда йөрү күнегүләре ясыйлар.
По традиции в нашей школе ежегодно проводятся лыжные гонки на Приз олимпийского чемпиона Рината Сафина. Ученики относятся к этому соревнованию очень ответственно. Под руководством учителя физкультуры Ильгиза Султановича они ежедневно, в целях подготовки к соревнованиям, выполняют упражнения на лыжах.
-
Котлыйбыз!
08.02.2021
Уку елы дәвамында мәктәбебез укытучылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алалар. Биология укытучысы Гайнетдинова Д.Х “Кышлаучы кошларга ярдәм ит” Россиякүләм методик материаллар һәм иҗади эшләр конкурсында катнашып, 2 нче урын яулады. Афәрин, Дилә Харисовна!
В течение учебного года учителя нашей школы участвуют в конкурсах различного уровня и занимают призовые места. Учитель биологии Гайнутдинова Д. Х. приняла участие во Всероссийском конкурсе методических материалов и творческих работ” Помоги зимующим птицам " и заняла 2 место. Поздравляем, Диля Харисовна!
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Без тыныч илдә яшибез. 06.02.2021
Бүген рус теле һәм әдәбияты укытучысы Назырова Э.А. “Без тыныч илдә яшибез” дигән темага укучылар белән әңгәмә оештырды. Без Татарстан Республикасында яшибез. Татарстан җире - татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Монда күп кенә башка милләт вәкилләре үзләренең икенче туган илен тапкан. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора.
Сегодня учитель русского языка и литературы Назырова Э. А. провела беседу с учащимися 8-9 классов на тему” Мы живем в мирной стране". Мы живем в Республике Татарстан. Земля Татарстана-древняя, историческая родина татарского народа. Здесь многие представители других национальностей нашли свою вторую родину. Татарский народ испокон веков дружно живет с русским, чувашским, башкирским, мордовским, удмуртским и другими народами.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Олы Яке мәктәбенә бүләк ясады.
05.02.2021
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов мәктәбебезгә татар теле һәм әдәбияты буенча "Халкым мирасы" коллекциясен, татар халкының күренекле шәхесләренең портретларын бүләк итте. Болар барысы да укытучыларга белем бирүне нәтиҗәлерәк итәргә, ә укучыларга туган телебезне тагын да яхшырак үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Депутат Государственной Думы России Ильдар Гильмутдинов подарил нашей школе коллекцию "Наследие моего народа", в которой собраны портреты выдающихся личностей татарского народа. Все это позволит учителям сделать обучение более эффективным, а учащимся-лучше овладеть родным языком.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Газета-журналлар күргәзмәсе 03.02.2021
Бүген Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәп китапханәсендә газета-журналлар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә чыга торган “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Идел”, “Көмеш кыңгырау” кебек басмалар урын алды.
Сегодня в рамках Года родных языков и единства народов в школьной библиотеке была организована выставка газет и журналов. На выставке представлены издания для детей и юношества на татарском языке: “Салават Купере”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Идель”, “Серебряный колокол”.
-
Мәктәп ашханәсендә. 02.02.2021
Бүген Олы Яке авыл җирлеге депутатлары мәктәп ашханәсендә укучыларның туклану сыйфатын бәяләделәр.
Сегодня депутаты Большеякинского сельского поселения оценили качество питания учащихся в школьной столовой.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. ТР да яшәүче милләтләр белән танышу 01.02.2021
Бүген 7 нче сыйныф укучыларын сыйныф җитәкчесе Ибраһимов З.Ә. Татарстанда яшәүче милләтләр һәм аларның гореф-гадәтләре белән таныштырды.Татарстан – күпмилләтле дәүләт. Алар барысы да тигез хокуклы, дус-тату, бер бөтен гаилә булып яшиләр, бергәләшеп татар телен өйрәнәләр. Без, татарлар, башка милләтләренең җырларын, биюләрен, уеннарын, гореф-гадәтләрен, милли ашларын белергә тиеш. Чөнки һәр милли тел, һәр халык - дәүләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге.
Сегодня классный руководитель Ибрагимов З. А. ознакомил учащихся 7-х классов с национальностями, проживающими в Татарстане, их обычаями и традициями. Татарстан-многонациональное государство. Все они равноправны, дружны, живут одной семьей, вместе изучают татарский язык.
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы. 01.02.2021
Олы Яке мәктәбендә патриотик тәрбиягә даими әһәмият бирелә. 1 нче февральдән 28 нче февральгә кадәрге чорда ел саен уздырыла торган хәрби-патриотик тәрбия айлыгы башлана. Гадәттәгечә, айлык барышында балаларда Ватанга мәхәббәт, Туган ил белән горурлану хисләре уятуга, теләсә кайсы минутта аны дошманнардан сакларга әзер торуга юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк.
В Большеякинской школе большое значение придается патриотическому воспитанию. Ежегодно , в период с 1 по 28 февраля проходит месячник военно-патриотического воспитания. И этот год не стал исключением. Традиционно в ходе месячника будут проводиться мероприятия, направленные на формирование у детей чувства любви к Родине, гордости за свою Родину, готовности в любую минуту защитить ее от врагов.
-
Әфган сугышы кайтавазы. 01.02.2021
Бүген мәктәбебездә “Әфган сугышы кайтавазы” темасына патриотик сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар совет гаскәрләренең ни сәбәпле Әфганстанга керүләрен, совет солдатларының һәм Әфганстан хөкүмәте гаскәрләренең уртак гамәлләре турында мәгълүмат алдылар. Совет солдатларының батырлыгы авыр шартларда сугышулары, һәм җирле халыкның совет солдатларына булышулары турында белделәр.
Сегодня в нашей школе прошли патриотические классные часы “Эхо Афганской войны”. Учащиеся получили информацию о причинах ввода советских войск в Афганистан, о совместных действиях советских солдат и правительственных войск Афганистана. Учащиеся узнали о подвиге советских солдат, о том, как они сражались в тяжелых условиях, как им помогали местные жители.
-
“Үз халкын данлаган татарлар” VI төбәкара фәнни - гамәли конференция
30.01.2021
ТР Яшел Үзән муниципаль районының 3 нче гимназиясе базасында укучыларның иҗади потенциалын үстерү, талантлы, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларны тикшеренү, иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү, музей эшчәнлегендә гомуми белем бирү оешмаларының инновацион педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан “Үз халкын данлаган татарлар” VI төбәкара фәнни - гамәли конференциясе узды. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Илмаз катнашып, 3 нче урын яулады. Җитәкчесе Гайнетдинова Д.Х. Котлыйбыз!
На базе гимназии № 3 Зеленодольского муниципального района РТ прошла VI межрегиональная научно - практическая конференция “Татары, прославившие свой народ” с целью развития творческого потенциала учащихся, выявления и вовлечения талантливых, одаренных детей в исследовательскую, творческую деятельность, распространения инновационного педагогического опыта общеобразовательных организаций в музейной деятельности. Ученик 7 класса нашей школы Ильмаз принял участие и занял 3 место. Руководитель Гайнутдинова Д. Х. Молодцы! Поздравляем!