Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Юл кагыйдәләре буенча интерактив викторина. 23.09.2021

Бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында юлда йөрү кагыйдәләре буенча интерактив викторина булды. “Банни” һәм “Бүреләр” командалары көч сынашты. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Нәтиҗәдә, “Банни” командасы 7:5 исәбе белән җиңде.
Сегодня в нашей школе состоялась интерактивная викторина по правилам дорожного движения среди учащихся 5-6 классов. Соревновались команды” Банни “и ”Волки". Учащиеся закрепили знания о правилах дорожного движения, дорожных знаках. В итоге команда "Банни" победила со счетом 7:5.
-
Укучының мәдәни көндәлеге. 22.09.2021

Бүген 1 нче сыйныф укучылары тәүге тапкыр Олы Яке авыл китапханәсе белән таныштылар. Китапханәче Әлфинур апалары аларга кызыклы сораулар, төрле биремнәр бирде. Укучылар кызыксынучанлык, активлык һәм зирәклек күрсәттеләр, кызыклы биремнәр үтәделәр, китаптан файдалану кагыйдәләрен тыңладылар. Соңыннан китапханәче "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырды, анда балалар республикабызның мәдәни мирасы белән таныша, шулай ук мәдәни чараларда катнаша алачак.
Сегодня учащиеся 1 класса впервые ознакомились с Большеякинской сельской библиотекой.. Учащиеся проявили любознательность, активность и смекалку, выполнили интересные задания, послушали правила пользования книгой. Затем библиотекарь Закирова А.Ш. вручила "Культурный дневник школьника", где дети смогут познакомиться с культурным наследием республики, а также принять участие в культурных мероприятиях.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы. 21.09.2021

Бүгеннән республикада, шул исәптән Олы Яке мәктәбендә, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы башланды. Ул 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә.Атналыкның максаты - җәяүлеләр, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә җитәкчеләр, укытучылар составы һәм анда хезмәт күрсәтүче эшче персонал белән инструктажлар, "Куркынычсызлык дәресләре" үткәрелә.
С сегодняшнего дня в республике, в том числе и в Большеякинской школе, началась Неделя “Безопасности дорожного движения”. Она продлится до 25 сентября.Цель Недели-пропаганда безопасных правил дорожного движения среди пешеходов, особенно детей, привлечение к этому широкой общественности. В связи с этим в школах проводятся инструктажи, "уроки безопасности" с руководящим, преподавательским составом и обслуживающим его рабочим персоналом.
-
Юлларда сак булыйк! 20.09.2021

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы уңаеннан сыйныф җитәкчеләре класс сәгатьләре үткәрде. Әлеге чараның төп максаты – юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмын кисәтү һәм белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыра төшү. Юл хәрәкәтендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен беренче чиратта үзеңне юлда дөрес тотарга кирәклеген, өс киемнәрендә һәм сумкаларда яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген, юл билгеләрен искә төшерделәр, видеороликлар карадылар.
В честь недели "Безопасность дорожного движения" классные руководители провели классные часы. Основная цель мероприятия – профилактика детского травматизма в дорожно-транспортных происшествиях и повышение безопасности дорожного движения вблизи образовательных учреждений. Для обеспечения безопасности дорожного движения, в первую очередь, необходимо правильно вести себя на дороге, на верхней одежде и сумках должны быть светоотражающие элементы. Учащиеся вспомнили дорожные знаки, смотрели видеоролики.
-
Милләтләр кроссы – 2021. 18.09.2021

Бүген Яшел Үзәндә һәр елдагыча “Милләтләр кроссы” гөрләп узды. Массакүләм йөгерештә Назыйров И.С. җитәкчелегендә мәктәбебез укучылары да катнашты. Раяз (2 кл.) - 4 нче, Әдилә (5 кл.) - 2 нче, Фәнис (6 кл.) - 2 нче, Инсаф (7 кл.) - 6 нчы, Инсаф (8кл.) 7 нче булып килделәр. Укучыларга уңышлар телибез!
Сегодня в Зеленодольске прошел ежегодный “Кросс наций”. В массовом забеге под руководством Назырова И. С. приняли участие и учащиеся нашей школы. Раяз(2 кл.) занял 4-е место, Аделя (5 кл.)- 2-е, Фанис(6 кл.)- 2-е, Инсаф (7 кл.)- 6-е, Инсаф (8кл.)- 7-е место. Желаем учащимся дальнейших успехов!
-
Мәктәптә спорт секциясе эшли башлады. 16.09.2021

Спорт организмның эшен яхшыртып кына калмый, стрессны төшерү өчен менә дигән чара да. Укучыларны физик культура һәм спортка тарту-сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда мөһим эш. Ә безнең мәктәптә спортны яраталар. Һәм бу бик сөендерә. Физик тәрбия укытучысы Назыров И.С. укучылар белән спорт секциясен башлап җибәрде. Балалар төрле күнегүләр ясыйлар, йөгерәләр. Шулай итеп, район һәм мәктәп күләмендә уза торган төрле чараларга әзерлек эшләре алып баралар.
Спорт не только улучшает работу организма, но и является отличным средством для снятия стресса. Привлечение учащихся к занятиям физической культурой и спортом-важная работа по формированию здорового образа жизни. А в нашей школе любят спорт. И это очень радует. Учитель физкультуры Назыров И. С. начал спортивную секцию со своими учениками. Дети выполняют различные упражнения, бегают. Таким образом, ведется подготовка к различным мероприятиям районного и школьного масштаба.
-
Бәрәңге уңышы.
11.09.2021
Көз - яңа уку елы башлану гына түгел, урып-җыю вакыты да. Бүген урта сыйныф укучылары, Назыров И.С. җитәкчелегендә, чиләк һәм перчаткалар, көрәкләр белән коралланып, мәктәп бакчасында бәрәңге уңышы алдылар. Барлык балалар да актив эшләделәр, тиз арада җыеп алырга тырыштылар.
Осень-это не только начало нового учебного года, но и время сбора урожая. Сегодня учащиеся средних классов под руководством Назырова И. С., вооружившись ведрами и перчатками, лопатами, собрали урожай картофеля в школьном саду. Все ребята активно работали, старались быстро собрать урожай.
-
“Татарча диктант” акциясендә катнаштык 10.09.2021

10 нчы сентябрь көнне бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант” белем бирү акциясе узды. Алтынчы ел оештырылып килүче әлеге әһәмиятле чарага Олы Яке мәктәбе дә кушылды. Анда мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчалары педагоглары, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре һәм үзләре теләгән һәркем белемнәрен сынадылар.
Быел диктант язучыларга Гомәр Бәшировның искиткеч матур тексты тәкъдим ителде, барлыгы 223 сүз иде анда. Бераз катлаулырак булуына карамастан, аны күбесе бик теләп һәм яратып язды. Бер айдан исә аның нәтиҗәләре билгеле булачак.
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Ләкин аның иң мөһим миссиясе – татарлыкны саклап калу.
10 сентября по всему миру прошла образовательная акция “Татарча диктант”. К этому знаменательному мероприятию, которое проводится уже шестой год, присоединилась и Большеякинская школа. В нем приняли участие школьники, учителя, педагоги детских садов, работники образования, культуры и все желающие.
В этом году участникам диктанта был представлен замечательный текст Гумера Баширова, всего 223 слова. Несмотря на некоторую сложность, многие писали ее охотно и с любовью. Уже через месяц станут известны его результаты.
Цель акции-обучение безошибочному письму на татарском языке, расширение круга пользователей татарского литературного языка, проверка орфографических и грамматических ошибок. Но его важнейшая миссия-сохранить татарский язык.
-
Мәктәптә янгын сүндерү эвакуациясе үтте. 09.09.2021

Укучыларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан, 10 нчы сентябрь көнне безнең мәктәптә янгын эвакуациясе үтте. Гамәли эвакуациянең башлануын белдереп сигнал бирелде. Укытучылар тарафыннан укучыларны бинадан эвакуацияләү оештырылды, барлык укучылар һәм педагоглар тревога сигналы буенча мәктәп бинасыннан тиз арада чыгып киттеләр. Укытучылар балалар саны турында хәбәр иттеләр. Исемлек буенча барлаганнан соң, бинада беркем дә калмавы ачыкланды, барысы да тиешле норматив вакыт эчендә эвакуацияләнде.
В целях формирования у учащихся навыков соблюдения требований пожарной безопасности 10 сентября в нашей школе прошла учебная пожарная эвакуация. Был дан сигнал о начале практической эвакуации. Учителями была организована эвакуация учащихся из здания, все учащиеся и педагоги по сигналу тревоги оперативно покинули здание школы. Учителя сообщили о количестве детей. После сверки списков выяснилось, что в здании никого не осталось, все были эвакуированы в соответствующий нормативный срок.
-
3 нче сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 03.09.2021

Бүген мәктәптә Беслан фаҗигасенә һәм бөтен дөньяда террорчылар китергән башка фаҗигаләргә багышланган чаралар үткәрелде. Балалар террорчылар тарафыннан кылынган фаҗигале вакыйгалар турында белделәр, Беслан шәһәрендә мәктәпне яулап алу тарихы белән таныштылар, шул куркыныч көннәр турында видеофильмнар һәм роликлар карадылар, бөтен дөньяда террорчылар корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сегодня в школе были проведены мероприятия, посвященные страшной трагедии в Беслане. Дети узнали о трагических событиях, совершенных террористами, познакомились с историей захвата школы в городе Беслане, посмотрели видеофильмы и ролики об этих страшных днях, почтили минутой молчания память жертв террористов во всем мире.











